«Яхшылыкның милләте юк» - Сөмбелә Абдуллина
Больницада минем палатада өч рус милләтеннән булган, миннән өлкәнрәк ханымнар иде. Аларның гади, эчкерсез булуларына шаккаттым. Минем кулда Коръән күргәч: – Аллаһ бер бит, укы, безгә тыңлавы рәхәт, – диделәр. Үзләре дә «Отче наш» догасын укыдылар. Теләкләребез уртак булды – сәламәтлек сорадык. Намаз укыр вакыт җиткәч...
Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»
Юлда йөргәндә төрле урыннарда төрле кешеләр очрый. Әмма күбрәк яхшылары күңел түрендә кала.
Бөтен нәрсә тәрбиядән торадыр, дип уйлыйм. Кайчак миңа Аллаһ Тәгалә: «Менә боларны яз», – дигәндәй, юлыма төрле кешеләрне очратып тора кебек.
Яшел Үзәнгә барганда автобустан Раифа борылышында күчеп утырабыз бит инде. Шунда Аллаһ юлга яхшы кешеләрне күбрәк җибәрә, шөкер. Бу юлы больницага барганда да мәрхәмәтле бер рус егете очрады. Кичке автобус, гадәттәгечә, шыгрым тулы була. Мәмдәл автобусыннан төшкәч, ул егет Яшел Үзән автобусын көтеп торып, мине автобуска кертеп куярга булды.
– Рәхмәт, улым, сумкам авыр түгел, ничек тә керермен, – дип, җайлап кына баш тарттым.
Ул миңа:
– Апа, будьте долгожительницей, – дип изге теләкләр теләп калды.
Автобуска кергәндә өч кечкенә баласы белән баручы бер хатын кызына миңа урын бирергә кушты.
– Үзе дә бәләкәй бит әле, – дигәч, әнисе:
– Кечкенәдән олыларны хөрмәтләргә өйрәнсеннәр, – диде.
Аларга күп рәхмәтләр әйтеп, бәхетләр теләп утырдым.
Дөрестерме, композитор Сара Садыйковага транспортта урын бирсәләр, ул «мин карт түгел әле» дип утырмый торган булган, диләр. Мин кайчак уйлап куям: әллә бик карт күренәм микән, миңа гел урын бирәләр бит.
Мәскәүдә метрода урын бирмиләр, диләр иде. Әмма миңа анда да урын тәкъдим иттеләр. Бәлки мөселман киеменнән булгангамы – белмим, әмма бу да күңелгә рәхәт булды.
Әле Мәүлия белән Казанда җәяүлеләр юлыннан чыгып барганда, бер машина йөртүче:
– Матур апалар, әссәламәгаләйкүм! – дип сәлам бирде.
Елмаеп җавап бирдек, рәхмәт әйттек. Аңа да, безгә дә күңелле булды.
Турага таба бераз җәяү керәсе. Анда бер үзбәк кызы сумкамны күтәрешеп барды. Төрле милләт кешеләре очрый, әмма тәрбия бер: ничек булса да кешегә яхшылык эшләү. Чөнки кечкенә генә игелек тә күңелне күтәрә, тормышны матурлый.
Больницада минем палатада өч рус милләтеннән булган, миннән өлкәнрәк ханымнар иде. Аларның гади, эчкерсез булуларына шаккаттым. Минем кулда Коръән күргәч:
– Аллаһ бер бит, укы, безгә тыңлавы рәхәт, – диделәр.
Үзләре дә «Отче наш» догасын укыдылар. Теләкләребез уртак булды – сәламәтлек сорадык. Намаз укыр вакыт җиткәч, мине борчымас өчен, коридорга чыгып тордылар. Бергәләп чәйләр эчтек, печенье, конфетлар белән бүлештек. Шунда тагын бер кат аңладым: тәрбиялелек милләткә карамый. Ул йә бар, йә юк.
Аллаһыма мең шөкер, юлыма шундый кешеләрне очратып тора. Соңрак палатада яшьрәк ике ханым белән дә бүлмәдәш булдык. Алар да рус милләтеннән иде, әмма бик ачык күңелле кешеләр.
Берсенең ире вафат булган. Интернетта танышырга теләүчеләр турында сөйләп, рәхәтләнеп көлештек. Ул ханым бик күп операцияләр кичергән, бер кочак дару эчеп яши. Әмма шундый позитив, тормышны ярата, һәр минутына сөенеп яши. Аллаһ аңа озын гомер, нык сәламәтлек бирсен.
Мондый урыннарда кешеләр бер-берсенә ачыла, тормышларын, күргәннәрен сөйли. Кабат әллә очрашабыз, әллә юк. Әмма андый кешеләр турында күңелдә якты хатирә генә кала. Ирексездән үз тормышыңны аларныкы белән чагыштырып, шөкер итәсең.
Аннан соң палатага бер татар әбисе керде. Гомер буе җитәкче булып эшләгән икән. Әмма аралашу җылы бармады. Ризык бүлешү дә, фикер алышу да юк. Шунда мин тагын бер кат уйладым: кешенең милләте түгел, ә күңел киңлеге мөһим.
Аллаһыма мең рәхмәт, юлыма алга таба да яхшы, игелекле кешеләрне күбрәк очратып торсын иде. Әәмиин.
Сөмбелә Абдуллина. Бишнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев