Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Чит балалар булмый (редакциягә килгән хат)

Иремнең апасы кырык ике яшендә генә беренче баласына узды. Һәм, бик тә кызганыч, аны тапканда, яңа туган улын да күрмичә, китеп барды... Чын күңелемнән еладым, шулай булуын бер генә тамчы да теләмәгән идем. Баланы ире ялгызы тәрбияләде. Без ярдәмебезне тәкъдим итеп тордык, әмма ул үзе дә зур молодец – улына бик яхшы әти булды. Әмма...

Хәерле көннәр, кызлар! Менә компьютер каршына утырдым да, уйга калдым. Моңа кадәр күптән талпынып йөрдем язарга, ә менә хәрефләрне җыя башлагач, нигәдер икеләнеп куйдым. Оешып бетмәсә, үзегез төзәткәләп бастырырсыз инде газетага, яме.

Мин үзем районыбызның бер матур авылында, гадәти гаиләдә туып үстем. Уртанчы бала идем, шуңа апа-абыйлы да, эне-сеңелле дә – бай үзем. Әле әти-әнием дә исән-саулар, барына да шөкер итәрлек. Озын гомерләрен бирсен Аллаһ Тәгалә. Кереш сүзем озакка китте ахры, хәзер хат язарга этәргән төп фикеремә күчәм.

Мин бит инде ир бала түгел, төп нигез саклыйсым юк, шуңа ике дә уйламыйча, мәктәпне тәмамлагач, туп-туры башкалабыз Казанга юл алдым. Югары уку йортларына керәсем дә килмәде, сатучы булырга теләдем. Ишле гаиләдә үскәч, ул вакытларда кибетләрдә дә әле киштәләр бик алай сыгылып тормый иде. Үзем сәүдә өлкәсендә эшләсәм, барысы да кулымда булачак, авылга да сумка-сумка күчтәнәч ташыячакмын, дигән хыяллар белән техникумга кердем. Укуымның соңгы елында артымнан Казан егете бик төпләп йөри башлады. Шәһәр егетенә кияүгә чыгу, «что тыыы», күп авыл кызларының хыялы гына булып калды. Мин башта икеләндем. Минәйтәм, бу ыспай безнең авылга кайтып, абзар тулы терлек-туарны, алар астыннан түгеләсе тиресне күрсә, аңын җуеп егылмасмы икән, дим. Үзенә дә шулай дидем. Туры Тукай мин үзем.

Әмма җәйләрен дәү әнисендә, авылда эшләп үскән егет булып чыкты. Ике ел йөргәннән соң, өйләнештек. Әти-әнисе мине кабул итте, әмма иремнең апасы белән араларыбыз бик киеренке булды. Яраткан энекәшенә әллә нинди гаиләдән, «шикарный» хатын кирәк булганын ачыктан-ачык әйтте. Ярар, аның мине өнәмәве бик кәефемне төшермәде, иң мөһиме ирем ярата, шул җиткән. Сирәк күрешергә тырыштык, менә шул. Каенана-әниләргә барасы булса, ирем белешеп куя иде: апасы киләме, юкмы. Шулай яшәдек. Мин аңа ачу сакламадым.

Апасы кырык ике яшендә генә беренче баласына узды. Һәм, бик тә кызганыч, аны тапканда, яңа туган улын да күрмичә, китеп барды... Чын күңелемнән еладым, шулай булуын бер генә тамчы да теләмәгән идем. Баланы ире ялгызы тәрбияләде. Без ярдәмебезне тәкъдим итеп тордык, әмма ул үзе дә зур молодец – улына бик яхшы әти булды. Әмма биш елдан соң, бәхетсезлек килеп чыгып, шулай ук, һәлак булды. Баланы үзенә алырлык кеше табылмады һәм үз өстебездә җаваплылык тоеп, опека рәсмиләштердек…

(Кыскартып бирелде)

Исемемне күрсәтмәвегезне үтенәм.

Хатның дәвамын газетабызның №30 (1 август, 2025 ел) санында укырга мөмкин.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев