Бур (тормыштан алынды)
Аида әнисез үсте. Биш айлык чагында әнисе аны үзенең әбисенә калдырган да юкка чыккан. Әтисенең кем икәнен бөтенләй дә белми ул. Әбиләре үзе дә наз, ярату күрми яшәгәнгәдер, Аиданың тамагын туйдырса, киендерсә дә, кыз аның тарафыннан әллә ни җылылык күрмәде...
Бик фәкыйрь иде тормышлары. Кызга дәүләттән бирелгән акчаларны әбисе ризыкка, түләүләргә һәм... олы кызыннан туган оныкларына тотты. Ул оныклар Аидага караганда кадерлерәк иде аңа.
Тугызынчы классны тәмамлаган кыз әле анда, әле монда бәрелгәләп йөрде дә, сөт комбинаты каршындагы училищега укырга керде. Керде дип, ул кадәресен мәктәптәге класс җитәкчесе көйләде. Бу баланың кулына берәр төрле документ кирәк бит инде дип уйлады да, училище директоры белән үзе барып сөйләште. Билгеле, укуга күңел салмады Аида. Кайда – кызганып, кайда – ачуланып, кайда – әйдә, ярар, дип, укытучылар ничек кирәк алай укытып чыгардылар тагын үзен.
Училище тәмамлаганга карап кына, ятимә кызны беркая да эшкә алырга атлыгып тормадылар. Баштарак үзе урнашмакчы булып йөреп караган иде, бер җирдә тәҗрибә сорадылар, бер җирдә институт дипломы кирәк булып чыкты... Тагын мәрхәмәтле укытучысы ярдәм кулын сузды – үзенең бер танышы белән сөйләшеп, кызны сөт кибетенә сатучы итеп урнаштырды. Зур түгел иде ул кибет. Биш кенә кеше эшли: директор үзе, Аидадан тыш тагын бер сатучы хатын да, каравылчы Дамир абый белән идән юучы тетя Валя. Директор Надежда Валентиновна – юантык гәүдәле, олы гына ханым – Аиданы ничектер үз итте. Әллә ятим бала дип кызганды шунда, әллә инде үзенең йөрәге шундый йомшак идеме... Обедка тукталсалар (кечкенә кибет обедка ябыла иде), өеннән алып килгән тәмле ашын кыз белән бүлешеп ашады. Үз кызыннан арткан кием-салымны аңа бүләк итте. Премия-мазарны да Аида башкаларга караганда күбрәк алды.
Ә Аида аның үзенә булган йомшак мөнәсәбәтен башкача бәяләде. Йомшак, димәк, моннан файдаланырга була, диде. Сиздерми генә кибетән тәм-том урлый башлады. Әле бер сырокны сумкасына шудырды, әле берәр туңдырманы кешегә күрсәтми генә ашап куйды... Надежда Валентиновнаның үзенә ышануыннан, үзен яратуыннан файдаланды. Баштарак әзләп-әзләп кенә урласа, тора-бара кыюланды – кассадагы акчага да кул суза башлады. Күңеленнән генә киң күңелле, ышанучан директордан көлде дә әле: «Менә юләр карчык! Хәзер кешегә ышанырга ярыймы соң? Үзе гаепле, тикшерсен иде, ышанмасын иде».
Дөресен әйткәндә, ул үзен карак дип уйламады да. Карак бит ул кешенекен ала, ә Аида кешенекенә түгел, дәүләтнекенә генә тия. Урлау да түгел инде бу, бүлешү генә... Аннары, караклыгы беленә калса да, директор аны Аида дип уйламаячак. Әнә каравылчы Дамир абыйга яки икенче сатучыга сылтасыннар.
Иртән Аида эшкә килгәндә Надежда Валентиновнаның чырае кырыс иде. Елаганы да күренеп тора, керфекләре кибеп тә җитмәгән. Аидага шундый итеп карады ул, әйтерсең кызны иртәгә үлә дип әйткәннәр дә, директорның котын алганнар. Бу карашта шулкадәр күңел газабы, үкенү ачысы, сагыш иде. «Эх Аида, мин бит сиңа шулкадәр ышандым. Шундый яраттым бит сине. Ник болай битемә төкердең инде? Шулкадәр әйбәт кенә эшли идек, инде дуслашып, бер-беребезгә ияләнеп беткән идек би-и-т... Миңа ул сыроклар да, майлар да жәл түгел. Миңа шушы ышанычның юкка чыгуы жәл. Хәзер ничек бергә эшлибез инде, ничек сиңа ышанабыз?» – директорның кабаттан күзләре яшьләнде. Ул «әй» дигән шикелле кулын селтәп, кибетнең арткы ягындагы үз бүлмәсенә кереп китте.
«Сез нәрсә, мин алмадым бит аларны. Нишләп шунда ук миңа сылтыйсыз? Әнә Дамир абыйны, тетя Валяны тикшерегез. Алар урлагандыр!» – дип кычкырды Аида аның артыннан, ярсып. Күзен дә йоммый алдашкан кыз кибеткә камералар куйганны, директорның барысын да үз күзләре белән күргәнен Аида әле белми иде. Камералар алдаша алмый шул...
Кызганып, гафу итмәсләрме дип, Аида бераз елаган булып карады да, эштән китте. «Әй, ярар, сез генә дигән мәллә! Бик кирәгегез бар иде», – диде ул эченнән генә.
Караңгы, салкын, җыелмаган өендә аны беркем көтми иде. Әбисе авырып урын өстендә ята, аны Аида түгел, кызы килеп карый. Әбисе яткан бүлмәдән авыр ис килә. Кыз, җирәнеп, борынын җыерды. Суыткычтан бер сырокны алды. Кайчандыр үзенә Надежда Валентиновна бүләк иткән матур халатын киеп, караватына барып ятты. Киемнәре күп аның хәзер. Суыткычта урлаган сыроклары, майлары да бар әле. Ә менә шулардан башка бернәрсәсе дә юк. Дусты да, туганы да, булышчысы да... Барысы да бетте!
Аида сырокны ашап бетерде дә, елап җибәрде. Кибет директоры аны яраткан иде бит. Бу дөньяда Аиданы яраткан бердәнбер кеше булгандыр әле ул, мөгаен. Бергәләп чәй эчәләр, Надежда Валентиновна аны өйдә үзе пешереп алып килгән баллы пирог белән сыйлый иде. Хәлен сораша, киңәшен бирә, булыша иде. Инде боларның берсе дә башка кабатланмас микәнни? Чәй дә эчмәсләр, Аидага беркем булышмас та, яратмас та микәнни?.. Әле генә болар барысы да бар, ә хәзер юкмы? Кая китте, кем урлады аларны? Аида үземе? Ул үз үзеннән шуларны урладымы? Бәлки, кабат Надежда Валентиновна янына барыргадыр, гафу үтенергәдер. Бәлки, яңадан эшкә алыр иде әле? «Бәлки, кире алыр да алуын. Ләкин элеккеге җылылык башка булмас бит инде. Надежда Валентиновна аңа башка ышанмас». Бу уйлардан Аида тагын да катырак елый башлады. Эшкә дә урнашыр анысы, акчасы да, сыроклары да, киемнәре дә булыр. Тик аны чын күңеленнән яраткан, кызганган, булышкан кешеләр башка булыр микән? Аида менә шуны аңлап елады.
Лилия Гәрәева, Сөембикә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев