Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

«Гап-гади сорау биреп, кешенең гомерен саклап калырга була» (редакциягә килгән хат)

Бервакыт мин аркасы белән стенага сөялеп, асфальтта утырып торган егет янына килдем. Аның янында ниндидер эчемлек салынган шешә тора һәм ул куллары белән башын тоткан иде. Аңа иелеп...

...Кызлар, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек турында фикерләремне сезгә хат итеп язам, бәлки газетада бастырырсыз. Миңа калса, бүгенге заманда бик актуаль бу тема. Телевизор, интернетта төрле җинаятьләр, бәгырьсезлек турында хәбәрләр бик күп, искитәрлек күп. Ә бит дөньяда кеше булып яшәргә кирәктер…

Таныш булмаганнар бер-беренә яхшылыкны бик сирәк эшли. Елмаю, күңелгә сары май булып ятардай сүзләрне бик сирәк бүләк итә. Кешеләр хәзер яхшылык эшләүчеләрдән шикләнә дә, димәк, моңа миннән дә нидер кирәк, дип уйлый. Алма да, бирмә дә – һәм син артык проблемаларсыз, тыныч яшәрсең, дигән фикердә без. Чит кешегә ярдәм күрсәтү дә шунда керә. Әйе, шулай да булыр­га мөмкин: ярдәм итәсең һәм башыңа проблема аласың. Тик, еш кына кемдер чынлап та ярдәмгә мохтаҗ була, ә узып баручылар аңа аны күрсәтергә теләми. Алар үзләре өчен куркып, күрмәмешкә салышып, узып китә.

Әмма кешеләр бер-беренә һәрвакытта битараф түгел. Минем олы яшьтәге ханымнарга булышкан ир-атларны, автобуска коляска күтәрешеп менүчеләрне, олыларга урын бирүче яшьләрне, хатын-кызларга ишек ачкан ирләрне, җирдә ятучы янына килеп хәлен сорашучыларны, таяк тоткан сукырны юл аша чыгаручыларны, һ.б. күргәнем бар. Бәхеткә бу бар. Кешеләрнең бер-беренә битараф булмаулары бик мөһим. Әгәр дә берәүнең ни дә булса эшләргә хәленнән килми икән, аны күмәкләшеп башкару берни тормый. Сүз яхшылык турында да, начар гамәл турында да. Берләшеп, кешеләр бик күпне майтара ала. Алар бит чынлап та, җыелышалар да, башка кешеләр, табигать, балалар, хайваннар өчен бик күп яхшылыклар эшлиләр. Сәламәт мөнәсәбәтләрнең нигезе – кешелеклелек, ишетә белү, аңлау һәм бер-берең белән аңлашу, килешү.

Минем тормышта да төрле хәлләр булды һәм мин ярдәмгә мохтаҗларга булышырга тырышам. Мәсәлән, бервакыт мин аркасы белән стенага сөялеп, асфальтта утырып торган егет янына килдем. Аның янында ниндидер эчемлек салынган шешә тора һәм ул куллары белән башын тоткан иде. Аңа иелеп, бар да тәртиптәме, дип, хәлен сорадым. Егет башын күтәрде дә, акырынырга тотынды. Мин артка чигендем һәм борылып китү ягын карадым. Ул торып бас­ты да, ава-түнә, акырына-кычкырына артымнан иярде. Мин йөгердем һәм ул калды. Кыен хәл, мин аңа начарлык теләмәдем һәм бернинди начар сүз әйтмәдем. Шуннан бирле андый очраклардан курка башладым. Әмма, куркуыма карамастан, җирдә утыр­ган яки яткан кешеләрдән «ярдәм кирәкмиме» дип сорыйм. Бик күпләр еш кына андыйлар яныннан башларын чайкап, кулларын гына селтәп уза, имеш, исерек. Ләкин бу һәрвакыт алай түгел. Кешедә йөрәк өянәге, инсульт, инфаркт булырга мөмкин. Ул сезнең кебек үк узып баручы. Кемнеңдер әтисе, улы, әнисе, хатыны, дусты, сеңлесе... Теләсә кем. Һәм ул үзенә ярдәм итә алмый. Гап-гади сорау биреп, кешенең гомерен саклап калырга була. Яки узып китәргә…

Әле минем белән гади һәм матур хәлләр дә булганы бар. Бервакыт мин тимер юл вокзалында туганымны озатып тора идем. Салкынча иртә, яңгыр сибәли, сорылык, моңсу һәм тизрәк өйгә кайтып, җылы урынга ятасы килә. Килеп туктаган поездан чыккан, зур чемодан тоткан кыз янымнан узып бара. Кулында кыр чәчәкләреннән кечерәк букет та бар. Елмайды да, шул чәчәкләрне миңа сузды. Аңа аларны кемдер биргәндер инде, ә чемоданы авыр булганга чәчәкләрне дә тотып баруы читен булгандыр. Мин гөлләмәне алдым һәм шундый күңелем күтәрелеп, рәхәт булып китте. Аннары вокзалдан өйгә чәчәкләр белән кайттым. Подъездга җитәрәк каршыма бер кыз очрады һәм гөлләмәне аңа бүләк иттем. Ул миңа шундый исе китеп карады, елмайды һәм чәчәкләрне алды.

Көне буе кәефем күтәренке булды. Тормыш менә шундый вак-төякләрдән тора. Син елмайган яки ниндидер күңелгә ятышлы сүз әйткәч, кешенең йөзе үзгәрүен күрүе искиткеч рәхәт. Әгәр дә елмаюыңа елмаю белән җавап бирмәсәләр дә, куркыныч түгел. Кемгәдер игелек эшләп, мәрхәмәтлек күрсәтеп, без үз тормышыбызга да, башкаларныкына да бәхет алып киләбез.

Ә сез, хөрмәтле райондашларым, башка кешеләргә яхшылык еш эшлисезме? Әйдәгез, бүгеннән башлап күршеләребезгә, урамда очраучыларга ихлас елмайыйк, мохтаҗ булганнарга ярдәм итик. Бүгеннән башлыйк...
 

Акыл сатучы райондашыгызны Дания дип белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев