Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Бәхет (тормыштан алынды)

Табибка һич кенә дә бу сүзләрне ишетер өчен килмәгән иде ул. Соңгы вакытта һәрвакыт йокысы килә, укшыта. Ул аны эштә артык аруы белән генә бәйләде. Дус кызы – ике бала әнисе Резедага сөйләгән иде, тегесе шундук диагноз куйды: авырлы. Һәм куалап диярлек үзенең табибына җибәрде. Һәм менә Резеданың фаразлары чынга ашты. Алар Раяз белән ике ел яшәде. Бер ай элек кенә аерылышканнар иде инде менә сюрприз!

Тормыш планында бала турында бер генә пункт та юк иде аның. Максаты – чит илгә стажировкага барып кайту. Шуңа алны-ялны белми эшләде дә эшләде. Хәзер нишләргә инде?
Табибтан туры дус кызына китте Мәликә. 

– Әйттем бит мин сиңа, – дип каршы алды ул, ишек ачып Мәликәгә карауга ук. – Ник шуның кадәр агардың, дөнья бетмәгән бит. Бары дөньяга бер җан туарга җыена. Туарга җыенадыр бит?
– Бу дөнья бетү инде, мин стажировкага китәргә җыенам. Хәзер менә нишлим инде?!
– Барырсың әле. Андый мөмкинлекләр бер генә булмый тормышта, ә менә бала...
– Әгәр башка мөмкинлек булмаса, җитәкчелек миңа кул селтәсә. Минем бит эшлисем килә...
– Син балаңны төшертергә җыенмыйсыңдыр бит? – дип сорауны кабыргасы белән куйды Резеда.
– Белмим....

– Карьера яхшы нәрсә инде ул. Әмма ышан: аның бәхете баланың бер елмаюына да тормый. Син эштәге түгел, ә тормышыңдагы мөмкинлекләр турында уйла. Сиңа бит инде 20 яшь, юк, хәтта 28 яшь тә түгел. Сиңа 34 яшь тула. Чамалыйсыңмы үз яшеңне?!
– Булса соң, – дип, киреләнүемне дәвам иттем. Бу вакытта эчемдә дә ике мин көрәшә иде. – Кешеләр бит әле баланы 40 яшьтә дә таба. Минем вакыт бар...
– Ә башка бирмәсә сиңа...

– Теләктәшлегең өчен рәхмәт. Синнән нәкъ шушы сүзләрне ишетергә кергән идем, – дип үпкәләдем дустыма. – Миңа эшкә барырга кирәк.
– Син шулай да ныклап уйла. Бала ул – бәхет. Әле син аны аңлап бетерә алмыйсың. Менә кочагыңа алып күкрәгеңә кыскач, Резеда дөрес әйткән дип әйтерсең.
– Ярар, ярар, – дип, плащымны кия башладым.
– Раяз белән кайчан сөйләшергә җыенасың?

– Ә Раяз монда нәрсәгә?
– Ничек инде нәрсәгә? Баланың әтисе улдыр бит?
– Аның турында ишетәсем дә килми. Безнең юллар аерылды инде.
– Аның бу яңалыкны белергә хакы бар. Алайса үзем шалтыратам...
– Шалтыратып кына кара…

Раяз мине ташлады. Һәм аңа башымны иеп барырга җыенмыйм. Бәлки инде ул башканы тапкандыр. Аерылышуыбызның сәбәбе хыянәт түгел, билгеле. «Аңла, мин беркемгә дә китмим, сине яратам, әмма синең өчен икенче урында гына булып яшисем килми. Син миңа караганда эшеңне күбрәк яратасың», – диде ул. Эндәшмәдем. Иремне яраттым, әмма эшемнән баш тарта алмадым. Җитмәсә, өйләнешүгә мине карьера баскычы буйлап күтәрә башладылар. Мин хәзер эре компаниядә бүлек башлыгы, зур проектлар өчен җавап бирәм. «Син бит тиздән монитор кочаклап йоклый башлаячаксың, бу кәгазьләрең арасыннан сине килеп кочакларга да куркам», – дип әйтә иде Раяз. Әйе, аерылуыбызга мин дә сәбәпче. Ир-атка игътибар кирәген аңлыйм, әмма мин бит әле хатын-кыз гына түгел, шәхес тә. Минем дә карьера ясыйсым килә. 

– Чит илгә стажировкага барып кайткач, бар да үзгәрәчәк, – дип тынычландырырга тырыштым. Әмма бу да утка май салуга тиң булды. – Син бит анда бер генә көнгә китмисең. Ярты ел, бер ел? Син мине ташлап китәргә әзерме? Синең максатың шулмы? Безгә инде бала турында уйларга кирәк. Бергәләп тикшерелергә, табибларга йөрергә, ә син... – дип үпкәләде ул миңа.

Мин стажировкага барып кайткач үзгәрермен дип яшәвемне дәвам иттем, ә Раяз көннәрдән бер көнне әйберләрен җыйды да чыгып китте. Мин дә аның бу кыланышына үпкәләдем. Икенче көнне үк аерылырга гариза яздым. Нигә тартып-сузып йөрергә?! Бер-беребезне аңламыйбыз, теләктәшлек күрсәтмибез икән, бергә яшәүнең мәгънәсе юк! Ул чыгып китүгә тагын да ныграк эшкә чумдым. Шәхси тормышым турында уйларга бер минут та вакытым калырга тиеш түгел иде. Эштән төн уртасында гына кайта башладым. Миңа тагын берничә проект бирделәр. Җаваплылык тагын да артты. 

Ә менә бүген тормышым асты-өскә килде. Мин беренче тапкыр контрольне югалтуымны тойдым. Нишләргә? Тормышымны үзгәртәсем килми иде. Стажировкадан баш тартасым килми. Ә аның өчен аборт ясатырга кирәк. Әмма бала төшертү дә җиңел адым түгел икән. 
Икенче көнне үк Резеда килеп керде:
– Йә, булачак әни, хәлләрең ничек? Менә витаминнар алып килдем, – диде ул, өстәлгә бер пакет җиләк-җимешләр куеп. – Ашарга вакытың бардыр бит инде. Җитәкчеләреңә яңалыгыңны әйтеп, бераз эшеңне җиңеләйткәнсеңдер бит? Сиңа хәзер элекке кебек күп эшләргә ярамый.

Мин әкрен генә баш селкедем.
– Нәрсә? Син әле һаман икеләнәсеңме? Уйлама да дидем бит мин сиңа. Аннан соң бик нык үкенәчәксең. Бүген үк Раязга шалтырат. Менә хәзер үк! Минем янда! Мә, – дип, телефонымны алып миңа сузды. 
Телефонны кулыма алдым. Фикерләрем чуала. Киләчәгемне күз алдыма да китерә алмыйм. Алда бушлык...

– Тыңлыйм, Мәликә. – Раязның тавышы шундый якын иде. 
– Әйе, бу мин идем.
– Таныдым. Исәнме...
– Раяз... минем бер яңалыгым бар… Әмма син дөрес аңла. Син миңа берни тиеш түгелсең. Ул безне бернәрсәгә мәҗбүр итми. Шулай килеп чыкты инде... Мин... авырлы, – Раязның җавабын көтеп тә тормыйча, телефонны сүндердем.

– Ник өздең инде? Бала-чага кебек кыланасың. Сезгә сөйләшергә кирәк. Ул аның да баласы. Синең нәрсә эшләргә теләвеңне ул белергә тиеш...
Мин эндәшмәдем. Резеда тагын ун минут акыл өйрәтте әле. Ул инде үзен баланың фәрештәсе итеп тоя иде бугай. Ишектәге кыңгырау тавышы сискәндереп җибәрде. 
– Ялгышмаганмын! Раяз бу! Минем фаразларым буенча ул 10–15 минут эчендә килеп җитәргә тиеш иде. Ярый мин киттем, сөйләшегез, – дип, Резеда ишеккә таба атлады.

Ишекне ачуга Раяз килеп керде. Бик дулкынланган, әмма үзен тыныч тотарга тырыша иде. 
– Безгә сөйләшергә кирәк, Мәликә!
– Без инде мөнәсәбәтләребезгә нокта куйдык. Безнең арада берни үзгәрмәде. 
– Безгә нидер эшләргә кирәк бит инде.
– Ник безгә? Без күптән юк бит инде. Мин бар һәм син бар....

– Мәликә, мин баланың тууын телим. Әйдә кушылыйк, тап син баланы.
– Юк! – дидем мин катгый итеп. – Син мине ташладың! Бала гына безне бәйли алмый. Мин авырлы булганга гына кире кайтуыңны теләмим. Без кушылмаячакбыз! Уйлама да.
– Ярар, ярар, синеңчә булсын. Син баланы тап кына, зинһар. Әмма миңа ярдәм итәргә рөхсәт бир. Баланы әтисез генә калдырма. 
– Бу хакта уйламадым да, – дидем. Сәер булып китте. Мин бит әле баланы табуны да күз алдыма китергәнем юк. Бүген иртән генә аны төшертү турында да уйлаган идем, ә инде хәзер аны әтисез калдырмау турында сөйлим...
– Рәхмәт, Мәликә. 

Бу сөйләшү үзеннән-үзе барысына да нокта куйды. Раязга баланы төшертү турында уйлыйм дип әйтә алмадым. Икенче көнне эшкә баргач, җитәкчелеккә кереп стажировкага барудан баш тартып чыктым. Барысын да аңлаттым. Үзе дә күп балалы гаилә башлыгы булган җитәкчем минем авырга узуыма сөенде генә. «Бала – бәхет ул», – дип, сүз куешкан кебек Мәликә сүзләрен кабатлады. Йөклелек чорын җиңел кичердем. Бер тапкыр да хастаханәгә ятарга туры килмәде. Аның каравы, Раяз тын алырга да ирек бирмәде. Һәрвакыт килеп йөрде. Килгән саен төрле-төрле азык-төлек алып килә. Минем ашавымны, йокымны контрольдә тота. Кайчак кичләрен килеп һава суларга алып чыга. Без дусларча гына аралаштык. Ул да, мин дә киләчәк тормышыбыз турында сүз кузгатмадык. Ә мин безне бала гына бәйләвен теләми идем. 

Ул көн килеп җитте. Сизеп алуга Раязга шалтыраттым. Күрше йортта булган диярсең ул шундук килеп җитте. Бала табу йортына кертеп җибәргәндә кисәк кенә кочаклап алды да: «Икегезне дә бик яратам», – диде.

Табиб баланы күкрәгемә салгач, аңа беренче тапкыр куркып кына бармак очларым белән кагылганда Резеданың сүзләре исемә төште: «Бала – бәхет ул». Йөрәгемдәге ул минуттагы хисләрне аңлатып булмый, бары шатлыгымнан елмаясым гына килде. Менә нинди була икән ул чын бәхет! Дөньяда калган бар нәрсә буш һәм тоныкка әйләнде дә калды, хәтта эшем дә... Бу минутта яныбызда Раязның булуын теләдем. Телефонны сорап алып, аңа шалтыраттым.
– Әтисе, улың белән. Без дә сине яратабыз...

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев