«Инвалид калгач, мин кирәк хәзер...» (укучыбыз киңәш сорый)
Нишләтәсең, әтиебез сулга йөри башлады. Башта әле сирәк-мирәк соңга калып кайтты, сиздермәскә тырышты. Ә инде тыелган җимешнең тәмен татыгач, яшермәде дә. Нәтиҗәдә, бер көнне кайтты да, киемнәрен зур сумкаларга тутырып, яшәргә сөяркәсе янына чыгып китте. Мин кулымда яшь бала белән, декрет ялында – акчасыз торып калдым. Улымны әнигә калдырып, эшкә чыгудан башка чарам калмады. Ирем сөяркәсе кочагында озак назлана алмады...
…Мин икеле-микеле уйлар арасындамын. Бер яктан йомшаклыгым, намусым күңелемә тынычлык бирми, ә икенче яктан аек акылым һәм үпкәм белән рәнҗешем. Хәзер аңлатып язам.
Ирем белән яратышып гаилә кордык кебек. Әллә миндә алсу күзлекләр булган шунда, белмим. Улыбыз туды. Бу минем өчен аңлатып булмаслык шатлык иде. Ә менә гаилә башлыгыбыз бик нык үзгәрде. Аның көйсез бала, арыган һәм авырлык җыйган хатыны янына кайтасы килми башлады. Әйе, мин бераз түгәрәкләндем, әмма баланы күкрәк белән ашатам, шуңа диеталарда әлегә утыра алмыйм. Улымның сәламәтлеге матур фигурама караганда күпкә мөһимрәк.
Нишләтәсең, әтиебез сулга йөри башлады. Башта әле сирәк-мирәк соңга калып кайтты, сиздермәскә тырышты. Ә инде тыелган җимешнең тәмен татыгач, яшермәде дә. Нәтиҗәдә, бер көнне кайтты да, киемнәрен зур сумкаларга тутырып, яшәргә сөяркәсе янына чыгып китте. Мин кулымда яшь бала белән, декрет ялында – акчасыз торып калдым. Улымны әнигә калдырып, эшкә чыгудан башка чарам калмады.
Ирем сөяркәсе кочагында озак назлана алмады. Коточкыч авариягә эләгеп, җитди имгәнүләр алды. Яхшы табибларга күрсәтеп карадылар, ярдәм итәрлек түгел – инвалид булып калды. Шатлана дип уйлый күрмәгез тагын, һич юк! Мондыйны дошманыма да теләмим, ә ул баламның әтисе. Инде хәзер йөри алмагач, сөяркәсенә дә кирәге юк. Утыз яшендә гомерлеккә инвалид коляскасына утыру бик аяныч. Кая барсын?
Мондый очракта һәркем бердәнбер иң якын кешесе – әнисе янына кайтып егыла. Тик, элекке каенанама да үз улы инвалид кирәк түгел шул. Бер төреккә кияүгә чыкты һәм Төркиягә китәргә җыена. Улымның әтисе (аерылган ирем, әйе, сөяркәсе янына чыгып киткәннең икенче көнендә үк аерылышуга гариза барып яздым) хәзер, әнисе аны картлар йортына тапшырыр дип, бик курка. Менә шулай утыз яшендә беркемгә кирәксез булып калды. Көн саен миңа шалтырата, гафу сорый, аны үземә алуымны үтенә. Мин аны бик кызганам. Ә бит ул гаиләбездән чыгып китеп, иркен тормышта яшәгәндә безне бар дип тә белмәде. Улы турында бөтенләй онытты, шалтыратмады, язмады, хәлләребезне дә сорашмады. Акчасыз калуыбызны бик яхшы аңлады, югыйсә. Алиментын түләде, анысын гаеп итә алмыйм. Әгәр дә суд карары буенча эшеннән алып бармасалар, анысын да үз теләге белән бирмәс иде.
Нишләргә миңа? Жәллим дә үзен, әмма аның аркасында күпме яшь түккәнемне үзем генә беләм дә мендәрем белә. Минем дә бәхетле буласым килә. Икенче тапкыр гаилә корырга хыялландым. Әгәр дә мондый аяныч хәлгә калмаган булса, минем барлыгымны да белмәс иде әле, яшәр иде рәхәтләнеп. Нишләргә миңа? Киңәш бирегез зинһар!
Исемемне күрсәтмим.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Кире алырга уйламагыз да шушы халга калмаса барлыгыгызны да белмягян булыр иде узегезгя тиндяш кеше табыдыр алла теляся
0
0
0
0
Ник кирэк ул Сина. Уйлама да. Уз жазасын уже алган. Хэм яшэсен Хэзер.
0
0