Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Яхшылык эшләгез – дөнья да яхшырыр (редакциягә килгән хат)

Бу өченче курста укыган вакыт иде бугай, 95нче еллар. Йөри торган кызым яныннан соң гына чыктым (яшь чак, аерыласы килми бит) һәм соңгы трамвайга да соңга калдым. Кайтасы юлым ерак, Компрессорныйдан Кольцога кадәр почти. Октябрь ахыры, карлы салкын яңгыр ява, юпь-юеш булдым. Төн уртасында кешеләр дә йөрми, бигрәк тә андый погодада кем чыксын. Атлыйм шулай тиз-тиз, йөгергәләп тә алам. Бер машина килеп туктады...

– Хәерле көннәр, кызлар, саулармысез! Минем сезнең редакциядә булганым да бар, апалар котлау кертергә кушканнар иде бервакыт, – дип сүзен башлады шалтыратучы ир-егет, – әни бик ярата инде газетагызны, бер ел калдырмый языла, бер сүзен калдырмый укып бара. Кайчакта, авылга кайткач, кызык өчен генә мин дә караштыргалап чыгам. «Әйтәм әле»не укырга түземлегем җитә, шул биттәге язмаларга күз йөртеп алгалыйм, хәзер яратмыйбыз бит укырга. Нәрсә шалтыратырга булдым, күңелемдәгене сөйлим әле мин дә, дидем. Яшьлегем белән бәйле ул. Бүгенге көнемәчә килеп җиткән гадәтем, дип әйтимме соң инде…

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан югары уку йортына кердем. Бу өченче курста укыган вакыт иде бугай, 95нче еллар. Йөри торган кызым яныннан соң гына чыктым (яшь чак, аерыласы килми бит) һәм соңгы трамвайга да соңга калдым. Кайтасы юлым ерак, Компрессорныйдан Кольцога кадәр почти. Октябрь ахыры, карлы салкын яңгыр ява, юпь-юеш булдым. Төн уртасында кешеләр дә йөрми, бигрәк тә андый погодада кем чыксын. Атлыйм шулай тиз-тиз, йөгергәләп тә алам. Бер машина килеп туктады, ул вакытлар өчен шактый текә, егет белән кыз утырган. Сөйләшеп алдылар да: «Әйдә, утыр, илтеп куябыз», – диләр. Ә мин студент, аларга түләргә артык акчам юк.

– Утыр, юләр, авырып ятасың киләме әллә?! – диләр.

Утырдым, кая кайтасың, дип сорадылар. Адресымны әйттем.

– Анда утыргыч кесәсендә эшчеләрдән калган ачылган аракы бар, эчеп куй, җылынырсың, – дип, кайгыртучанлык та күрсәттеләр әле. Башта уңайсызланып, тыйнак кына баш тарттым, ә аннары йотып куйдым.

Мин аларның бу яхшылыкларын гомерем буе күңелемдә йөртәм. Ярдәмнәре һәм дөньяда яхшы кешеләр барлыгына ышаныч тудырганнары өчен рәхмәт. Инде бу хәлдән соң утыз еллап вакыт узды, ә мин, соң яки төнлә кайтаммы, кая да булса бараммы – юлда торган һәркемне утыртам, беркемне дә калдырганым юк. Берсеннән дә беркайчан да акча алганым булмады. Һәм, беләсезме, шул яхшылыгымнан соң миңа шуның хәтле рәхәт була, күңел халәтемне аңлата да алмыйм. Мондый гамәлемнән соң дөнья яхшырып китә кебек. Бәлки бу шулайдыр да.

Әмма, шунысы кыенлыклар тудырды минем бу эшемдә: яңа маркалы джип машинасы алгач, кешеләр утырырга курка башлады. Килеп туктагач та, читкәрәк китү ягын карыйлар. Алар бит руль артында мин утырганны белми. Халыкта, аннары, шундый ышану да яши: кыйммәтле машина икән, димәк, йөртүчесе «быдло» яки бик начар кеше. Ышаныгыз, бу алай түгел. Әйтмим, бардыр начарлары да, әмма алар күп түгел. Яхшы кешеләр барыбер күбрәк. Ә кешенең начарлыгы машина текәлегенә бәйле түгел.

Менә шуларны сөйлисем килгән иде, кызлар. Яхшылык эшлик – дөньялар да яхшырыр. Ә, шуны да әйтим әле: беркайчан да юлда, машинам ватылыпмы, яки башка сәбәпме, кыен хәлдә калганым юк (руль артында 27 ел йөрим), аварияләргә очраганым булмады, Аллаһка шөкер. Мин яхшылык күрсәткән кешеләрнең рәхмәтләре, теләкләре саклап йөртәдер, бәлки. Игелекле гамәлләр җирдә ятмый, үзеңә кайта, диләр бит. Вәт шул. Тыңлавыгыз өчен рәхмәт, яхшылыклар эшләргә онытмагыз!

Райондашыгыз Рәмис

Фото: ясалма интеллект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев