Чыгымнар күп булганга, баланы кайтарды (редакциягә килгән хат)
Икенче тапкыр кияүгә чыгып, ире белән Казанга күченгәч, Ландыш белән юлларыбыз аерылды. Анда кызлары туды. Икенче никахын укытканда алты яшен тутырган, беренче иреннән улы да бар иде. Менә бер көнне кибеттә миңа, таныш кебек тоелган, ниндидер блондинка кычкыра. – Котлыйбыз! Сколько лет, сколько зим! – Ландыш, синме соң? – дим. – Мин сине белгәндә коңгырт чәчле идең ләбаса! – Акка әйләнергә туры килде – бөтен башым ап-ак. Элекке ирем ничәнче ел тыныч яшәргә бирми!
– Нәрсә булды? Ул бит улыгыз әле кечкенә булганда, сез аерылышкач ук юкка чыккан иде.
– Юкка чыкты да, бөтенләйгә түгел шул. Әйдә утырыйк әле кая да булса, сөйли башласам, озакка китә.
Шул кибеттән ерак түгел кафега кереп утырдык. Аларның беренче ире белән тормышлары баштан ук барып чыкмады. Тегесе гаиләсен тәэмин итте, әмма бик тә саран иде – ужас. Кибеттән чексыз кайтма, һәр сатып алынган колготки өчен хисап бир. Бу бит әле Ландыш үзе эшләп тору өстенә! Аның хезмәт хакын да санап торды.
Уллары туып, Ландыш декрет ялына чыккач, бөтенләй түзеп булмаска әйләнде. Һәр памперсны ялынып алырга туры килде, бичарага. Балага яшь ярым булгач, Ландыш түзмәде, аерылды һәм алиментка бирде.
– Менә шул, – дип дәвам итте Ландыш сүзен, – башта алимент түләмәде. Дөресрәге, әле түли, әле юк, имеш эшләми. «Кара хезмәт хакы» булгандыр дип уйлыйм. Әле бергә яшәгән вакытта ук хезмәт хакын конвертта бирә торган эш эзләде. «Ә нигә дип мин дәүләтне ашатырга тиеш?» – дия иде. Улыбыз белән дә күрешмәде, әти-әнисе генә баланы үзләренә китерергә куша иде. Бик яраталар. Уллары өчен оят иде аларга. Кыйммәтле булмаган бүләкләр алдылар.
Пенсиягә нәрсә алсыннар инде. Кияүгә чыктым, яңа ирем улымны үзенекедәй кабул итте, яшәве җиңеләйде. Улыма сигез яшьләр булгандыр, «бывший» (шулай язганга ачуланмагыз, исемнәрне күрсәтәсем килми) шалтыратты. Тегеләй дә болай, улымны күрәсем килә, ди бу. Очраштык. Имеш, бу авыр хәлдә калган, акча белән «кинули». Шаккатмадым һәм ышанмадым да – алдарсың аны акча белән! «Хәзер бераз акча бирәм, эшкә урнашкач, тагын түләрмен», – диде. Берничә тапкыр бераз бирде, бала белән аралаша башлады. Улым шат, әбисе һәм бабасы белән ешрак күрешә.
Бервакыт «бывший» тагын шалтырата, улымның минем белән яшәвен телим, судлашырга да әзер, ди. Ул, имеш, безнең инде зур, аңа әнигә караганда әти кирәгрәк, анда әби белән бабай да бар. Ә минем кызым туган гына иде, иремә яхшы акчалы, чит илдә эшләргә ике еллык контракт тәкъдим иттеләр. Ул инде баш тартырга да уйлады. Чөнки мине монда ике бала белән калдырасы килмәде. Ә улымны әтисенең рөхсәтеннән башка чит илгә алып китә алмыйм. Улым әтисен бик ярата, тегесенең дә аңа хисләре җылы кебек, элекке каенанам белән каенатам – бөтенләй алтын кешеләр. Менә шунда уйладым, ике елга улымны үз әтисе белән калдырырга. Улым шатланып әтисе белән калды.
– Чәч агартырлык нәрсә бар инде шуның хәтле?
– Соң, бер ел да узмады, «бывший» шалтырата, улыңны алып кит, ди…
Язманың ахырын «Яшел Үзән» газетасының №46 (22 ноябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.
Гөлшат С.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев