Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Югалту сагышы (язмыш)

Асия икенче тапкыр кияүгә чыгып бәхетен сынап карага каршы түгел түгелен. Ире үлгәч, бер ел буе депрессиядә йөрде – бизәнәсе, матур итеп киенәсе дә килмәде. Үз-үзенә кул селтәде хатын. Эштән кайткач, кызларына нәрсә дә булса ашарга пешерә, тизрәк бүлмәсенә кереп бикләнә. Бернәрсәгә кулы бармады хатынның, мөмкин булса караватыннан да тормас хәлдә булды. Уйларга бирелеп, күз яшьләренә буылып, үз-үзен жәлләп, көн артыннан көн үтте...

Асиянең ире үлүенә дистә елдан артык вакыт узган. Ул тормыш иптәше Илсаф белән егерме елдан артык гомер кичерде. Тормыш булгач, төрле хәлләр була: аларга шатлыгын да, ачысын да татырга туры килде. Илсаф, бер карашка, тыныч кеше кебек тоелса да, ачуы килгәндә бик дуамал иде. Кайвакытта аның кулына эләгеп, өйдә урындыклар ватылды, чынаяклар чәлпәрәмә килде. Тормыш булгач, бар нәрсәгә күнәсең, Асия дә ирнең холкына ияләште, Илсафның ачулы чакларында каршы дәшмәскә, тыныч булырга тырышты. Ә болай ире тормыш итәргә начар кеше булмады: заводта эшләп алган хезмәт хакын тиененә кадәр аңа кайтарып бирде, пешергән ризыкны йөзен җыермыйча ашады. Иң мөһиме – вакчыл кеше түгел иде. Асия акчаны кирәгенчә тотты – күңеленә хуш килгән киемен алды, теләгән ризыгын ашады. Илсаф заводта цех җитәкчесе булып эшләгәч, хезмәт хакын яхшы ала, премияләре дә зур куләмдә була иде. Асия ире алып кайткан акчаны гаиләгә тотты, үзенекен банкка илтеп кертемнәргә салып барды. «Дөнья хәлен белеп булмый, хатын-кызның маяга акчасы булырга тиеш», – дип өйрәтә иде аны әнисе. Ир бүген бар, иртәгә юк, тормыш алып барырга, балаларны кеше итәргә кирәк. 

Асия белән Илсаф ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Алар бүгенгесе көндә кияүдә, үз көйләре, үз тормышлары. Күп хатын-кыз дәү әни булгач, вакытларын оныклар тәрбияләргә багышлый. Асиягә бу бурыч йөкләнмәде – кызлары бай егетләргә кияүгә чыкты, балаларын карашырга няня ялладылар. Ял вакытларында гаиләләре белән чит илләргә, курортларга чыгып киттеләр. Дөресен әйткәндә, Асия моңа шат кына, хатынның үзе өчен яшәп каласы килә. Балалар, ир дип яшәп, тормышның ләззәтен, шатлыгын татып кала алмады бит. Илсаф эштән кайтып кермәде, җәйләрен ял вакытларында авылга кайтып китәләр иде. Узган тормышны искә төшереп, авыр сулап куярга гына кала Асиягә... Бигрәк яши белмәгәннәр, хәтта бергәләшеп шифаханәгә дә бара алмадылар бит! 

Илсаф эшләде-эшләде дә, көннәрдән бер көнне ашап утырган җиреннән хәле китеп авып төште. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәндә, ирнең йөрәге тибүдән туктаган иде инде... «Тромбасы шартлаган», – диде табиблар...

Барысы да кичә генә булган кебек... Чаллыга килеп, заводка эшкә урнашканда Асиягә 20 яшь тулып кына килә иде. «КамАЗ» машиналары җитештерүче заводка эшкә урнашырга ул вакытларда авыллардан яшьләр агыла иде! Чаллы үзе дә яшь шәһәр – төзелеш эшләре гөрли: яңа йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары сафка баса, ЗАГС бүлекчәләре янында язылышырга гариза бирергә дип килгән егет-кызлар чират тора... Шәһәр үзе дә яшьләр белән беррәттән чәчәк атты, үсте, колач җәйде.

Асия заводка эшкә урнашкач, тулай торактан бүлмә бирделәр. Асия янына тагын ике кызны керттеләр: Актаныш кызы Гөлназ, Мамадыш районыннан килгән Раиләне... Кызлар үзара бик тату яшәде – бергә ашарга пешерделәр, кинога йөрделәр.

Авылдан килгән Асиягә шау-шулы шәһәр тормышына ияләшү кыен булды – тәрәзәдән ишетелгән машина тавышлары кызларга йокларга бирми, башын авырттыра иде. Бүлмәдәшләренә дә яңа тормышка кереп китү җиңел булмады.

Ул вакытларда егет-кызлар кичләрен бию мәйданчыкларына җыелалар: гармунга кушылып җырлыйлар, бииләр, күңел ачалар иде.. Халык арасында «пятачок» дип аталган җыеннар бик популяр иде. Заводтан эшләп кайткан егетләр тулай торакларга кайтып юынып, киемнәрен алыштыралар да күңел ачарга китәләр. Бу кичәләрдә күпме егет-кыз танышып матур гаилә коргандыр...
Асия Илсафы белән шушы «пятачоклар»ның берсендә танышты. Ул көнне аеруча матур иде Асия: гәүдәсендә карага ак бөрчекләр төшкән күлмәк, аягында ак туфли иде, озын кара чәчләре ике толымга үрелгән... 

Асия биергә ярата иде: ул кичне дә рәхәтләнеп күңел ачты, бии-бии туфли табаны төшә язды. Озын буйлы кара чәчле егет парлы биюгә чакыргач, кыз каршы килмәде. Шул кичне Илсаф аны тулай торакка кадәр озата кайтты. Шулай танышып, очрашып китте алар…

Асия хәзерге тормышны уйлый да яшьләрне кызганып куя: танышасы килгән яшьләргә барып танышырга урын да юк... «Пятачоклар» үткәндә калды, дискотекалар танышу атмосферасын тудырмый. Асиянең оныгы Лиана танышу сайтында утыра, ләкин үзенә ошаган егетне һаман таба алмый. Егетләр белән күрешеп тә карады, берсе танышыр өчен хәтта Мәскәүдән хәтле килде, ләкин кызга ошамады. Үзеңә дигән кешене бер күз карашыннан, бер хәрәкәтеннән сизәсең. Интернет аша ничек кешене аңлап булсын? Үзләре турында матур итеп язган кеше тормышта икенче булып чыгарга мөмкин: матур дигәне – ямьсез, яшь дигәнең – карт, буйдагы – өйләнгән яисә берничә тапкыр аерылган булуы мөмкин... Шуңа да замана егетләре өйләнә алмый, кызлары кияүгә чыга алмый тилмерә... 

Яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәгеләр дә аралашу булмаудан тилмерә. Асия үзе дә яхшы кеше очраса, икенче тапкыр бәхетен сынап карар иде. 55 яшь тулып узса да, кызларны көнләштерерлек әле ул: фигурасы да төз, битендә җыерчыклар да юк дәрәҗәсендә. Бер ел элек кызлары туган көненә йөзен тарттырырга акча бүләк итте. Асия баштан карышып та маташкан иде, әмма әниләрен күндерә алдылар. «Хәзерге заманда үз-үзен хөрмәт иткән хатын-кыз ботокс та кадата, йөзен дә тарттыра. Бу – гадәти процесс, курыкма, эшләт», – диделәр. Йөз тарттыру дигән нәрсә гади әйбер генә түгел икән, тулы бер операция, түләүле хастаханәдә өч көн ятып чыгасы. Анда Асиядән күптөрле анализ алдылар, аллергиягә тикшерделәр. Хирург Александр Ефремович бик тәҗрибәле, акыллы кеше булып чыкты. Хатынны консультация вакытында тынычландырды, киңәшләрен бирде. Операцияне алты сәгать ясадылар... Аңына килгәндә, бите бинт белән тарттырылган иде, үзен җанлы мумия итеп хис итте Асия. Беренче вакытларда авызын да ача алмады, ботканы кашык белән агызды, чәйнәргә дә мөмкин түгел иде. Авыртуны баса торган дарулар гына ярдәм итте бу мәхшәрне кичерергә... Бер-ике айдан соң хатын үз халәтенә кайтты – йөзендә шешләре бетте, җыерчыклар турайды, йөзе яшь кызларныкы кебек калды..

«Матурлык корбаннар таләп итә», – дип юкка гына әйтмиләрдер халыкта. Операция ясатыр алдыннан бик курыкса да, соңыннан бик канәгать калды Асия... Көзгедән карагач, үз-үзен танымады: яшьне белгертеп торган сырлар юкка чыккан, бит тиресе яшь кызларныкы кебек шома калган. «Собханалла, әйтерсең миңа кабаттан 35 яшь», – дип уйлап куйды хатын. Кызлары мактаган хирург Александр Ефремович югары дәрәҗәдәге профессионал, куллары алтын, юкка гына аны эзләп Мәскәү, Петербург калаларыннан хатын-кызлар килми икән... 
Асия яңа кыяфәттә эшкә чыккач, коллегалар гаҗәпләнүдән тел шартлатты, дәррәү килеп, комплиментлар яудыра башлады: «Собханалла! Син 30 яшькә яшәргәнсең! Хәзер яшь иргә кияүгә чыгып, яңадан ике бала алып кайта аласың», – дип шаярдылар.

Асия икенче тапкыр кияүгә чыгып бәхетен сынап карага каршы түгел түгелен. Ире үлгәч, бер ел буе депрессиядә йөрде – бизәнәсе, матур итеп киенәсе дә килмәде. Үз-үзенә кул селтәде хатын. Эштән кайткач, кызларына нәрсә дә булса ашарга пешерә, тизрәк бүлмәсенә кереп бикләнә. Бернәрсәгә кулы бармады хатынның, мөмкин булса караватыннан да тормас хәлдә булды. Уйларга бирелеп, күз яшьләренә буылып, үз-үзен жәлләп, көн артыннан көн үтте. Ярый кызлары икәү – апалы-сеңелле булгач, бер-берсе белән сөйләшеп, уйнап үсте, әниләреннән зур игътибар таләп итмәделәр. Вакыт кеше кайгысына карамый, уза... Көн артыннан төн, төн артыннан көн туа, күңел яралары да төзәлә, кайгылар да онытыла…

Яз килеп, шәһәр урамнары сирень чәчәкләренә күмелгән чорда Асия яңадан тормышка кайтты. Көннәрдән бер көнне ул матур төш күрде, янына ап-ак күлмәктән, чалбардан ире килгән, имеш. Илсаф үзе елмая, үзе кысып-кысып Асияне кочаклый. Хатын очрашу шатлыгыннан үксеп-үксеп елый, ире аны юата: «Елама, елама, минем белән бар да яхшы», – ди, имеш... Төш тә түгел, өн дә – менә бит – ире, үлмәгән, янында! 

Асия уянып киткәч озак тынычлана алмады, күзеннән мөлдерәп яшь тамчылары акты, күңелен рәхәт җиңеллек хисе биләп алды... Әллә яз тәэсире булды, әллә организмында гормоннар үзгәреш кичерде – хатын шул көннән ирен сагынып елап ятудан туктады. 

Хатын күтәренке кәеф белән тәрәзәләрне ачып фатирын җилләтте, идәннәрне юып чыгарды, шкафтагы киемнәрне тәртипкә китерде. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас – бер ел буе үлгән иренең киемнәренә кагылырга көче җитмәде аның. Гадәттә, кеше вафатыннан соң кием-салымны тиз арада таратып бетерәләр – йә туганнарга бирәләр, йә мохтаҗларга тараталар. Асия генә Илсафның киемнәренә кагылмады, җаны-тәне белән иренең юклыгын кабул итә алмады, кич саен аның эштән кайтуын, телефоннан шалтыратуын көтте.

Асия ул көнне иренең киемнәрен барлап озак утырды. Илсаф исән вакытында өс-башына игътибарсыз булды, затлы киемнәре шкаф тулы булса да, эшкә бер костюмнан йөрде. Асия үзенә акча кызганмагач, иренә дә кыйммәтле киемнәр сатып ала иде. Сыйфатлы тукымалардан тегелгән ир-ат күлмәкләре, бәйләнгән свитерлар, чалбарлар күп җыелган икән шкаф киштәләрендә. «Киемне җыеп ятсаң кия дә алмыйсың, кеше кулына кала», дип юкка гына әйтмиләр икән. Үлгәч, берничә метр кәфенлектән кала, бернәрсәне дә үзең белән алып китә алмыйсың. Иренең күпме акчага сатып алынган киемнәре дә кеше кулына кала: әллә кадерләп кияләр, әллә чүплеккә чыгарып аталар... Асия иренең киемнәрен әле бер кулына, әле икенчесенә алып бергә яшәгән вакытларны искә төшерде. Илсаф аны күтәреп йөртмәсә дә, тормышына терәк булды, кызларына яхшы ата була белде. Хәзер аңа «тол хатын» исемен күтәреп йөрергә туры киләчәк. Элек мәҗлесләрдә ул ире белән янәшә түр башында утыра иде, ир хатыны булып үз дәрәҗәсен тоеп яши иде. Парсыз хатыннарның урыны мәҗлесләрдә түр башында түгел шул, йә иң читтә, йә ишек янында гына була. Хәзер Асия дә алар рәтендә булыр микән? Нишлисең, яңа статуска ияләшергә туры киләчәк, аңа да...
Полиэтилен пакетларга киемнәрне тутыргач, шкаф киштәләре бушап калды. Асия Илсафның бар әйберен якында гына урнашкан мәчеткә илтергә булды. Анда мохтаҗлар күп йөри, ураза аенда ифтарлар узып тора, бу киемнәргә дә яңа хуҗалар табылыр, Аллаһ кушса, дип уйлады ул. 

Ял көне булуга карамастан, мәчет эче буш, бер ак сакаллы бабай гына тәрәзә төбендә шаулап чәчәк атып утырган гөлләргә банкадан су сибеп йөри иде. Асияне күргәч, бабай эшен ташлап, аның янына килде.

– Әссәламегаләйкем, кызым, түрдән уз, – дип каршы алды ул хатынны. 

Ул шимбәдә Асия мәчеттә озак тоткарланды. Киемнәрне аерым бүлмәгә урнаштыргач, бабай Илсаф рухына атап озак кына дога кылды, дөнья, ахирәт турында озак кына вәгазъ сөйләде. 

Асия мәчеттән урамга чыкканда икенче кеше булып чыкты. Әйтерсең Илсаф киемнәрен тапшыргач, узган тормышы белән хушлашты, дога кылдыргач, иренең хәер-фатыйхасын алды…

Менә хәзер күпме еллар узгач, Асия ялгыз калган вакытларны искә ала да авыр сулап куя. Ирсез балаларын күтәрергә хатынга җиңел булмады. Кайвакытта икенче сменага эшкә чыгарга туры килде. Аллага шөкер, кызлары тәртипле, акыллы кеше булып үсте. Мәктәпне тәмамлагач, икесе дә Казанда югары уку йортларында укыды, бер-бер артлы яхшы, эшчән егетләргә кияүгә чыктылар. Казаннан ике бүлмәле фатир сатып алып әниләрен башкалага күчерделәр. Өйдә ялгыз, күңелсез булыр дип, җиңел генә эш тә табып бирделәр. Бүләкләрне дә еш бирәләр. Менә хәзер әниләрен яшәртергә алындылар. Югалту сагышы йөрәктә калса да, әниләренең бәхетле булуларына ышаналар. Асия дә яңа тормышка әзер…

Фәгыйлә Шакирова, Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев