Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Язмыш бер сынаганны гел сыный икән ул... (тормыштан)

Бер-бер артлы тезелешеп 10 сабый дөньяга килә. Тик көннәрдән бер көнне аяз көнне яшен суккандай гаилә ишеген кара кайгы шакый. Урманда утын әзерләгәндә гаилә башлыгы өстенә агач төшә. Аның бер аягын кисәргә туры килә. Тик бу кайгының баласы гына булган икән, бабасы ишек төбендә саклап торган...

Сынмаганын белгәч яңа сынаулар өя генә иңенә. Бигрәк тә, сугыш чоры балаларына шактый авырлыклар күрергә туры килгән. Ләкин елап утырып кына булмый, үсәргә, яшәргә кирәк.

– Күрәчәкне алдап белеп булса... – 13 баласының дүртесен җир куенына салган ана Мәүлия апа Мөхәммәтҗанова авызыннан бу сүзләр бигрәк тә кызганыч һәм үкенечле яңгырыйлар.

– Сугыш башланганда 10 яшьлек бала идем. Хәзергеләр кебек иркәләнеп үсәргә туры килмәде безгә, хәтта елга буенда каз бәбкәләре саклап иптәш кызлар белән уйнап йөрергә дә өлгермәдек. 1941 елның көзендә әниләр белән беррәттән урак тотып ашлык урырга-сугарга төштек , – дип искә ала Мәүлия апа сугыш урлаган балачагын.

20 яшендә ире Ибраһим (хәзер мәрхүм инде) күрше Багыш авылыннан урлап кайта үзен. Акрынлып гаилә тормышы башлана. Бер-бер артлы тезелешеп 10 сабый дөньяга килә. Тик көннәрдән бер көнне аяз көнне яшен суккандай гаилә ишеген кара кайгы шакый. Урманда утын әзерләгәндә гаилә башлыгы өстенә агач төшә. Аның бер аягын кисәргә туры килә. Тик бу кайгының баласы гына булган икән, бабасы ишек төбендә саклап торган. Балалар шатлыгы, оныклыр сөенече белән яшәп ятканда иң олы кызлары Мәрьям өч сабыен калдырып, якты дөньядан китеп бара. Берсеннән-берсе кечкенә оныкларын үстереп, олы тормышка чыгару өлкәннәр җилкәсенә төшә. Инде тынычландык кына дигәндә өченче уллары Ильяс һәм кызлары Гөлсинә кан басымы, инсульт аркасында мәңгелеккә китәләр.

Сыналган йөрәк сабыр булса да, балалар үлеме болай да сәламәтлеге мактанырлык булмаган атаны аяктан ега. Ибраһим ага да Мәүлиясен ялгыз калдырып, якты дөнья белән хушлаша.

Моның кадәр башына ишелеп төшкән кайгыларны ничек күтәреп бетерергә соң ана кешегә? “Ходайга шөкер, оныклар бар, алар исән-сау булсыннар!” – дип дога кыла. Тик, нишләптер, барысы да кабул булмый ул теләкләрнең. Тугызынчы сыйныфта укыганда үсеп егет булып килгән оныклары Рамил көтмәгәндә күзләрен йома. Аның вафаты авыл халкын гына түгел, бөтен татар илен елата ул чакта.
Бу хәсрәтләрне ничек күтәрә алды икән Мәүлия апа? Моны ул үзе генә һәм бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер.
Мәүлия апаны тыңлагач, күңелем әллә нишләп китте, ир-атлар еламый дисәләр дә, күзләрем яшьләнде.

Сигез ел эчендә биш кадерле кешесен җир куенына салган Мәүлия апа үзе язмышы белән килешеп, Ходайдан сабырлык сорый һәм бертуктаусыз "Күрәчәкне алдан белеп булса иде...” дип кабатлый. 85 яшьлек гомер бәйрәме җиткәндә уйлары белән тормыш йомгагын бер сүтеп, бер чорнап. Ничек кенә булмасын, ак җепләре күбрәк, шөкер. Ак яулыклы ак әби-дәү әни булып, балалары һәм оныкларына дога кылып, биш вакыт намазын укып түр башында утыра ул бүген. Калган гомерен дә тыныч картлыкта уздырырга язсын иде инде аңа, Герой анага.

 

Азат Мөхәммәтҗанов, Язмышлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев