Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

«Якты хатирәләр күңелләрне җылыта» (редакциягә килгән хат)

Күптән түгел оныгым – җимешебез Зифа туып, мин дә дәү әни булдым. Әй, тәмлелекләре инде, әйтеп бетергесез! Менә аның өчен чүпрәкләрдән уенчыклар, курчаклар тегә башладым. Балалар өчен эшләмәгән әллә ниләр эшлисең икән ул оныгың өчен. Бер көнне тукыма кисәкләре актарып утырганда челтәргә тап булдым. Аны күргәч балачагым, дәү әнием белән дәү әтием, җәйге каникулларым белән бәйле хатирәләрем яңарды...

...Мин кичләрен фатирда аулак урын – тәрәзә төбенә утырып һәм әлеге челтәр артына яшеренеп, кадерле кешемә шалтырата идем. Трубканы теге башта дәү әнием ала һәм без бик озак сөйләшә идек. Авыл – балачагымның иң җылы хатирәсе. Алар янына гел кайтасы килә, шунда күңел тарта һәм һич кенә дә китәсе килми иде. Дәү әти исән чагында куяннар, сыер, сарыклар да асрадылар, аннары, дәү әни үзе генә калгач, тавыклар, чебиләр, казлар гына калды. Тагын, бетмәс балалары белән мәчеләр һәм карт эт Мохтар бар иде әле. Җәйге каникулларны әбием янында уздырудан да рәхәт нәрсә юк иде минем өчен. Укулар беткәнне зарыгып көтеп алам һәм беренче көннән үк авылга кайту ягын карый идем. Әти-әниемнәр белән җылы якка, диңгезгә ялга барудан да баш тартып, авылда кала идем. 

Дәү әни белән дәү әти авылда танышкан. Әбием фермада эшләгән, бабаем колхозда тракторист булган. Өйләнешеп, ике кыз үстергәннәр. Алар, бик күпчелек авылдашлары кебек үк, шәһәргә чыгып киткән. Тормышлы булгач та, балаларын ияртеп, һәр шимбәдә кызыл һәм кысрык Буа поездына утырып, туган йортларына кайтып йөрделәр. Бик яхшы хәтерлим ул чакларны. Атна саен безне кочак­ларын җәеп, шатланып, камыр ризыклары пешереп көтеп торалар иде. 

Дәү әни шуның кадәр җылы, җайлы авыл өенең үзәге булды. Зур бәрәңге бакчасы, коры утын, тәмле аш, өчпочмак исе килеп торган зур мичле почмак ягы. Ә дәү әни кечкенә генә, чәчәкле аксыл яулыгы астында яшеренгән агарган чәчле, һәрвакытта да күлмәктән һәм алъяпкычтан. Аңардан олы йөрәклелек, миһербанлык бөркелеп тора, кытыр­шы әмма йомшак кулларыннан сөт исе килә. Дәү әни оекбашлар бәйләргә яратты, мендәр тышлары чигә һәм пешеренергә ярата иде. Аның тәмлүшкәләреннән башка бер генә атна да узмады. 

Дәү әти дә һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгуль: әле нәрсәдер төзәтә, утын өя, терлекләргә печән әзерли... Ул һаман шат күңелле һәм җитез, күпчелек тышта эшләп йөргәнгә, кызынган, төз гәүдәле. Дәү әти мичтәге ялкын кебек, аның кебекләр турында «кулында ут уйната» диләр. Бабамның да яраткан шөгыле бар иде – балык тоту. Велосипедка атланыр иде дә, Мохтарны ияртеп, елга буена төшеп китәр иде. Аларның кайтканын ишегалдында бер көтү мәче көтеп тора, һәрберсенә тәмле балык эләгәсен белә.

Әбием белән бабамның көнкүреше төп-төгәл итеп төзелгән һәм ул сәгать механизмы кебек эшли. (Мин моны хәзер исемә төшереп, аңлыйм, ә ул вакытта игътибар да ителмәгән инде). Дәү әни сыерларны сава, дәү әти абзардагы чисталыкны карый, дәү әни каймак чыгарта, эремчек ясый, дәү әти базарга алып барып сата, дәү әти вак балыклар тотып кайта, дәү әни аларны йомыр­ка белән тәмле итеп кыздыра. Кайчакта, кайтып керәбез, бабай баскычта тәмәке тарта, әби камыр баса һәм нидер көйли. Боларның барысында да ниндидер гадилек, җиңеллек иде шундый, рәхәтлек.  

Дәү әниебез ике ел элек, яз башында күзләрен мәңгелеккә йомды, бабайдан соң дүрт ел узгач. Без һәрьяклап аңа моңсуланырга ирек кумайска тырышсак та, тормышка кызыксынуы кимегәннән кими барды…

Хатның ахырын газетаның №5 (7 февраль, 2025 ел) санында укыгыз.

Гөлүсә Җ.

Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев