«Балачак хатирәсе бүләк иткән әтигә гомерем буе чиксез рәхмәтле булдым» (редакциягә килгән хат)
Минем өчен иң матур ел фасылы – яз, үләннәр яшәрә, агачлар яфрак яра, беренче чәчәкләр күренә башлаган апрель ахыры – май башы. Ә балачакта яз башын – җир уяна һәм беренче кояш нурларыннан җылына башлаган чакны ярата идем.
Ниһаять, кышкы калын һәм авыр киемнәрне салып, җиңел куртка, аякка тездән резин итек киеп урамга чыгу нинди бәхет иде! Пычракның һәм суның уртасыннан, һәр җирнең тирәнлеген үлчәп, йөрисең рәхәтләнеп. Су тамчылары үзеңнән дә биегрәк күтәрелерлек итеп сикерәсең, бөтен өстең юешләнә, ул аяклар турында әйткән дә юк инде – әмма өйгә кайту юк. Кич әнидән эләгә, әлбәттә, чөнки баштан аяккача пычранып кайтып керәсең. Бу да куркытмый, чөнки урамда кызык!
Тормышның иң бәхетле һәм ваемсыз вакыты – балачак, ә елның иң матур чоры – яз. Алар турында уйлаганда, бәхетле балачагым узган авылым күз алдыма килә. Язгы көннәрдә ул якты һәм җылы кояш нурларына күмелә, ә күңелдә шатлыклы һәм рәхәт тынычлык була иде.
Язгы кояш җылыта башлагач, аяк аслары тоташ пычракка әйләнә иде, юл аркылы күршеләргә кермәслек булып колеялар тулыр иде. Олылар бу авылдан чыгып та булмаслык чорны әрли, ә без – бала-чага өчен иң рәхәт вакыт иде.
Безнең өчен кар эреп, гөрләвекләр аккан вакыт – иң кызыгы, чөнки авылның барлык эреле-ваклы баласы көймәләр агыза, буа буа. Мин, шулай ук, булган кесәләремә кәгазьдән ясалган көймәләр тутырып чыгам. Әгәр дә өйдә ясап өлгермәсәм, прәме шунда, урамда ясыйм һәм агызам.
Ул вакыттагы шатлыкны сүзләр белән генә язып булмый. Көймә гөрләвек буйлап ага, ә син аннан калмаска тырышып, кырыйдан карлы пычракка бата-бата йөгерәсең. Кулда таяк. Анысы көймәң берәр нәрсәгә төртелеп, туктап калган очракта, кузгатып җибәрергә. Карап бармасаң, көймәң авып, су белән тула, җеби. Аны тартып чыгарасың да, яңасын җибәрәсең – башкалардан калышасы килми. Ул арада үзең дә сизмәстән, бот төбеннән суга төшеп чумасың яки егыласың. Аяклар, ыштан-киемнәр лычма су, тик өйгә кайтасы килми. Башкаларга күз саласың да, алар да шундый ук пычрак һәм юеш, шөгылеңне дәвам итәсең.
Әти агачтан ниләр дә булса ясарга бик ярата иде, мәрхүм, урыны җәннәттә булсын. Минем газетадан көймәләр ясап мәш килүемне күреп, агачтан кечкенә генә чын көймә ясарга булган. Ул шундый да яхшы килеп чыкты – нык, матур!
Аны суга төшерергә дә жәл булды, хәтта. Өйдә каралы-аклы гына күрсәтә торган телевизор өстендә генә тотасы килде. Аны агызырга әти дә минем белән чыкты. Икәүләшеп суга төшердек һәм ул йөзеп китте. Йөгерек су какса да, әйләнми дә, батмый да – алга йөзүен белә. Башкалар да кәгазь көймәләре турында бөтенләй онытып, безнең көймә артыннан чаба. Горурланганым, шатланганнарым шунда! Гөрләвек буйлап, елгага кадәр йөзде, анда, яр буендагы агачка төртелеп кенә тукталды. Әти аны алды һәм без өйгә кайттык. Мине шулай сөендергәненә әти үзе дә шат иде.
Бер урында гына басып та тора алмыйча әнигә сөйләгәннәрем әле дә исемдә. Ул көймәне мин ел саен агыздым һәм агачы бозылып, таралганчы сакладым. Шундый балачак хатирәсе бүләк иткән өчен әтигә чиксез рәхмәтле булдым гомерем буе.
Әле тагын язгы җылы яңгыр астында йөгерергә ярата идем. Аннан соң бөтен дөнья яктырып, сафланып кала, кошлар сайрый, кояш чыга…
Хәзер оныкларыма язның матурлыгын күрергә өйрәтәм. Шулай ук, кәгазь көймәләр агызабыз, суда, пычракта йөрүдән тыймыйм – буялсыннар, юешләнсеннәр рәхәтләнеп. Яңгыр астына зонтик тоттырып чыгарсам да, алар үзләре аны ташлап калдыра һәм шат чыр-чу куптарып, рәхәтләнеп яланаяк яңгыр тамчылары астында йөгерә.
Яз – озын һәм салкын кыштан соң табигать уянган иң могҗизалы, иң матур вакыт, кәефләр күтәрелә һәм күңел сөенә.
Бу яз да могҗиза алып килсен – дөньялар тынычлансын иде!
Райондашларыма яраткан газетабыз аша зур сәламнәремне юллап калучы, Миңлезифа Мостафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев