Ярату – бәхет
Егет Рәйхананы мәңгегә яратырмын дип уйлады. Язның бер көнендә булган вакыйга чибәркәйне йөрәгеннән мәңге сызып ташларга мәҗбүр итте.
Рәйханага ул ияләшкән иде. Кыз башкаларга охшамаган. Саескан кебек ишеткән берен, сикергәли-сикергәли, тегендә-монда чәчеп йөрми, йомыркадан җөй эзләми, кешеләр минем турыда начар уйламаслар микән дип куркып тормый. Аның белән рәхәтләнеп тәмәке көйрәтергә, сыра я вино чүмерергә, эчеңне бушатырга, сүгенергә була. Рамкадан чыкканыңны күргән вакытта да көлеп карамый, эзгә салырга тырыша. Бәйрәм, ял көннәрендә райүзәккә дискәтүккә чакырсаң, бер каршылыксыз машинага менеп утыра. Егетнең әлегә корыч аты да, аны иярли торган таныклыгы да юк, яше җитенкерәп бетми. Үзенә кирәкмәгәндә, аңарда чапканга, әтисе ачуланмый, әйбәт йөртергә өйрән, права алу гына проблема булмас, ди.
Уку елы азагы, мәктәпкә исемгә генә йөрисең. Баштагы дәресләрдә, кояш кыздыра башлаганчы йоклап, эсселәндергәч, телефоннан уен уйнап утырып, вакыт уздырып кайтасың, йомры башлар тырышсын. Быел унынчыда, уш китмәле имтиханнар тапшырып баш катырасы юк. Узган ел тугыздан чыкса, шәп буласы иде, йөрми иде чалбар туздырып. Әтисе, унберне бетерәсең, университетка керәсең, үзеңчә уйларга башың яшь, авызыңнан ана сөте кипмәгән дип, теләгенә каршы төште. Зыян юк, тәрәзәдән кергән май кояшы пешереп баш миен яндырганда, бик уйлыйсы да, укыйсы да килеп тормый, дивар кырыендагы салкын торбага арка терәп утыруга ни җитә. Колакка, соңгы дәрес тәмамлануны хәбәр итеп, күптән көтелгән кыңгырау чыңлады. Телефон белән мавыгып, ул урыныннан тиз генә кымшана алмый калды. Укытучының дәрестән чыкканын да көтмичә, ишекне шар ачып, тигезле-тигезсез тешләрен күрсәтеп, Альбина килеп керде. Сюрприз күргәндәй, аны сырып алып, төрле яклап сораулар яудырырга тотындылар. Шалтыраткыч кайгысы китте.
Үткән ел, сыйныфта бергә укыганда, йөгерүдән башканы белмәгән йомыкай кызкайның барлыгы-юклыгы да сизелмәде. Ул, күрше авылдан булганга, йөреп укыды. Үз авылныкылырның автобус йөрткән укучыларны кимсетмәсәләр дә алардан бер баш югары карау гәдәте бар. Кайда да йөреп уку инде дип, әнисе белән киңәшләшкәч, Альбина тугызынчыдан соң чыгарга булды. Әнисенең ялгызына аңардан башка да дүрт туганы бар. Кыз, ерак булуга карамастан, Ишембайга кадетлар әзерли торган көллияткә укырга керде. Стипедиясе әйбәт, әзме-күпме өйдәгеләргә ярдәм, еш кайтып йөрми. Кайтса, нәрсәдер эшләп китә. Әле дә тугызынчыларны үзе кырына укырга керергә үгетләргә кайткан, юл уңае авылда механизаторлар әзерли торган училищега кереп, курсантларга да агитация үткәрмәкче.
Альбина үзләренең яшәү рәвеше, андагы шартлар, намус, патриотизм, иҗади эшләре, китапханә, кино-театрлар, киләчәккә планнары турында сөйләде. Классташларын кызыктырып, һич арттырмаганын белдереп, телефоныннан килешле кием-форма киеп төшкән фотоларын күрсәтте. Аны күргәч, егетнең тәне буйлап яшен уты йөгерде, коелып төште, ирексездән буыннары калтырады, кыздан күзен ала алмыйча, авызын ачып карап катты. Читтән караганда, мөгаен, юләр кебек күренгәндер, ләкин берничек үзен кулга ала алмады.
Камышлы күлнекедәй серле, тирән соры күзләр. Шунда мәңгегә кереп чумасы, чыгалмыйча гомерлеккә батасы килә. Күз өстендәге, карлыгач канатыдай кыйгач кара кашларга тиеп торган шундый ук төстәге тигез итеп киселгән челка, дымланып торган иреннәр буйлап килешлеле генә иннек йөгереп узган. Өстендәге ике төймәсе ычкындырылган яшкельт төстәге юка гимнастеркасы тәненә ябышып торган гәүдә, тотып карыйсыны китереп, ымсындырып, карашка рәхәт биреп, кулларны,тәнне үзенә тартып тора. Дулкынлануданмы, чигәләре агачта пешкән алмадай алсуланып чыккан, тешләре тигезсез булса да нинди сөйкемле елмаялар. Кирәк бит ә, егет, чибәркәе барын онытып, чын-чынлап, башын югалтып гашыйк булды. Альбинага ул әллә бар, әллә юк.
‒ Телеңне йотмагансыңдыр бит, Марат, ‒ дип, тыйнак кына кеткелдәп көлеп, күктән җиргә төшерде. ‒ Күргәннән бирле минем пилоткадан күзеңне алалмыйсың, әллә киеп карарга кызышасың, бугай, ‒ дип, ике дә уйламыйча, какардалы баш киемен салып, егетнең тырпаеп торган, модага ияреп, буялган чәчле башына кидереп куйды. Аннан пилотка барысының башын әйләнеп чыкты.
Җәйге каникуллар, уңае чыкканда, сирәк-мирәк очраштыргалаштыргалап, икесе өчен дә бик тансык булып, бөтенләй сизелмичә үтеп китте. Укулар башлангач, алар бәйләнешләр социаль челтәрендә утырдылар. Марат, аның белән хәбәрләшмәгәндә, үзен дозасы бетеп энәдә утырган наркомандай тойды. Йокысы качты, сөйләшүенең рәте югалды, чутсыз тәмәке тартты, юктан кызып китте, юкка җикеренде, бар нәрсәгә төкереп карады. Альбина белән аралашып алса, таулар күчердәй көч тапты, дәрте, шашып, кая түгелергә белмичә урын эзләде, аңардан да мәрхәмәтле кеше булмады. Сөйгәненә берөзлексез хисләрен, ихтирамын, яратуын белдереп смслар юллады.
Кадетка да бик канәгать. Яратканны кем яратмасын. Марат читләтеп кенә үзенең болай бала-чага кебек мәче белән тычканлы уйныйсы килмәвен, зурларча кыйланырга теләвен белдерә башлады, кыз башын сантыйга салды, аңламамышка салышты. Аның битарафлыгы егетнең ачуын кабартты. Яңа елдан соң теләген тормышка ашырыр өчен бар көчен салырга исәпләде.
Яңа ел башы, дустының туган көне. Рәхәтләнеп, дөньяларын онытып бәйрәм иттеләр. Эчкә, шайтан суы кергәч, кулы кесәдән телефонны эзләп тапты, Альбина да онлайнда. Башына тай типте, миендә тамырларга сыймый уйнаган каны егеткә бөтен күңелендәге теләген бушатырга боерды. Бармаклары клавиатура өстендә, ачыктан-ачык йөрәге тукыган, җаны теләгән теләген белдергән сүзләрне җыйды, кнопкага басу белән, хәбәр китеп барды.
Марат аллы-артлы берничә чәркәне чәпәп куйды. Өзлексез сигарет көйрәтә-көйрәтә, җавап көтте. Байтак утыргач, өстәлдәге телефон дерелди башлады. Калтыранган куллар шалтырамага үрелде. Андагы озын итеп язылган хаттан Альбинаның ризалашмавын аңлады. Яңадан күпме эчкәндер, ул хәтерләми. Өйләренә илтеп куйганда, хәтерен җуеп, йокыга талды. Төш авышканчы, йокы симертте. Йокы мичкәсе уянгач, баш чатнаудан, хәлсезлектән, йөрәге кагудан, баш астында калып оеган кулын кая куярга белмичә, чалкан да кырын да ятып карады. Телефонына баскаласа, дустыннан баш төзәтергә чакырып язган смс ята.
Баш төзәтердәй градуслы әйберләр төнлә эчелеп беткән. Хәл кертергә иң шәбе чифирь. Аны кайнау температурасына кадәр күтәрелгәнче, берничә тапкыр газ плитасына куеп аласың, аннан тастымал белән каплап берничә минут асрыйсың, шуннан инде җипфәрәсең. Чифирь, тамакны яндырып, бугаз буйлап төшеп, тәнгә тарала, аруландыра. Марат үзенең Альбинага карата булган уйларын дустына бушаткач, бераз җиңеләеп калды. Тегесе (тәҗрибәгә күпкә бай буларак) куйган максатына ирешмичә, ярты юлда тукталып калмаска кирәклеге турында нәсихәт укыды.
Марат нинди чаралар кулланып, нәрсәләр эшләп карамасын, Альбина аны күрергә, телефон аша аралашырга теләмәде. Ялынып-ялынып, йөреп туйгач, үзенең камыр кебек җебеклегенә үртәлеп, егет аны онытырга булды. Ләкин әйтүе генә ансат, мәхәббәт онытыла торган әйбер түгел. Уйлары бераз тәртипкә салынгач, кызың тормышыннан юкка чыгып, тынычлыкта калдырды.
Вакыт бер елга алга тәгәрәде. Яңа ел алдыннан авыл яшьләре, мәдәният йортында оештырылган бәйрәмгә, барып күңел ачты. Марат шунда Альбинаның чит егет белән вальс әйләнгәнен күрде. Аның ут йоткан йөрәгенең төбенә төшеп, көнләшү корты кимерегә кереште. Биючене ипләп кырыйга чакырып алып, матур гына китүен үтенде, тыңлата алмады. Бу ялкынга бензин сипкәндәй, аны дөрләтте. Соңнан аларны тыкырыкта куып җитеп, кыз озатучының кирәген кидерде.
Йодрыклары белән дә бәргәләде, сугып еккач, аягы талганчы, кая туры килә шул төшенә типкәләп, тора алмаслык хәлгә китерде. Ачуына чыдаша алмый, караңгыда кая барганын үзе дә аңламый атлаганда, яктырткычлары янмаган, каршыга килгән машинага юл бирмичә, астына барып керде. Яшьләр, ашыгыч ярдәмне көтеп тормыйча, икесен ике урыннан табып, үз машиналарында шифаханәгә илттеләр. Егетләр Яңа елны шунда каршылады. Альбинаны озаткан егетнең баш мие селкенгән, бөере изелгән. Ун көнләп больницада ятканнан соң, өенә кайтарып җибәрделәр. Ярый вакытында илтеп, ярдәм күрсәтеп өлгергәннәр, Маратның талагы өзелгән булып чыкты, аңа байтак кына койкада аунарга туры килде.
Икенче ел яңа мәшәкатьләр белән үтте. Марат мәктәпне тәмамлап, Уфа шәһәренә китеп, югары уку йортына укырга керде. Уку үз җае белән барды. Имтиханнарны уңышлы тапшырды, билгеле инде, гадәт буенча башкалар белән бергә студент билетын “юдылар”. Альбина,кайдадыр томаннар артында калып, эреп югалгандай, күпмедер дәрәҗәдә онытыла төшкәндәй тоела башлады. Сессияне япкач, каникулларга, сагынып, өенә кайтты. Бала чагы, яшьлеге үткән урамнар буйлап йөрде. Мәдәният йортында оештырылган бәйрәм кичәсенә сугылды. Таныш йөзне күргәч, тәненә кайнар укол алганда туа торган халәт барлыкка килде. Аның каршында елмаюдан балкыган, тагы да ныграк матурланып киткән фәрештәсе басып тора. Элекеге сагындыргыч истәлекләр шунда ук яңарып калкып чыкты. Марат та үзгәргән, җитдиләнгән. Үткәннәрне искә алмый гына, бик тиз әңгәмәләшеп киттеләр.
Егет аны, җәяүләп, яшәгән авылына озатып куйды. Капка төбенә җиткәч, Альбинаның телефоны шылтырады, әнисе борчылып, кайда йөрүе белән кызыксынды,өйгә керергә чакырды. Кереп киткәндә:
‒ Марат, иртәгә очрашабызмы? – дип сорады.
Марат авызын кыйшата биреп елмаеп куйды. Альбина сүзсез дә әйбәт аңлады.
Төне буе аськада язышып чыктылар. Башка төннәрне урамда йөрделәр. Араларындагы хисләр ашыкмый гына өр-яңадан ныгыды. Бу инде теге чибәркәенекеннән күпкә аермалы буларак, “әйдә үбешәбез”,”бергә йоклыйк” дигән хайвани хисләргә тамчы да охшамаган.
Яңа елга Марат көтелмәгән бүләк ясарга уйлады. Ул аны, башын эшкә җигеп, үз куллары белән эшләде. Гап-гади графит каләм белән бик ошатып, Альбинаның рәсемен төшереп, ялтырап торган матур каймалы рамга урнаштырды, сөю хисләрен ачып салган мәхәббәт турында гомерендә тәү тапкыр шигырь язды, зур тартмалы шоколад конфетын биргәндә, теленә салынып:
‒ Монысын теләп тә әйтергә кыймаган миллионлаган сүзләрем итеп кабул ит, матурым, ‒ дип өстәргә дә онытмады.
Егетнең тырышулары бушка булмады, аеруча шигырь кызның җанына ятты. Ул ихлас күңелдән аны беренче үбешү белән бүләкләде. Бу үбешү тәмәке тартып, вино чүмереп йөргән чибәркәенекенә бөтенләй охшамаган. Марат сөйгәненә:
‒ Бүген Яңа ел алдыннан барлык теләкләр кабул була торган төн. Син әйт кенә, мин барсын эшлим. Телисең икән күктән йолдызлар чүплим, кирәк дип тапсаң, айга меңгереп куям, ‒ дип, ышандырырга тырышып төчекәйләнде. Альбина уенын–чынын бергә кушып:
‒ Минем күккә бик менәсем килеп тормый әле. Алып бар мине Уфага чыршы карарга, – дип чытыкланды. Егет кыз кушканны үтәргә әзер иде. Ни дисәң дә Альбина үзенә бертөрле, үз бәясен белә, башкаларга бөтенләй охшамаган, ни эшләсә дә килешә.
‒ Әйдә соң, – дип, җитәкләде Марат.
Әкрен генә, сөйләндерә-сөйләндерә, авыл башында калдырып килгән машинасы кырына алып килде. Кыз моны көтмәгән иде, гаҗәпләнүдән ялтыраган күзләре маңгайга менде, шундук кире кагарга тотынды.
‒ Өстемдә өйдә кия торган киемнәр генә, бизәнмәгәнмен дә, машинада гына утырыйк.
‒ Сиңа нәрсә дә килешә, син бизәнми дә матурсың, акыллым. Корыч ат әтинеке, таныклык үземнеке, курыкмый утыр, иркәм ‒ дип, ишекне ачты егет.
Авылны үтеп, олы юлга чыктылар. Марат, газга басып, алдагы машиналарны бер-бератлы узып, артта калдырды. Колонкаларда, кычкырып, чит илнең дәртле музыкасы уйный. Барып җиткәндә, Марат кулын Альбинаның тезләре өстенә куйды, кыз, башын аның кулбашына салып, кочагына сыенды. Чыршының утлары, булгач, машинаны туктаттылыр. Караңгылатылган тәрәзә аша, ябалаклап-ябалаклап яуган карга, чыршы буендагы шугалакта мәж килгән халыкка карап сокланып, озак утырдылар. Кар белән бергә бәхет яуды. Матур хисләргә бирелеп, Марат теленә килгән мәхәббәткә кагылышлы сүзләр тезде. Тойгылары эченә сыймаган Альбина аның иреннәренә үрелде. Егет җир йөзендә бу төннең аның өчен иң истәлекле Яңа ел төне булуын аңлады.
Сания Шәрипова, Башкортстан, Бүздәк
Фото: ясалма интеллект
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев