Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Бәхет байлыкта түгел (редакциягә килгән хат)

Уйларым мине утыз сигез ел артка, ерак Амур өлкәсендәге хәрби шәһәрчеккә алып китте. Тыйнак кына туебыз һәм иң беренче уртак торагыбыз – биш квадрат метрлы бүлмәбез искә төште. Ул чакта ирем кече лейтенант званиесендә һәм погоннарындагы ике кечкенә йолдызчыкны бик горурлык белән йөртә иде. Аның беренче хезмәт хакы алгач, миңа бүләккә «Птичье молоко» конфеты һәм аэродромнан ерак түгел җыеп алынган кыр чәчәкләре алып кайткан көнен бүген дә хәтердә. Алар минем тормышымның матур мизгелләре. Аннары без...

Истә, бары да истә

...Күптән түгел колагыма кергән сөйләшү утыз сигез ел элек узган тормышымны хәтеремдә яңартты. Ихтыярсыз, ике яшь кенә кызның әңгәмәсе шаһиты булдым. Аларның аралашу нигезен кызлар хыялланган бай тормыш тәшкил итә иде. Башкача әйткәндә, «ак мерседеслы принц кирәк» боларга һәм ул гына да түгел, сарае, банкы һ.б. да булсын. Ә нәрсә? Кешенең әлеге теләкләре табигый. Бу темага хәтта, ярлы һәм авыру булуга караганда, бай һәм сәламәт булуың яхшырак, дигән канатлы гыйбарә дә бар бит. Монда бәхәсләшеп тә булмый. Менә шул, кызларның сөйләшүен ишеткәч, үземнең шәхси хатирәләремә чумдым…

Уйларым мине утыз сигез ел артка, ерак Амур өлкәсендәге хәрби шәһәрчеккә алып китте. Тыйнак кына туебыз һәм иң беренче уртак торагыбыз – биш квадрат метрлы бүлмәбез искә төште. Ул чакта ирем кече лейтенант званиесендә һәм погоннарындагы ике кечкенә йолдызчыкны бик горурлык белән йөртә иде. Аның беренче хезмәт хакы алгач, миңа бүләккә «Птичье молоко» конфеты һәм аэродромнан ерак түгел җыеп алынган кыр чәчәкләре алып кайткан көнен бүген дә хәтердә. Алар минем тормышымның матур мизгелләре. Аннары без, кечкенә генә карават, тумбочка, ике урындык һәм кием элгеч торган бүлмәбездә утырдык та, гаилә бюджетыбызны билгеләргә тырыштык. Хәтта, отпускка аерым акча салып бару өчен, кәгазь коробка да булдырган идек. Бик күп гаиләләр шулай иткәндер дип уйлыйм, бу әле хәзер дә шулай эшләнә. Кайвакытта икенче хезмәт хакына кадәр акча җитми, очын-очка ялгап бетереп булмый иде. Бәхеткә, бурычка биреп торырлык, азык-төлек белән бүлешерлек дусларыбыз бар иде.

Бер-беребезне яратуга һәм хөрмәт итүгә карамастан, нер­выларым чыдамаган чаклар да булгалады. Без хезмәт иткән якта кышлар зәһәр һәм озын. Ирем эшкә киткәндә әле караңгы һәм ул кайтканда инде караңгы. Һәм син киләчәккә шатлык һәм ышанычыңны югалтып бәргәләнгән ул кышкы тәүлекләр мәңгелек булып тоела. Ләкин, яз җиткәч, кышкы йокыдан соң кош канатларын җәеп җибәргән кебек, хәрби шәһәрчек җанлана. Һәм шунда барлык кыенлыклар һәм бор­чулар артта кала, чөнки алда яз һәм җылы җәй, ә иң мөһиме – озак көтелгән отпуск…

Әле, Союз таркалган, инде бик еракта калган туксанынчы еллар хәтердә уелган. Ул чакта бөтен ил күңел төшенкелегенә һәм буталчыкка буйсынган иде. Ул еллар бөтен кеше өчен бик авыр булгандыр. Һәм армия, үзенең иксез-чиксез иле белән бергә, бик зур үзгәрешләргә түзде һәм бик күп проблемалар аша кичте. Офицерларның хезмәт хакы алмаган, гаиләләрнең балаларын ашатырга, иң кирәкле әйберләрне алырлык та мөмкинлек булмаган акчасыз вакытларны бик әрнеп искә төшерәм. Ирләребезне ничек кирәк алай офицерлар ашханәсендә ашата иделәр әле, чөнки алар үз бурычларын үтәргә мәҗбүр. Ә хатыннар белән балалар игътибарсыз калды. Иремнең ашханәдән ниндидер булочкалар алып кайтканын хәтерлим һәм мин шуларга бик шатлана идем. әле безнең балаларыбыз юк һәм безгә алар киләчәге өчен борчылырга туры килмәде.

Ә балалы гаиләләргә кыенга туры килде, чөнки аларга ашар­га да, кием дә һәм калган вак-төяк кирәк-яраклар да кирәк иде. Хәтта, бервакыт балалы хатыннарның, ирләрен аэродромга хәрби частькә алып китүче машиналар юлы­на чыгып тезелергә җөрьәт иткәннәрен хәтерлим. Чынлап та, ул заманнарда илебез бик авыр, ташландык хәлдә иде. Әмма кара полоса, әкренләп булса да, төсен алыштырды һәм илебез кабат ышанычлы адымнар белән алга атлады. Армиядә дә үзгәрешләр башланды, берничә елдан офицерлар үз ватаннарына кирәклекләрен, үзләре һәм гаиләләре турында кайгыртучанлык тойды. Чөнки солдат өчен иң мөһиме – аның ышанычлы тылы.

Тагын бер хәлне искә алып үтмичә булдыра алмыйм, чөн­ки андый мизгелләр онытыл­маячак та. Ирем Себергә коман­дировкага очты. Бик борчылып көттем аның кайтканын. Кыш, суык, бетмәс карлы озын көннәр. Бер ай үтте һәм минем летчигым гадәттәгечә бүләкләрен күтә­реп кайтып керде. Бу юлы ул миңа кызыл уылдыклы зур банка алып кайткан иде! Шундый свежий һәм искиткеч тәмле! Тәме бүгенгедәй тел очында тора. «Кадерлем, аша рәхәтләнеп!» – дип, өеп тутырылган бан­каны миңа сузды. Туктый алмыйча көлгәнебез, икраны кашыклап ашаганыбыз һәм авыр туксанынчы елларны искә алуыбыз хәтердә…

Мөнәсәбәтләрнең ихлас­лы­гы һәм кешелеклек кыйм­мәт­ләренә тугрылыктан да кадерлерәк, югарырак бәя­ләнүче нәрсә юк. Ә матди кыйммәтләр – вакыт, теләк һәм һичшиксез, хезмәт сөючәнлеккә генә бәйле.

Байлыкка табынган, бай ирләр эзләүче хәзерге буын кызлары сөйләшүеннән менә шундый хатирәләрем яңарды. Безнең буын белән хәзерге заман яшьләренең тормыш кыйммәтләре бик тә, бик тә аерыла шул. Бәхет байлыкта түгеллеген аңласалар иде алар.
 

Сәлам белән, хәрби тормышның барлык авырлыкларын ирем
белән бертигез күтәргән офицер хатыны Флүрә Шәфыйкова

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев