Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Башта егетемне, хәзер иремне урламакчы (редакциягә килгән хат)

Гомер иткәндә бик якын ахирәтләр булырга тиеш түгеллеге, алар иртәме-соңмы тормышны бозачаклары турында әби-әниләребез әйткән бик зирәк сүзләргә мин дә пичәт сугам. Һәм шул хакта язмамны газетага юлларга булдым. Башкаларга сабак булсын. Әйтәләр бит, акыллы кеше башкалар хатасында өйрәнә, ә юләрләр – үз хаталарында, дип. Булсын ул иптәш кызлар берничәү, аралашып йөрергә. Әмма эч серләреңне сөйләргә, гаиләңә якын китерергә ярамый.

Аларның әле танк шикелле «наглый»лары да була, менә алардан аеруча сакланырга кирәк. Шундыйларның берсе миндә дә бар иде, очраклы юлымда очрады (бәлки очраклы да түгелдер).
– Аллсууу, синме сооң?! – дип каршыма килеп чыкты ул көтмәгәндә.
– Сәлам, Люция! – дидем мин дә, күптәнге дустымны очратудан шатланып.
– Сине танырлык та түгел, ябык­кансың, матурлангансың, кияүгә дә чыккансыңдыр әле?!
– Әйе, ике ел элек инде. Комплиментларыңа рәхмәт. Син үзең ничек соң?
– Ничек булсын, берничек тә түгел, элеккеге кебек, үзгәрешсез. Эш, ялгызлык һәм бер шалама кебек мәчем бар. Әйдә, берәр җиргә кереп, сөйләшеп утырыйк әле.

Үткәннәрне искә төшереп, озак кына утырдык. Туйганчы сөйләшкәч, телефон номерларыбызны алыштык һәм аралашып торыр­га сүз куешып, саубуллаштык.
Люция иртәгәсен үк шалтыратты, аның бик тә ирем белән танышасы килде. Минем ул кичкә башка планнарым булса да, дус кызыма «килмә» дип әйтә алмадым. Килде һәм аны танырлык түгел иде. Кичә гади генә джинс чалбар һәм футболкадан булса, бүген өйгә сыланып торган күлмәк киеп килгән.
Мин аны кухняга чакырдым, ирем әле барыбер кайтып җитмәгән иде.

– Ничего себе сезнең хоромы! – диде ул, күзләрен ялтыратып.
– Әллә нәрсә түгел инде, косметик ремонт кына ясадык.
– Ә менә минем фатир бер егерме ел ремонт күрмәгән. Шуңа берничек тә акча җыя алмыйм. Ирең белән повезло сиңа, подружка!
– Әйе, Аллаһка шөкер, ирем чынлап та әйбәт минем.

Мин әле ул вакытта шундый ачык­тан-ачык көнләшүдән бик тә сакланырга кирәклеген белми идем. Без кухняда сөйләшеп утырган һәм Люция дифирамблар «җырлаган» арада ирем дә эштән кайтып җитте. Мин аңа бездә кунак барлыгы һәм торт алырга кирәклеге турында телефонына язып җибәргән идем.
– Да, малай, ирең красавчик икән синең! Мин сине берәр олырак кешегә чыккансың дип торам. Ә монда фотомодель.
Ирем аның мондый сүзләреннән уңайсызланды. Ахирәтемнең үзен шулай тотышыннан минем дә кәефем төште. Өстәл арты­на утыр­дык, Люция ирем белән бик актив флиртовать итә башлады. Тирән ачык түшләрен өстәл өстенә салып, мин уңайсыз хәлләрдә калган яшь вакыттагы хәлләрне искә ала башлады. Ә үзе турында бары тик яхшыларын гына сөйли бу: ул шундый молодец һәм умница, эшли дә, укуын да дәвам итә һәм тормышында барысы да ал да гөл инде менә, әмма йөрәген генә беркем яулый алмый һәм шул күңелен төшерә. Ирем дә аңа җавап бирә башлады кебек: шәраб та сала, салат та суза.

– Юк, юк, мин кичке алтыдан соң ашамыйм. Әй, ярар инде, салыгыз бераз, фигурама зыяны тимәс әле.
– Люция, сезнең фигурагызга бер генә сүз дә әйтерлек түгел. Нәрсәгә борчылганыгызны һич аңламыйм, – дип «мыраулады» аңа җавап итеп ирем.
Бу вакытта мин үземне күрмәдем, әмма кызарып чыгуыма иманым камил.
– Алмаз, бәлки, танцевать итәрбез?
Монда мин инде туктап кала алмадым, Люцияне култыгыннан сөйрәп кухняга алып чыктым:
– Ни кыланасың син?! – дип ысылдадым.
– Алсушка, үзең өчен яшәдең, башкаларга да бир! Күрмисең чтоли, мин аңа ошыйм!
– Акылдан яздың чтоли?! Менә син ничек кыланасың икән! Ун ел эчендә бернәрсә дә үзгәрмәде, димәк? Теге вакытта егетемне тартып алдың, хәзер иремә елышасыңмы?

– На войне все средства хороши, диләрме әле. Җибәр!
Ишек төбендә аны ирем көтеп тора иде инде.
– Люция, әйдә, бераз йөреп керәбез.
– Бик рәхәтләнеп, Алмаз!
Һәм, ышанасызмы, алар икәү чыгып китте. Мин, әлбәттә, диванга утырып, елый башладым. Башымда иң начар уйлар бөтерелде. Ничек алар шулай булдыра ала? Берсе ирем, берсе дустым? Инде уйларым белән чемоданнарымны төяп, кабат әти-әнием янына күченә башлаганда, телефоныма смс килде: «Матурым, борчылма. Ахирәткәеңне таксига гына утыртып җибәрәм. Һәм мондый хәлдән соң аның бездә башка аягы да булмасын!»

И, Ходайкаем, шөкер, миңа шундый алтын ир насыйп иткәнсең! Ул барысын да аңлап алган һәм Люция теләгәнчә кыланган. Кулына розалар тотып, биш минуттан өйгә кайтып та керде.
Менә шундый хәлләр. Шуннан бирле, «Служебный роман»дагы героиня кебек, мин барлык иптәш кызларымны ликвидировала. Аралашам, сөйләшәм, очрашам алар белән, әмма өемә берсен дә чакыр­мыйм. Сезгә дә шулай эшләргә киңәш итәм.

Тәҗрибәмә колак салырсыз дип ышанам һәм сәламнәремне юллап калам. Исемнәрне үзгәрттем, ачуланмассыз.

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев