Бала хакына кыйналып яшәмәгез, әниләр! (редакциягә килгән хат)
Нәрсә, нинди шайтаннары этәрәдер инде ул ирләрне үзләреннән күпкә көчсезрәк иң якын кешеләрен шулай кыерсытырга, рәнҗетергә? Һич башка сыймый. Әле бит оялмыйча кичә генә кара көйдереп кыйнап аткан хатыныннан ярату, наз таләп итә аннары. Әгәр дә үпкәсе бетеп җитмәгән, бәгырендәге боз эремәгән хатыны киреләнеп маташса, тагын өстәлә... Мин менә шундый гаиләдә үстем...
...Хатыннарына гына түгел, балаларына да даими кул күтәрүче ирләр барлыгы беркемгә дә яңалык түгел. Алар һәр авылда булды инде элек (шәһәрдә дә) һәм берәү генә дә түгел әле, бүген дә юк түгелдер дип уйлыйм.
Нәрсә, нинди шайтаннары этәрәдер инде ул ирләрне үзләреннән күпкә көчсезрәк иң якын кешеләрен шулай кыерсытырга, рәнҗетергә? Һич башка сыймый. Әле бит оялмыйча кичә генә кара көйдереп кыйнап аткан хатыныннан ярату, наз таләп итә аннары. Әгәр дә үпкәсе бетеп җитмәгән, бәгырендәге боз эремәгән хатыны киреләнеп маташса, тагын өстәлә... Мин менә шундый гаиләдә үстем. Әти мине, апаны һәм әнине бик еш кыйный иде. Бәлки, кай вакытларда, ни өчен икәнен үзе белмәгәндер, гадәт буенча тукмагандыр. Каршы тора алучы юк бит! Нигә эчендәге явызлыгын чыгармасын соң! Ул бит аннары берни булмагандай ятып йоклый, иртәгәсен дә берни булмагандай йөри. Ә син аңа ашарга пешер, алдына салып куй, керен ю... һәм караңгы чырай күрсәтмә!
Шуңа, апа тугызынчы классны тәмамлагач ук, Чистайга укырга китеп барды. Котылды! Ә әни белән икебезгә өчебез өчен дә эләгә башлады. Махсус Казанга гына китмәде ул. Кайтып йөрергә ерак һәм җайсыз урынны сайлады. Сирәк кайту өчен. Дөрес эшләде! Хәтта каникулы вакытында да кайтмаска тырышты, эшкә урнаша иде. Моның өчен дә әни белән миңа йодрык эләкте. Шулай, гадәтләнгән тормыш белән көннәр узып торды. Әйе, гаҗәпләнмәгез, андыйга да ияләнәсең, күнәсең. Апа укып бетерде, шунда яхшы эшкә урнашты. Тормышы җайланды.
Бервакыт, безне шаккатырып, машина белән апа кайтып төште. Һәм, әти эштән кайтканчы, бернинди дә сораулар бирмичә генә, тиз-тиз әйберләребезне җыярга кушты. Әни киреләнергә маташты, әмма апа көчләп диярлек, икебезне дә машинага чыгарып утыртты, әйберләребезне йөгерә-йөгерә ташышты. Шулай, рәтләп бернәрсә дә аңлап та бетермәгән килеш, китеп бардык һәм шуннан соң әтине күрмәдек. Ул да безне эзләмәде. Явыз гына түгел, горур да булган, күрәсең. Рәсми аерылышмыйча шулай аерым яшәделәр. Әлбәттә инде авылда әнине жәлләп, ярдәм итеп яшәүчеләр бар иде һәм әни алар белән араны өзмәде. Авыл хәлләрен сорашып торды. Бездән башка бөтенләй айнымаска әйләнгән әтинең өч елдан соң үлүен дә алар аркылы белде. Апа башта бик каршы торса да, өчебез дә күмәргә кайттык. Әмма күңелдә бернинди жәлләү хисе тоймадык, күз яшебез дә чыкмады.
Теге вакытта безне дә үз канаты астына сыйдырганы һәм алып китеп, яңа тормыш башларга кыюлык, мөмкинлек, акча тапканы өчен мин гомерем буе апага рәхмәтле булачакмын. Апаның мондый адымга тәвәккәллеге җиткән, ә әнинең – юк. Ә бит ул үзе дә яңа гына аягына басып килүче яшь кыз иде. Өчәүләшеп ике бүлмәле фатир арендалап яшәдек. Әни дә эшкә урнашты, ә мин укый идем бит әле. Апа үзе тугыз класстан китсә дә, мине унберне укып бетереп, югары уку йортына керергә мәҗбүр итте. Чиксез рәхмәтләрем аңа. Әгәр дә шундый тормыштан коткармаган булса, бүген мин кем булыр идем икән? Белмим. Йомшак мин, әнигә охшаган.
Әти үлгәч, әнинең чит шәһәрдә яшисе килмәде, күңеле авылга тартты. Әнигә өебезне ремонтларга да апа булышты, чөнки тәртипкә китермичә торырлык түгел иде, әти бөтенләй карамаган. Мин дә институтны тәмамлап, дипломлы белгеч булып, эшләргә Яшел Үзәнгә кайттым, әнигә дә якынрак буласым килде. Хәзер инде Аллаһка шөкер, өчебезнең дә бар да яхшы. Үзе машина йөрткән кешегә Чистай белән Яшел Үзән ерак ара түгел, апа да еш кайта безнең янга. Ире бик яхшы кеше, балалары туды. Әнинең дә «ухажеры» бар, аларны дин юлы очраштырды, озакламый никахлашырлар, бәлки.
Тик әни курка кияүгә чыгарга, икеләнә. «Монысы да әтиегез кебек булса, арттан йөргәндә әтиегез дә бик әйбәт кебек иде», – ди. Йә, газета аша киңәш бирегез әле әнигә, «Яшел Үзән»не алдыра ул, укый. Апа белән икәүләшеп үгетлибез үзен, хәзер синең яклаучыларың бар, кыерсыттырып тормыйбыз, дибез.
Әйтәсе генә җиңел шул. Андый яралар бетми икән ул. Хөрмәтле хатын-кызлар, әгәр дә ирегез бер генә тапкыр булса да кул күтәргән икән, түзеп яшәмәгез. Балагыз булса – бигрәк тә! Үземнән чыгып әйтәм: әти әнигә сукканда баланың ниләр кичерүен сез күз алдына да китерә алмыйсыз. Мәңге онытылмый торган, йөрәктә гомерлеккә курку хисен уеп куя торган халәт ул. Һәм әти кешегә карата нәфрәт. Бала хакына дип түзеп яшәү бөтенләй юләрлек. Сез аңа авырлык кына китерәсез. Андый гаиләдә бала бәхетле була алмый.
Барлык газетаны укучыларга бәхет теләп калам.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев