Ялган ана (тормыштан)
Баланы бик авыр таптым. Миңа аны тугызынчы көнгә генә китерделәр. Никадәр генә тырышсам да, ул инде ими капмады. Сава-сава эчереп күкрәкләрем күгәреп бетте. Үзеңне азаплама, зинһар, дип, ирем туктатты... Гел онытмыйм, беренче тапкыр бала белән кайнаналарга кайттык. Үзем утырып чәй эчкәнче балага ясалма сөт ясый башладым. Әни карап торды да: «Син ялган ана икәнсең», – диде. Күңелем тулды... Бала ачыккан саен, күкрәгеңне чыгарып кына каптыруның бәхет икәнен белмиммени мин?! «Нигә елыйсың, баласын үзе имезмәгән кеше ялган ана була инде!» – диде ул. Икенче тапкыр без аларга балага яшь ярым булганда кайттык...
Мин инде бик күп еллар бу сорауларга җавап эзлим. Алай да уйлап карыйм, болай да – очын тапмыйм. Ни өчен ул безнең белән үзен шулай тотканын барыбер аңламыйм! Сезнең алда ачылуымның төп сәбәбе шушы. Менә шуның өчен дә гап-гади зарлану, гаеп эзләү дип карамагыз язганнарыма. Алай гына күңелне бушатырга дус кызларым да җитәрлек минем.
Булачак ирем белән без туйга кадәр биш ел очраштык! Биш ел! Югыйсә беренче көннән үк диярлек киләчәктә бергә буласыбызны белә идек. Бер-беребездән яшерен серләр юк. Әнисенең берничә тапкыр: «Камил миннән алдарак өйләнә икән, ул миңа брат түгел, ди абыең», – дип әйткәнен дә белә идем.
Абыйсы белән Камил бер үк институтта, әмма төрле факультетларда укыйлар иде. Аралары нибары ике яшь. Гаиләдә икәү генә үскәч, туганнар бер-берсенә бик якын булырга тиеш бит инде. Әмма болар арасында бернинди җылылык юк! Алгарак китеп булса да әйтим, хәзер дә юк ул... Яшь чакта мондый нәрсәләргә артык игътибар итмисең: мин бит абыйсына түгел, ә Камилгә кияүгә чыгарга җыенам!
Шулай йөри торгач, соңгы курска да җиттек. Минем инде бөтен дус кызлар кияүгә чыгып бетте. Безгә дә инде киләчәкне хәл итәргә кирәк иде: югыйсә юллама белән икебезне ике якка җибәрәчәкләр... Беркөнне Камил җаен туры китереп абыйсының йөргән кызыннан: «Бергә булырга җыенмыйсызмы соң әле?» – дип сораган. «Абыең бу хакта сүз кузгатмый. Туганнарым белән дә танышырга кергәне юк», – дигән ул. Абыйсының башлы-күзле булырга җыенмаганын белгәч, Камил – авылга, әти-әнисенә «өйләнәм» дип әйтергә кайтып китте. Укый да, эшли дә иде инде ул. «Туй ясарлык акчам бар», – дигәч, ризалашканнар.
Без никахка әзерләнә башладык. Һәм кинәт авылдан хәбәр иттеләр: абыйсы да өйләнә икән бит. Бездән алда – беренче булып! Аларның никахы – ай башында, безнеке ахырында. Туебыз исә соңрак булачак. Моңа сөендек кенә – нәрсә дисәләр дә, без риза идек.
Без гаиләдә – өч кыз. Ике апам кияүдә иде инде. Аларның кайнаналары – кодагыйлар белән әниләр бик дус. Никахыбызга барысы да алдан ук җыелып кайттылар. Өй гөр килеп тора – әзерләнәбез. Берзаман телефон шалтырады. Барып алсам – булачак кайнанам. Бераз югалып та калдым. Никах турында берәр нәрсә сөйләшмәкчедер, ике генә көн калды бит. Ә ул, исәнләшүгә, көтмәгәндә: «Сез нигә ашыгасыз»? – диде. Сүз әйтә алмыйча аптырап калдым. Ул дәвам итте: «Ике малайны берьюлы ничек өйләндерик? Өебез дә төзелеп бетмәгән килеш».
Тамагыма төер тыгылды, йотып кына җибәреп булмый: «Мин бит беркемне дә үземә өйләнергә мәҗбүр итмим. Улыгызга әйтегез – мин аңа кияүгә чыкмыйм», – дидем. Саубуллаштыкмы, юкмы, анысын хәтерләмим. «Вакыты җиткәч, бергә булырсыз әле», – диде ахрысы. Нидер булганын аңлап, бөтенесе минем янга җыелган иде инде. Кычкырып-кычкырып елый башладым... Юк, ялгыз калудан курыкмадым. Егетем барлыгын белгән килеш тә, тәкъдим ясаучылар, күпме кирәк, шуның кадәр көтәм, диючеләр булды. Әмма мин бит Камилне яратам, ә ул мине.
Камилгә дә ул көнне өендә шул ук сорауны биргәннәр: «Нигә өйләнәсең әле син?» – дигәннәр. Әтисе ишегалдына алып чыгып аерым да сөйләшкән: «Нигә ашыгасың?» – дигән. Югыйсә бу вакытта безгә инде 25әр яшь, һәм ул биш ел очрашып йөргән кызына өйләнмәкче була... Борчылудан Камилнең «гипертонический криз» була – төне буе авырып чыга. Һәм әти-әнисе аны... өйләндерергә карар кыла.
Әнисе икенче көнне тагын шалтырата: «Менә Камил белән сөйләшегез әле», – ди. Сөйләштек. «Алдан килешенгән вакытта киләбез», – диде ул. Бигрәк беркатлы булганмын – бөтен үпкәләрне оныттым...
Никахыбыз табынына алтмышлап кунак җыелды, табыннар сыгылып торды. Әти-әнием тырышты!
Әйткәнемчә, туебыз соңрак – абыйларыныкыннан соң булырга тиеш иде. Аларныкына өч катлы торт пешереп бардым, әни үрдәкләр биреп җибәрде. Килен төшкән җиргә табыннарны әзерләштем. Бөтен туганнарының чәчләрен ясадым. Бер мизгел бик истә: килен төште, кунаклар табын янына утырышты. Кайнанам сүз алды: «Ике улым бар иде, Аллага шөкер, хәзер менә ике улым һәм бер кызым булды», – ди. Ә мин кем? Килен төшкән җиргә идән юып, өстәл әзерләшеп йөргән кеше – мин кем соң?! Еллар узган саен, һаман калка да чыга шушы сорау...
Ярый, монысы узды, инде безнең туй чираты бит. Тик бу хакта беркем берни әйтми. Сорагач, өй төзелеп беткәч, диделәр... Мин бу вакыт инде эшкә урнашкан идем. Хезмәттәшләрем тиздән туебыз булачагын да белә. Очраган берсе: «Кайчан?» – дип сорый. Егете ташлаган, өйләнергә теләми икән, дигән сүз дә таралырга өлгерде... Камил ял саен әниләренә шалтырата, ә җавап һаман бер: «Ашыкмагыз!» Аптырап, әни дә шалтыратып караган: «Кодагый, ничек була соң инде бу?» – дип. «Корсагы борынына җитмәгәндер бит?!» – дигән кайнанам. Ә мин әле авырлы да түгел... Гаиләдә ике балага ике төрле мөнәсәбәт булуын беренче тапкыр шунда күрдем. Камилгә аларның беркайчан яңа кием алмауларына да игътибар иткән идем. Абыйсы әнә студент чакта «Монтана» чалбарлары гына киде, ә Камилнең өстендә гел аннан калган иске кием булды – үзе эшли башлагач кына өс-башын карады.
Без туйны Казанда, бер ашханәдә уздырырга булдык. Үзебез! «Сезне туйга чакырабыз», – дип, Камил әниләренә шалтыратты. «Юк, безнең мал карыйсы бар, бара алмыйбыз», – диделәр. Уйлашканнар, ахрысы: «Туегыз була. Әтиегез сезнең өчен гариза бирде. 15-е көнне язылышасыз» дип телеграмма килде. Шундый сөендек!
...Ниһаять, өебез янына туй машиналары килеп туктады. Тәрәзәдән карап торам: Камил машинадан төште – кулы буш. Чәчәкләр юк! Туй чәчәксез буламыни?! Кыз баланың гомерлек хыялы лабаса ул!
Бу үпкәне ничек тә йотарга тырыштым... Машинага чыксак, утыргычта кипкән чәчәкләр ята. Әнисе шуларны биреп җибәргән. «Боларны тотып кергән булсаң, мин сиңа кияүгә чыкмый идем», – дидем... Абыйларының туе мәктәп ашханәсендә узды. Ул чакта табынны күреп шатланган идем, безнеке дә шулай булачак дип. Ә монда... Ипиләре чи, бәлеш юк (ә безнең якта бәлешсез туй булмый!), катып үлмәле салкын... Булдымы – булды...
Шулай яши башладык. Дөресен әйтәм, мин барысын да шунда ук онытырга тырышып, бу нигезгә гомерлеккә дип килдем. Барысын да яратырга! Кайнанам белән дә уртак тел табарга тырыштым. Беренче көннән үк «әни», «әти» дип дәштем. Дөрес, кайнатам белән уртак тел таптык дия алмыйм. Ул, гомумән, кеше белән бик аралашмый иде – аларга күршеләр дә кереп-чыгып йөрми. «Безнең өйдә санаторий кебек: беркем керми, беркем чыкмый. Һәркемнең үз бүлмәсе», – диде ул без танышуга. «Алай рәхәтме соң?» – дигәнемне сизми дә калдым. «Кемгәдер Сабантуй ошыйдыр, безгә юк!» – диде ул.
Ә әнинең минем белән ачылып сөйләшкән чаклары булды. Хәтта эч серләрен дә ачты. Әтинең үзе өстеннән йөргәнен дә сөйләде. Беренче баласына бер яшь тулып узуга, ирен армиягә алалар. Ул тизрәк кайтсын дип, әни икенчегә уза. Камилнең: «Мәхәббәттән түгел, кирәк булганга гына туган бала мин», – дигәне бар иде шул... Ире белән бер тапкыр да үбешмәгән алар. Ышанмас идем, бу хакта миңа үзе әйтте. «Юк, ялгышам, армиядән кайткач, бер үпте», – диде. «Иреннәрдәнме?» – дим. «Юк инде, битемнән», – диде.
Балага уздым... «Бала чүпрәкләре алма, үзем тегәм. Колясканы да үзебез бүләк итәрбез», – диде кайнанам. Ярый әле аңа ышанып тормаганмын! Балага биш ай булганда беренче тапкыр безгә кереп чыктылар. Дөресрәге, әти кереп күреп чыкты. Аның артыннан костюм җибәргән иде әни: балага кидертеп булмады – кечерәйгән иде.
Баланы бик авыр таптым. Миңа аны тугызынчы көнгә генә китерделәр. Никадәр генә тырышсам да, ул инде ими капмады. Сава-сава эчереп күкрәкләрем күгәреп бетте. Үзеңне азаплама, зинһар, дип, ирем туктатты... Гел онытмыйм, беренче тапкыр бала белән кайнаналарга кайттык. Үзем утырып чәй эчкәнче балага ясалма сөт ясый башладым. Әни карап торды да: «Син ялган ана икәнсең», – диде. Күңелем тулды... Бала ачыккан саен, күкрәгеңне чыгарып кына каптыруның бәхет икәнен белмиммени мин?! «Нигә елыйсың, баласын үзе имезмәгән кеше ялган ана була инде!» – диде ул.
Икенче тапкыр без аларга балага яшь ярым булганда кайттык. Бу вакыт инде иске генә «Ока» алган идек. Без дә капка төбенә кайтып туктадык, өйдән әти белән әни дә машина белән килеп чыктылар. «Басуга сыерга баралар ахрысы, ярый өлгердек», – ди Камил. Әтисе машинадан төшеп тормады. Әни килеп тәрәзәдән баш тыкты: «Нигә шулай еш кайтасыз инде? Барыгыз, туктап тормыйча туры кодагыйларга гына китегез инде», – диде... Биш сәгать юлда кайткан идек инде, димәк, тагын ике сәгать барасы… Юл буе ирем бер сүз дәшмәде… Шуннан соң Камилгә болай диделәр: «Син дә, абыең да кайтып йөрергә, безгә һәрвакыт булышырга тиеш, ә киленнәр һәм оныклар – чакырганда гына кайтыр». Мине әлегәчә чакырганнары юк... Мин барыбер әнине кызгана идем, әтиегез кертми дия иде бит ул. Берсендә ноябрь ахырында кайттык. Буран! Алар авылына кайтып җиткәндә кичке сигезенче ярты иде. Тәвәккәлләп, туктадык. Әни каршы алды да шунда ук: «Туктагыз, әтиегезгә әйтим әле», – дип, икенче катка менеп китте. Әйләнеп төште дә: «Их, үз өеңдә хуҗа булма инде...» – диде. Шулхәтле арыган идек, җеп өзәрлек тә хәл юк. Үземнең әниләргә кайтып җиткәнче еладым ул кичне... Ә бер елны Камилнең ялы сентябрьгә туры килде. Кызыбыз белән ике атнага әниләренә кайтырга ниятләде. Башта ризалашканнар иде, әмма кайнанам биш минуттан кире шалтыратты: «Регина белән булгач, кайтып йөрмәгез инде», – диде. Икенче елны, алдан кисәтми-нитми генә кайтып киткәннәр иде, өч көннән минем әниләргә күченгәннәр. Кайнанам: «Син кит инде... Әтиегез бүтән кеше ияртеп кайтмасын дип әйтте», – дигән. «Бүтән кеше» дигәннәре – 5 яшьлек оныклары. Кайнанама шулкадәр охшаган ул – суйган да каплаган!
Минем иң курыккан нәрсәм – ата-ана рәнҗеше. Безне шулай тәрбияләделәр. Үзем кайтып йөрмәсәм дә (дөресрәге, йөри алмасам да), ике якка да күчтәнәчләр, бүләкләрне гел тигез итеп алырга тырыштым. Туган көннәрендә дә котламыйча калмадым. Алар авылын узып киткәндә гел күңелем тула иде. Өй түбәләре күренеп кала... «Башта минем дә йөрәк авырта иде», – ди ирем дә. Мин кушканга гына кайта иде ул үзләренә. «Гаиләмне кабул итмәгәч, мин анда нишлим?» – дия иде.
Икенче бала көткән чагым. Корсагым борыныма җиткән. Бер туганнарда кайнанам белән очраштык. «Ә син барыбер беренчесен ныграк яратачаксың, чөнки ул сиңа беренче тапкыр әни дигән кеше», – диде әни шунда. Бу сүзләрне иремә әйтергә җөрьәт итмәдем... Олы абый һәрвакыт беренче урында торган аларда. «Нәрсә эшләсәм дә, гаепле идем, әллә мин аларныкы түгелме икән дип уйлый идем», – ди ирем.
Икенче балабыз тугач та килмәде алар. Аптырагач, кайнанама шалтыраттым: «Әни, күреп китегез инде кечкенәбезне, Камилгә бик кыен бит», – дидем. Җиде айдан соң гына килделәр.
Без ирем белән бөтен нәрсәгә үзебез ирештек: беркайдан ярдәм көтмәдек. Өч бүлмәле яңа фатир сатып алгач, Камил кайтып әти-әнисен алып килде. Өй эчендә җиһаз да, тәрәз пәрдәләре дә юк иде әле. Яратып киттеләр кебек. Ә бер атнадан әни иремә шалтыратты: «Баеп беткәннәр, безгә мунча салып бирсеннәр дип әйтә әтиегез...»
Әни гел «әтиегез» дигәч, кайнатамны озаткач бар да үзгәрер кебек иде: иремнең туган йорты ишекләрен, ниһаять, безгә дә ачар... Ачмады! Сәбәп әтидә генә булмаган икән... Бүгенге яшьләрне менә шулай кире борсаң, алар башка аяк та басмаячак. Миңа да: «Сиңа нәрсәгә кирәк ул, оныт», – диючеләр күп. Әмма ул бит минем менә дигән иремне үстергән ана! Камил: «Күңелем катты», – дисә дә, аның исенә гел төшереп торам: шалтыраттыңмы, авырмыймы, берәр нәрсә кирәкмиме... Тик күңелдәге үпкәләр генә гел онытылмый: әледән-әле калкалар да чыгалар. Менә шуның өчен әнинең нигә үзен шулай тотуын аңларга телим дә.
(Исемем редакция өчен генә)
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев