Чит илләргә сәяхәт (хикәя)
Уйлап карасаң, Нәҗибә күңеленә яткан, акыллы, белемле, машиналы, фатирлы егет белән үз районының яисә уз авылының урамында очраша аламы? Тормышка ашмастай хыял. Ә менә озын кыштан соң ял итәргә диңгез ярына кемнәр йөри? Әлбәттә, кесәсендә акчасы күп булган яшьләр! Андый сайлап алынган адәмнәр акчаны төрле юллар белән табалар, анысы бәхәссез. Тик бит арада үзенең акыл көче белән, хак юллар белән баеганнар да күпләр. Шундый бер ипле, акыллы, бай, белемле, тәрбияле яшь кеше белән танышырга исәп тотып ел әйләнәсе әзерләнде Нәҗибә...
Нәҗибә югары уку йортына керә алмады. Гаеп үзендә иде. Аттестатында билгеләре яхшы булды, Казандагы күп вузларга һичшиксез үткән булыр иде. Ә кызыкай, мин-минлегенә барып, Мәскәү югары уку йортын сайлаган булды. Мәскәү дипломы белән Казан дипломы бер түгел бит инде. Аның кебек акыллыбашлар җитәрлек икән, исемлеккә кертмәделәр Нәҗибәне.
Кара кайгыга калды кыз, үз гомерендә беренче тапкыр шундый хәлгә калган иде ул. Әти-әнисе артык хафаланмадылар.
– Ярый, икенче елга акыллырак булырсың. Укытучы, я агроном һөнәре ярамаган идеме? Дипломы булса, теләсә нинди эшкә урнашырга була, – дип юаттылар. Барысын да әйтеп-аңлатып булмый шул әти-әнигә.
Тыштан караганда тиңдәшләреннән аерылып тормаса да, харап үзсүзле, хыялга бай кыз иде Нәҗибә. Тирә-як дөньяны танып белә башлаганнан бирле ул икенче төрле тормышка, яшәешкә омтылды. Төсле журналларда басылган чибәркәйләрнең холык-кылыклары турында йотлыгып укыды, аларның киемнәренә, бизәнүләренә ах итте. Гел үзенә ымсындырды яшүсмерне шул уңышлы, бай кешеләрнең дөньясы.
Бу авылда яшәргә җыенмый иде Нәҗибә. 5 өйле, 1 урамлы авылда нинди тормыш, ди, ул? Кешеләр бу тирәлектә саргаеп кибә, акылга зәгыйфьләнә. Чын тормыш ул зур шәһәрләрдә, байлыкка-зиннәткә төрелгән катлы-катлы өйләрдә, Җирнең күчәрен әйләндерүче акыллы кешеләр арасында. Шул мохиткә омтылды кыз җаны-тәне белән. Кайчан да булса шундый бәхетле тормышта яшәячәгенә ул чын-чынлап ышана иде. Мәскәүгә омтылуы да шуннан булды. Әгәр чит телләр институтына керә алган булса, нинди уңышлар көткән булыр иде аны!
Тиз генә бирешергә исәбе юк иде Нәҗибәнең. Район үзәгенә барып эшкә урнашты ул, тиенен дә әрәм итмичә, айныкын айга салып акча җыярга тотынды кызыкай. Ул арада әнисе белән әтисе арасында күгәрчендәй гөрләп, үзенә яхшыдан-яхшы җәйге киемнәр алдырды.
Апрель җитте, урам тутырып гөрләвекләр акты, ә безнең Нәҗибә бердәнбер көнне, хуҗасын аптыратып, эштән китәргә гариза язды. Әтисе белән әнисенә дә сюрприз әзерләгән икән. Кич өстәл артына җыелгач, кул сумкасыннан ялтырап торган дүрткел кәгазь өстерәп чыгарды.
– Ял итәргә китәм! – диде ул тантаналы рәвештә. – Кызыгыз Анталияга барып, диңгез ярында кояшта кызынырга җыена ... Менә билетлар!
Әлбәттә, бу көтелмәгән яңалыктан телсез калдылар әти-әнисе. Андый ерак сәфәрләргә ялгыз башы чыгып китмәскә өндәделәр, төрлечә сөйләп карадылар, юхаладылар, юмаладылар. Әмма Нәҗибәнең карары нык иде. Билгеләнгән көн җиткәч, Казан аэропортыннан ул ерак Төркиягә юл алды.
Татлы хыяллар диңгезендә йөзә иде кыз. Сез әллә юктан гына ерак сәфәргә батырчылык иткәндер дип уйлыйсызмы Нәҗибәне? Зирәк кыз бу хакта күптән планлаштырып куйган иде. Әйе, аның диңгезне күрәсе, эссе комда кызынасы, ят халыкның тормышы белән танышасы килә иде. Аннан мөһимрәк сәбәпләр алга әйдәделәр кызны. Уйлап карасаң, Нәҗибә күңеленә яткан, акыллы, белемле, машиналы, фатирлы егет белән үз районының яисә уз авылының урамында очраша аламы? Тормышка ашмастай хыял. Ә менә озын кыштан соң ял итәргә диңгез ярына кемнәр йөри? Әлбәттә, кесәсендә акчасы күп булган яшьләр! Андый сайлап алынган адәмнәр акчаны төрле юллар белән табалар, анысы бәхәссез. Тик бит арада үзенең акыл көче белән, хак юллар белән баеганнар да күпләр. Шундый бер ипле, акыллы, бай, белемле, тәрбияле яшь кеше белән танышырга исәп тотып ел әйләнәсе әзерләнде Нәҗибә.
Ниһаять, аның хыялы тормышка ашачак. Ул үзе омтылган дөньяга керәчәк. Ә ниндирәк икән аның булачак сөйгәне? Озын буйлы, зәңгәр күзле, акыллы-инсафлы егеттер, Нәҗибәне кулларында гына күтәреп йөртер. Ә нигә, Нәҗибә төшеп калган кызлардан түгел. Төсе-буе бар, ах итәрләр барысы...
Диңгез буена беренче тапкыр төшкәндә үк бер егет Нәҗибәнең игътибарын үзенә тартты. Аның хыялында сынланган төсле, буйга озын, киң күкрәкле, бөдрә чәчле, үткен карашлы бу егет үзе дә кызга карап катты. Дулкынлануын сиздермәскә тырышып, кызый читкә карап үтеп китте. Егет якынлашырга кыймады шикелле. Кичке биюләр башлангач, теге егет тагын Нәҗибә янында пәйда булды. Аны үз күрә башлаган иде кыз.
Тик бер сорау тынгылык бирмәде аңа. Колак ишетмәгән ерак илдән булмаса ярый да бу егет. Нәҗибәнең инглиз теле дә «ипилек-тозлык» кына. Андыйга ияреп җиде диңгез артына китәргә дә планында юк иде. Хәер, Төркиядә Рәсәй кешеләре тыгылышып яталар, диләр ...
Кыюсызлыгын җиңеп, теге егет Нәҗибәгә килеп сүз кушты. Урысча эндәште эндәшүен, әмма чиста сөйләшми икән. Башта сүзләр ял турында, диңгез турында барды. Егетнең исеме Фердинанд, имеш. Нәҗибә үзен «Неля» дип яңгыратты. Соңыннан барыбер исемен алыштырырга җыена иде ул. «Нәҗибә» бигрәк тупас ишетелә. Егеттә – патшалар исеме, яңгыравыклы исем, дип шатланды кыз.
Фердинанд, юмарт кыланып, кызны коктейль белән сыйлады, диңгез ризыкларын тәмләп карарга тәкъдим итте. Шулай бик күңелле генә кич үткәрделәр алар.
Урын өстенә яткач, үткән көнне кабаттан күз алдыннан үткәрде Нәҗибә. Фердинанд белән булган вакыйгаларны кабат-кабат исенә алды. Нигә яшерергә – егет бар яклап күңеленә хуш килде аның. Егет тә аны ошатты шикелле, яндырырдай булып карап кына тора.
Фердинанд Нәҗибәнең һәр адымын каравыллап кына торды, һич яныннан китмәде. Бер-берсенә берегеп беттеләр инде алар. Әмма Нәҗибә әлегә кадәр егет турында ныклап берни белми иде әле. Сорарга курыкты кыз. Сорый калса, аңа да егет сорауларына җавап бирергә туры киләчәк. Әгәр Фердинанд аның бер караңгы авыл кызы икәнен белүгә кырт борылып китеп барса? Ә Нәҗибәнең һич тә араларны өзәсе килми иде. Шулай якынаеп киткән иде аңа Фердинанд, әйтерсең Нәҗибә аны күптәннән белә ...
Барысы кинәт хәл ителде. Икәүләп Шәрык базарын карап йөриләр иде алар. Шунда Нәҗибә бер озын мыеклы төректән кулбавы сатып аласы итте. Әмма теге артык югары хак сорады. Саулашып торганда, Фердинанд кинәт кенә саф татарча:
– Ага, кимет хакыңны үз мөселман халкына, – димәсенме...
Чак артына утырмады Нәҗибә. Үзе дә сизмәстән татар теленә күчеп:
– Син татармыни? – дип сорап куйды.
Ә Фердинанд, киң елмаеп, аның нечкә биленә кулын салды:
– Апас татары мин ...
– Ә мин Буадан, – дип чылтыратып көлеп җибәрде Нәҗибә, – күршеләрбез икән...
Кыскасы, ерак Төркиядән Апас якларына вәгъдәләшеп кайттылар яшьләр. Бүгенге көндә Апас читендә үз фермалары бар, 20 баш сыер сава шәһәр тормышы турында хыялланган Нәҗибә. Тегеләй, тамчы да үкенми тормышның шундый борылышларына. Фердинанды тегенең күзләренә генә карап тора. Исеме җисеменә тәңгәл килгән аның. Безнең татар халкы төрле яңгыравыклы исемнәр ярата инде ул: Фирдинат, Рафинад...
Тагы бер өстәмә. Чит илләрдә йөргәндә саграк булыгыз. Бар кыйтгаларга таралды безнең халык, җиде диңгез артында да очратырга була үзебезнекеләрне. Ике уйлап тормый зур процентлы кредит алалар да китәләр бәхет эзләп...
Кәрим Кара, Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев