Фото: ясалма интеллект
Материаль яктан аларның бар да яхшы иде, ике як әти-әниләре дә хәллеләр, булыштылар. Әмма ире Ленар бик тә хатын-кызларга мөкиббән, бер генә ошаган итәкне дә болай гына уздырмый. Лениза ирен гел эзләде, бу юлы иренең кайда төн уздыруы турында таныш-белешләр аркылы ачыклады.
Якын-тирәдәгеләр барысы да иренең аңа хыянәт итүен белде. Кемдер Ленизага Ленарның маҗаралары турында сөйләү кирәк дип санады, кайберәүләр авызына су капты. Мин дә икенчеләр рәтенә керәм. Сөяркәләренең исемнәрен, адресларын белми торып, гомумән, алар белән бөтенләй дә кызыксынмаган кеше буларак, нәрсә сөйләргә тиеш инде мин аңа.
Без Лениза белән ахирәтләр идек, дип әйтеп була. Мин еш кына чәйләп, сөйләшеп утырырга аларга кереп утыра идем. Бер көнне миннән чистый допрос алды:
-Син Мирныйда әти-әниеңнәрдә еш буласың, танышларың да күп. Әйт әле, минем Ленар кем янына йөри анда? Сөяркәсе кем аның?
Мин аңа ничек бар шулай җавап бирдем:
-Әйе, иреңне анда очраткалаганым булды. Тик, миңа калса, ул Мирныйга дуслары белән очрашып, сыра эчәргә бара. Мин алар белән аралашмыйм. Чын! Аны-моны ишеткәнем, күргәнем юк, белмим.
Әлбәттә, төрле гайбәт сүзләр йөрде үзе, тик мин чынлап та Ленарның кем белән йоклап, кем белән болай гына йөргәнен тәгаен белми идем. Белсәм дә Ленизага сөйләмәс идем, мөгаен. Алар аннары ире белән барыбер дуслашачак, ә мин гаиләләренең дошманына әвереләчәкмен.
Аңлагансыздыр, мин Мирныйда, шәхси секторда туып үстем, ә мәктәпкә шәһәргә йөрдем, әниләрнең мине андагы «крутой» гимназиядә укытасылары килде. Шуңа дусларым тегендә дә, монда да бар. Ә хәзер гаиләм белән шәһәрдә яшим, Мирныйга еш барам, әти-әнием шунда яши.
Бер көнне бергә уйнап үскән Ирина янына бардым. Җәйге матур көн иде һәм без пляжга барырга уйладык. Безгә тагын бер «кызыбыз» кушылырга теләк белдерде, аны көтеп утырабыз шулай. Звонок шалтырады һәм өченчебез килеп җитте дип, Ирина ишек ачарга йөгерде. Кинәт өйгә дулап Лениза килеп кермәсенме! Алар Ирина белән бер-берен белми дә, нинди җилләр китергән икән моны бирегә, дип уйлап өлгермәдем, кызарынып-бүртенеп, бусагадан ук миңа акырына башлады:
- Син безнең өйгә кереп йөрдең. Дустым кебек идең! Ә үзең елан кебек икәнсең! Ленарның миңа хыянәт итүен сөйләргә ярамый идеме?
Мин бернәрсә дә аңламыйча торам:
-Лениза, тукта әле, нәрсә сөйлисең син?
Ул кычкыруын дәвам итте:
-Минеке тагын өйдә кунмады! Һәм миңа аның нәкъ менә биредә, шушы гадина Ирина янында йоклавын әйттеләр!
-Син ул ирең белән акылдан язасың ахры инде! Мин аның кайда кунуын знать не знаю! – мин әйтәм. – Мин әле килдем генә. Иринаның монда нинди катнашы бар? Сиңа җиткерүчеләр теләсә кемгә бармак белән төртә ала, ә син һәммәсе буенча шулай йөреп, көлкегә калырсыңмы?
Икебез дә Иринага борылып карадык. Ул кырыйда шып кына басып тора иде. Аннары:
-Миңа синең ирең ни пычагыма кирәк инде. Күрдем мин аны кичә, мужиклар белән эскәмиядә салып утыралар иде. Шуның белән шул.
Лениза үзен кулга алды, тынычланды бугай. Дәшми, басып тора. Арты белән ишеккә таба, коридор ягына авыша башлады. Шунда Иринаның әнисе бүлмәсеннән чыкты да:
-Менә, кызым! Әйттем мин сиңа өйләнгән ирләр белән чуалма, дип! Мин гомерем буе намуслы яшәдем, әйтми кала алмыйм! Булды кичә синең ирең бездә, менә шушы диванда Ирина белән йоклады! – дип әйтеп салмасынмы!
Без өчебез дә шаккаттык! Тетя Нюраның үз дөреслеге белән килеп чыгуы аяз көнне яшен суккандай булды. Иринаның Ленар белән очрашуын белмәсәм дә, шуның кадәр уңайсызландым. Лениза берни дәшмичә, борылды да, чыгу ягына кузгалды. Аннары борылды да, кабат, нигәдер миңа:
-Безнең өйдә башка эзең булмасын! Сатлыкҗан! – дип ысылдады.
Исемнәрне үзгәрттем, әлбәттә.
Нет комментариев