Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Бурансыз кич (хикәя)

Рәсим балачактан бирле яшерен генә яратып йөргән Лилияне һаман үзенә карата алмый. Күңелендә тычкан уты кадәр генә өмет тә кайдадыр күмелеп калган сыман. Шулай да, булган кадәр хыялыйлыгын эшкә җигеп, авылның мәдәни үзәгеннән Лилияләр йортына турылап китеп тә барды ул. Килеп җитте дә...

Кичә бөтен дөньяны бөтереп буран улады. Бар урамнарны, юлларны кар күмеп китте. Рәсим шул буранлы кичтә, университеттагы имтихан сессиясен уңышлы гына тәмамлап, туган авылына кайтырга чыкты. Бәхете бар егетнең: юлда дусты Илгиз очрады. Машинасына заправка ясарга килүе икән. Буранга карамыйча, егерме чакрым ераклыктагы район үзәгенә бар әле син. Хәер, машиналы кешегә бензин иң мөһим нәрсә. Әгәр ул бар икән, син – очар кош, әгәр юк икән – машинаң барлыгы хакында уйламасаң да була. Авыл юлы – авыл юлы инде. Кайтыр юлда зәңгәр «Ока» машинасын бер генә тапкыр этмәделәр анысы. Башка көнне килсә ярамаган. Алай дисәң, Рәсим үзе кем белән кайтыр иде соң? Ә буран үзенекен итте. Кар көртләренә килеп керәсең дә, озак вакыт шунда тоткарланырга туры килә. Арып-талып кайтып егылгач, ничек ятып йоклап киткәнен дә хәтерләми ул. Бүген исә буран тынды. Кичә яуган карларны көчкә көрәп бетерде Рәсим. Инде кичке җиде тулса да, өйдә генә утырасы килмәде егетнең. Бу күңел дигәннәрен тыеп буламыни?

Шулай уйланып торган арада тиз генә джинсы чалбары белән свитерын киеп, өстенә кышкы курткасын элде дә, туп-туры Илгизләргә китте. Барып җитә алмады, Илгиз машинасы белән үзе аның каршына очрады.
– Кая киттең, Рәсим дус? – Илгиз аңа күп вакыт шулай эндәшә. Кайчагында югары уку йортында укыган иптәшеннән көлепме, «әфәнде» дип тә җибәрә.
– Менә сине эзләп йөри идем әле. Чиялегә киттеңмени?
– Әйе, әйдә утыр, бергә барабыз.
– Ярар.

Шулай диде дә Рәсим «Ока»ның пассажир ишеген эчке яктан шалт итеп ябып та куйды. Илгизнең биш чакрым тирәсе ераклыктагы Чиялегә көн саен диярлек баруын белгәнгә, үзен дә шунда алып бармасмы икән дигән өмет белән юлга чыккан иде. Зәңгәр «арба» хуҗасының анда бару сәбәбе бар: сөйгәне Айгөл шул авылда. Ә менә Рәсим балачактан бирле яшерен генә яратып йөргән Лилияне һаман үзенә карата алмый. Бүген алар икесе дә югары уку йортларында, икесе ике шәһәрдә белем ала. Рәсим Казанда укыса, Лилия Чаллыны сайлады.

Рәсим белән Илгиз юл буе сөйләшеп бардылар. Классташлар алар. Башта, егетләргә хас булганча, аз гына спорт турында сөйләштеләр. Аларның яраткан хоккей командасы «Ак Барс» бу сезонда әллә ни уңышка ирешмәгәч, бу теманы калдырып торырга булдылар. Сәясәт алар өчен ят бер нәрсә. Сүз мәктәптә укыган чакларына, уртак хатирәләргә кереп китте. Ничек итеп директорны акбур белән сыланган урындыкка утыртуларын, башкаларга «ике»ле куйганда ирексездән көлеп җибәргәннәре өчен математика укытучысының икесен дә такта янына мәсьәлә чишәргә чыгарып «ике»ле куюын да көлә-көлә искә алдылар.

Юлны каплаган кар көртләрен көндез тракторлар эттереп чыккан. Бераз сүзсез барган арада Чияленең үзәк урамында иде алар.
– Лилияләр каршында ук төшереп калдырыйммы соң?
– Юк инде, ул кадәр үк кирәкмәс, клуб янында җитә...
– Ярый, брат, уңышлар сиңа! – Шулай диде дә, Илгиз аргы урамга, Айгөлләр ягына кузгалды.

Сишәмбе көнне клубта кем булсын инде. Клуб тәрәзәләренә сеңгән караңгылык Рәсим уйларының көзгедәге чагылышын хәтерләтте. Күңелендә тычкан уты кадәр генә өмет тә кайдадыр күмелеп калган сыман. Шулай да, булган кадәр хыялыйлыгын эшкә җигеп, авылның мәдәни үзәгеннән  Лилияләр йортына турылап китеп тә барды ул. Килеп җитте дә, йорт каршысында юлның икенче ягындагы Мөхлисә карчыкның капка төбендәге эскәмиягә барып утырды. Ә уйлары аны, әлбәттә инде, Лилия янына алып китте.

Нишли икән ул? Аларның да сессияләре тәмамланырга тиеш югыйсә. Болай яхшы укый иде үзе. Мәктәптә укыганда Рәсим кешедән күчерергә яратмаса да, бервакыт өй эшен аңардан күчереп язарга туры килде. Тугызынчы класста булды бу. Көз көне. Бәрәңге алган вакыт иде. Рәсимнәрнең бакчалары зур. Шуңа да төн буена бәрәңге чүпләделәр. Икенче көнне алгебрадан бер кочак өйгә эш булуы исеннән дә чыккан. Укытучысы да таләпчән. Мәктәпкә барып җиткәч кенә, дәрес башланырга ярты сәгать алдан тиз-тиз өй эшен әзерләргә кереште. Классташлары кайсы кая таралышкан. Шулчак Лилия килеп керде. Ишеккә күз төшергәч, әллә нишләп китте малай. Хәер, Лилияне күргән саен шулай була ул.

Бу юлы да сер бирмәскә теләп коры гына:
– Нихәл, Лилия! – диде дә, башын тагын да ныграк иеп, мәсьәләләр белән мәшгуль булды.
– Сәлам, Рәсим! – дип дәште ягымлы тавыш. – Нәрсә язасың?
– Әй, менә алгебрадан өй эше инде.
– Мин эшләгән идем. Мә, миннән генә күчермисеңме соң?

Класста үзен иң яхшы укучы дип санаган егет кешедән күчерәмени соң?
– Юк, рәхмәт, Лилия, кирәкми, бер-ике мәсьәлә калды. Бетә инде.
– Мә, ал инде, Рәсим, – диде дә кыз, дәфтәрен малай алдына ташлап, ишеккә йөгерде. – Мин бит яратып кына...
Шул сүзләрдән соң озак һушына килә алмый йөрде Рәсим...

...Рәсим Мөхлисә карчыкларның карлы эскәмиясендә утыра бирде. Әллә ничек ояла ул кызлардан. Кайчагында үз-үзен пешмәгән дип тә тирги. Хәзер дә уйланып утырып тора. Болай эшләү егетләр эшемени? Ярар, җитәр, болай булмый. Җитмәсә, белеп тора, бүген нәрсәдер булырга тиеш. Күңеле беркайчан да алдаганы булмады егетнең.  Университетка укырга керә алачагын да, имтиханнарда нинди билге куячакларын да алдан тойган иде. Ә бу юлы... Мөгаен, бу сөйгәне белән бәйледер. Хәер, нәрсәгә буш уй белән утырырга. Хәрәкәтләнергә кирәк. Егет кеше бит ул! Бөтен көчен бер йодрыкка туплап дигәндәй, Рәсим туп-туры Лилияләрнең капкасына юнәлде. Кызларны ишегалдына кереп чакыру бигүк әйбәт тә түгел. Егетләр беренче мәртәбә кыз алырга килгәндә генә кыз йортының ишеген шакыйлар. Рәсим шулай уйлый иде дә, менә бүген үз принципларына каршы бара. Ярый әле Лилиянең сеңлесе Ләйсән генә чыкты. Әтисе йә әнисе чыкса, куркып калуын калмаса да, барыбер яхшы булмас иде кебек. Ләйсән, кызларга гына хас чаялык белән, егетнең соравын да көтеп тормастан: «Апа өйдә юк», – диде дә, ничек тиз чыккан булса, шулай ук кереп тә китте. Менә шулай Рәсимнең беренче мәртәбә батыраюы нәтиҗәсез булды.

Нишләргә? Төнге Чияле буйлап һәр йорттан эзләп йөрергәме? Тапса ни дияр? Мин сине эзләп йөрим диярме? Ул бит әле Лилиягә беркем дә түгел. Хәер, шулай әйтер дә. Моның ни куркынычы бар. Әнә бит туганнан-туган абыйсы Ленар: «Үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк. Кызлар үзләре артыңнан йөгереп килмәс бит инде», – дип өйрәтә. Акрын гына вак кар сибәләгән кичтә бөтен Чияле урамнарын урап йөрде ул. Чарасызлыктан нишләргә белмичә туган авылы Алмалы юлына чыкты. Тын төн. Карлар сибәли, ләкин буран юк. Вак-вак кар бөртекләре арасыннан юл буйлап каршыга кемдер килә. Әлеге кешедән күңеле түрендәге исем иясенең чалымнарын эзләде. Якынрак килгәч, аның ир кеше булуын аңлады, ләкин танымады. Чияле кешеседер. Исәнләшеп киттеләр. Хәер, күрше ике авыл арасында кем генә йөрмәс.

Шушы уйларга бирелеп барганда, Рәсим юл буйлап килгән тагын бер кешене абайлап алды. Якынрак килгән саен йөрәге менә-менә атылып чыгардай булып тибә башлады. Юк, куркудан түгел, андый хисне ул күптән оныткан инде. Берьялгызы зират эченә кереп кич кунарга да курыкмый. Ә менә бу хисне каушау гына дисәң, дөрес булмас иде. Ул ниндидер тоем, эчке сиземләү хисе. Каршы яктан килүче якынайган саен, йөрәк тибешләре ешайды. Аның Лилия икәнен әле йөз адым тирәсе ара калгач ук белде. Сүзне ничек итеп башларга икән дип башын ватты. Әмма нәрсә генә әйтсә дә, ялгышыр сыман тоелды. Шуңа, беренче чиратта, ул үзендә ышанычлылык хисе тудырырга тырышты. Ни генә әйтсәң дә, кызлар җебеп төшкән егетләрне яратмый. Ләкин каушау шулкадәр көчле иде ки, Рәсим ничек кенә тырышса да дулкынлануын сүндерә алмады. Ә аралар ун метр тирәсе генә. Тугыз, сигез, җиде, алты, биш... Икесе дә шып туктап калдылар. Егет каршында күптәннән хыялында йөргән Лилиясе басып тора иде.

– Сәлам, Лилия!
– Нихәл, Рәсим!
– Каян килеп чыктың?
– Буран арасыннан, – диде дә көлеп җибәрде кыз.
– Син нишләп йөрисең?
– Менә сине эзләп йөри идем.

– Нигә ул кадәр кирәк булдым соң әле?
– Син миңа бик ошыйсың, Лилия! Яратам мин сине!
– Кит әле моннан! – диде дә, Лилия Рәсимне төртеп җибәрде. Егет аягында басып кала иде дә, артында яткан ботакка сөрлегеп китеп, кичәге бураннан калган юл кырыендагы кар көртенә килеп төште.
– Нигә, Лилия?
– Мин бит яратып кына!..

Егет сикереп торды да, йомшак кына итеп кызны үзе килеп төшкән кар көртенә егып бит очыннан үбеп алды.
– Нишлисең, Рәсим?
– Мин дә яратып кына!
Ә кар бөртекләре кичәге бураннан калган көртләргә көлешә-көлешә сибелә, яңа гына бер-берсен тапкан гашыйклар өстенә буранлап-буранлап төшә бирде...

Рифат Сәлах, Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев