Ялкау бәхете (язмыш)
Иптәш кызлары буш вакытларында чигү чигеп, бәйләм бәйләгәндә Рузанна битенә маскалар ясап, чәченә бигудилар тезде. Иртән торып юынуга бөтен эше марафет тудыру булды – урамга бизәнмичә, матур киемнәр кимичә чыкмый иде ул. «Булачак ирем белән очрашканда мин матур булырга тиеш», – дия иде. Аның сүзләреннән иптәш кызлары кычкырып көлде, аңа «хыялый бичә» дигән кушамат тактылар. Көннәрдән бер көнне...
Рузаннаның бер гадәте бар – кәефе төшеп китсә, бар эшен ташлап кибетләргә, сәүдә үзәкләренә чыгып китә. Монда ул бар дөньясын оныта: бүлектән бүлеккә кереп киемнәр карап йөри, күңелгә хуш килгәннәрен, ошаганнарын сатып та ала. Витрина яннарыннан битараф кына узып китә алмый: кыйммәтле ташлы алтын йөзекләр, алкалар әйтерсең Рузаннаны магнит кебек тарта: якты лампа нурларыннан ялт-йолт килеп торган зиннәтле бизәнү әйберләрен кул белән тотып карыйсы, йөзекләрне бармакларында күрәсе килә. Сатучы-консультант та товарны өздереп мактый белә, әйтерсең талчыбыкка кунган сандугач инде: аның сөйләгәнен тыңлап, куллар, үзләреннән-үзләре сумкага кереп, банк карточкасын тартып чыгара.
Рузанна алтын-көмешләрне бик ярата, чөнки балачактан байлыкка тартылып үсте. Телевизорда күрсәтелгән киноларда кызларның бай егетләрне очратып бәхетле булуларын еш күрсәтә иделәр. Рузанна әле дә хәтерли: йоклый алмаган вакытларда җылы юрган астында күзләрен йомып татлы хыялларга бирелергә ярата иде. Киләчәк тормышын матур итеп күз алдына китерә: үзен яхшы машиналар, зур матур йортлар, затлы киемнәр хуҗасы итеп күрә... Аңа өйләнәчәк ир дә киноларда сурәтләнгән затлы принцлардан калышмаячак: көрәп акча эшләячәк, хатынын балда-майда гына йөздерәчәк.
Рузанна авыл кызы булса да, эшкә хирыс түгел иде. Башка кызлар башларын бөгеп бакчада эшләгәндә ул эшләпәсен батырып киеп, кояш төшкән урында, кызынып ятты. Әнисе дә Рузаннаның ялкаулыгын белгәнгә, авыр эшләр кушмады – тыңлата алмаячагын белә иде. «Ходай бу балага ялкаулар бәхете бирсен», – дип кенә әйтеп куя иде. Гаиләдә төпчек бала булгангадыр, ашарга пешерү, терлек карау күбрәк апалары, абыйсы җилкәсенә төште. Әтисе дә аны башка балалардан артыграк ярата иде бугай... Нинди сөйкемле сөяге булгандыр, Рузанна иркә бала булып үсте. Көндезгә 12 гә кадәр йокы симерткән кызына карап, әтисе: «Ялкау ятар, бәхете артыр», – дип әйтә иде.
Авыл мәктәбен тәмамлагач, Рузанна шәһәргә юл тотты. Әтисенең танышы шәфкать туташлары әзерли торган училищеда җитәкче булып эшли иде, документларны шунда тапшырырга булдылар. Ул елны абитуриентлар саны күп булганга, конкуренция дә көчле иде, күпләр керү имтиханнарын тапшыра алмыйча, кире өйләренә кайтып китте...
Әтисенең танышы Рузаннаның укырга керүен шәхси контрольдә тотты, кабул ителүе билгеле булгач, тулай торакка урнаштырдылар. Бүлмәдә дүрт кыз яшәде – барысы да авыллардан килгән, акыллы, эшкә уңган-булганнар иде. Рузанна гына кара каргалар арасындагы аккош кебек булды: кызлар төн йокламый имтиханнарга әзерләнеп утырганда рәхәтләнеп йокы симертте, дәресләргә дә теләр-теләмәс кенә йөрде. «Укып бетергәч, мин барыбер эшләмәячәкмен, бай иргә кияүгә чыгып кибеттән-кибеткә генә йөриячәкмен», – дия иде ул. Үзе исә зачет-имтиханнарын вакытында тапшырды, әлбәттә, әтисе булышлыгы белән.
Юмор хисе, шаянлыгы Рузаннага тормышта ярдәм итте: хастаханәләрдә практика узганда табиблар, авырулар белән дә уртак телне тиз тапты. «Син уколны авырттырмыйча кадыйсың», – дип, әби-бабайлар яшь кызга күчтәнәчләр ташыды, ул укыган белем уку йорты исеменә рәхмәт хатлары яудырды.
Иптәш кызлары буш вакытларында чигү чигеп, бәйләм бәйләгәндә Рузанна битенә маскалар ясап, чәченә бигудилар тезде. Иртән торып юынуга бөтен эше марафет тудыру булды – урамга бизәнмичә, матур киемнәр кимичә чыкмый иде ул. «Булачак ирем белән очрашканда мин матур булырга тиеш», – дия иде. Аның сүзләреннән иптәш кызлары кычкырып көлде, аңа «хыялый бичә» дигән кушамат тактылар.
Әнисе әйткән теләк чыннан да тормышка ашты! Көннәрдән бер көнне урамда аның янына кара бөдрә чәчле, озын гына буйлы егет килеп сүз катты. «Мин Марат булам, сезнең белән танышырга мөмкинме?» – дип дәште. Чәчләрен бөдрәләткән, ирененә кызыл иннек сөрткән, ислемай исләре аңкыган Рузаннага битараф кала алмады ул. Ниндидер харизма, үз-үзенә ышаныч бөркелә иде бу кыздан. Шулай алар танышып китте.
Маратның әти-әнисе эшмәкәрләр булып чыкты. Алар бердәнбер уллары өчен зур йорт җиткергәннәр, башлы-күзле булуын дүрт күзләп көтәләр, онык күрергә хыялланалар. Рузаннаны бер күрүдә ошаттылар.
Бер ел чамасы очрашып йөргәч, Марат кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Шулай итеп, ялкау кыз бүлмәдәшләрен шаккаттырып, беренче булып кияүгә чыгып куйды. Туй ресторанда узды, мәҗлескә дус кызларын да чакырды. Әнисе генә Рузанна өчен борчылды, төн йокламый, гадәткә кергән теләкләрен дога урынына кабатлады: «Ходаем, кызыма ялкаулар бәхете бир, оятка калдырма», – дип ялварды.
Маратның әти-әнисе зыялы, акыллы кешеләр булып чыкты, киленгә бүләкне дә мулдан әзерләгәннәр иде. Кайнана Рузаннага зөбәрҗәт кашлы алтын алка, муенса бүләк итте.
Туйдан соң яшь пар Маратның шәһәр читендәге коттеджына яшәргә күченде. Бу йорт Рузаннаның хыялына туры килгән җәннәт сараен хәтерләтте: бүлмә саен затлы җиһазлар, берничә төрле сауна, зур бассейн, ландшафт дизайнлы бакча... Иң гаҗәбе – Рузанна хыялланганча, йортта бакча караучы, кухня хезмәткәре дә бар иде.
Ир белән хатын бик тату яшәде. Бер елдан соң Рузанна әтисенә охшаган кара бөдрә чәчле тупырдап торган малай алып кайтты. Кайнана белән кайнатаның шатлыгы эченә сыймады, авырга туры килмәсен, дип, йортка югары белемле няня ялладылар. Хатын баланы имезде генә, сабый әби-бабасының, иренең, няняның кулыннан төшмәде.
Иренең бизнес эшләре алга китү белән, Рузаннаның шкафында кыйммәтле туннар саны да артты. Йокы бүлмәсендәге шкаф киштәсендәге шкатулкада алкаларның, йөзекләрнең ниндие генә юк! Ләкин алтыннар күбәйгән саен, хатынның нәфесе арта гына бара. Кибетләргә йөрүне гадәткә кертте. Кәефе төшкән саен, машинага утыра да сәүдә үзәкләренә юл ала. Сатучылар аны ерактан таный, ул килеп керүгә янында бөтерелә, каһвә, чәй әзерлиләр...
Кулына авыр пакетлар тотып кайтып керә өенә Рузанна. Аерым ләззәт белән ашыкмый гына тартмаларны ача. Киемнәре арта барган саен, шатлыгы да арта яшь хатынның... Тик бу халәт озакка бармый, күңелдә тагын бушлык хасил була... Рузанна бер-ике көннән кабат кибетләргә юл ала...
Ялкау бәхете ялкауларча була икән.
Фәгыйлә Шакирова, Сөембикә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев