Беренче мәхәббәтнең моңсу тәҗрибәсе (редакциягә килгән хат)
Бераз үземә акча эшләү өчен, графигын лекцияләрдән соң туры китереп, кафега официант булып урнаштым. Бик күп егетләр танышырга теләде, әмма мин барысын да кире кактым. Тик, беләсезме, һәрвакыт бердәнбер сүзе яки гамәле белән күңелгә үтеп керерлек гадәти булмаган бер кеше табыла. Менә минем дә табылды. Ул миннән ун яшькә диярлек олырак иде, әмма бу мине шикләндермәде...
Һәр кешенең язмышында зур борылыш вакыты була торгандыр. Бер ноктага җитәсең һәм аңлыйсың – җитте, тормышны төбеннән үзгәртергә кирәк, дигән карарга киләсең.
Егетләр башта «кулланган», аннары ташлаган кызлар турында гыйбарәләр бик күп. Мин дә үземнең беркатлы ышанучан, дөрес түгел кулларга барып эләккән чагымны искә төшерергә булдым әле. Инде никадәр вакыт узса да, йөрәгем аша узганнар күңелемне тырнап торган хатирә булып яши бирә.
Миңа университетка укырга кергәндә унсигез яшь иде. Шуннан башлап гадәтләнгән яшәү рәвешем тамырыннан үзгәрде. Анда кергәнче бар да үз чираты белән барды: мәктәптә уку, өйдәге эшләр, дус кызлар... Һәрвакыт әти-әниемне шатландырып торган әйбәт кыз бала булдым. Миңа ышанмаска бер генә сәбәп тә бирмәдем. Шуңа күрәдер дә, алар мине бик җиңел Казанга үземне генә чыгарып җибәрде.
Бераз үземә акча эшләү өчен, графигын лекцияләрдән соң туры китереп, кафега официант булып урнаштым. Бик күп егетләр танышырга теләде, әмма мин барысын да кире кактым. Тик, беләсезме, һәрвакыт бердәнбер сүзе яки гамәле белән күңелгә үтеп керерлек гадәти булмаган бер кеше табыла. Менә минем дә табылды.
Ул миннән ун яшькә диярлек олырак иде, әмма бу мине шикләндермәде. Сменам беткәнне көтеп торып, бик озак телефон номерымны бирүемне, кабат килеп минем белән очрашу өчен, тагын кайчан эшкә чыгуымны сорады. Ул минем белән рәттән җиде сменаны «эшләде», аның мондый үҗәтлегеннән йомшардым һәм очрашырга риза булдым.
Көннән-көн бер-беребез турында белдек, чөнки очрашкан саен бик күп сөйләштек. Минем өчен аңардан да якынрак кеше юк иде. Төннәрен дә аның янында кала идем, ләкин чикне узарга юл куймадым. Бервакыт ул, минем белән очрашу дәверендә наркотик тәэсире астында булуын әйтте. Аның җиңел һәм зыянсыз икәненә ышандырды. Бер юлы мине дә «татып» карарга күндерде. Бер, ике... Мин шуның кадәр каты гашыйк идем, аның барлык кызыксынуларын бүлешәсем, аңа тагын да якынрак буласым килде.
Ничектер аның дусты янына бардык. Вакытны күңелле итеп уздырдык һәм алар өчен гадәти нәрсәне эшләдек – әлеге шакшыны кулландык. Бер мизгелдә миңа бик кыен була башлады, үз гәүдәмне контрольдә тота алмавымны аңладым. Көч-хәлгә идәнгә шуып төштем. Дөньямны курку һәм менә хәзер барысы да бетәчәк дигән ышаныч биләп алды. Минем өчен барысы да бетәчәк. Хәтеремдә тегеләрнең: «Кара әле бу кызыйны, хәзер дөмегәчәк, наверное», «Нишләтергә инде моны?», «Скорыйга шалтыратырга ярамый!» – дигән сүзләре уелып калган.
Мин кыймылдарга тырышып карадым, әмма…
Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №43 (1 ноябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.
Сәлам белән, хатымны газетада бастыруыгызга өметләнеп, Рәмзия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев