Ахирәтләр (хикәя)
Сания белән Зәйнәп кычкырыштылар. Кычкырыштылар дип... Алай бер-берсенә әллә нинди ямьсез сүзләр әйтешмәделәр әйтешүен. Кычкырышу дип әйтү дөрес тә булмас. Сүзгә килделәр диик. Тик торганнан, буп-буш урында килеп чыккан низаг булды бу. Югыйсә аларның дуслыгы инде еллар белән сыналган, авырлыклар белән чарланган дуслык иде...
Бер-берсенең телефонынан да алар исем белән түгел, ә «ахирәт» дип кенә язып куелган. Балалары да аларны исем белән түгел, «ахирәт апа» дип атый. «Әни, сиңа ахирәт апа шалтырата!» – дип кычкыра кызы Зәйнәпкә телефонын ишетми торса.
Һәм менә беркөнне шушы ике ахирәт сүзгә килде. Гомер эченә бер Сания Зәйнәпләргә кунакка килгән иде. Әйе, бик дус буласалар да, еш күрешми алар. Булса, елга шул бер-ике тапкырдан артмыйдыр. Ни хәл итәсең, һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате...
Ахирәте килешкә дип, Зәйнәп алма бәлеше пешерде. Сания алып килгән хуш исле чәй белән кара-каршы утырып, рәхәтләнеп чәй эчтеләр, яшь чакларын, студент булганда бер телем ипине урталай бүлеп җан асраганнарын искә алдылар.
– Әй кызый, картаябыз инде бездә, – дип әйтеп куйды Зәйнәп. – Яшь вакытлар үтте дә китте... Карт хатыннарга әйләндек. Кара инде син бу җыерчыкларны...
– Картаю дигән сүз бигрәк тупас, – диде гомере мәдәният-сәнгать тирәсендә узган Сания. – Олыгайдык, өлкәнәйдек диген, ичмасам.
– Соң, алай әйтсәң дә, болай әйтсәң дә, мәгънәсе шул бер бит инде аның, – дип үзенекендә торды Зәйнәп.
– Ничек бер булсын инде? – дип тузынды ахирәте. – Картаю ул бит инде бигрәк тупас итеп әйтү була. Кешегә шулай дип әйтсәң, ренҗетерсең.
Менә шулай итеп сүз көрәштерүдән башлаганнар иде, чын-чынлап үпкәләшеп аерылыштылар.
– Ярар, алайса, син үзеңчә уйла, мин үземчә, – диде Сания, элгечтәге пальтосына үрелеп. – Синең белән бушка сүз көрәштерәсем килми.
Аның артыннан шапылдап ябылган ишек әйтерсең Зәйнәпнең битенә китереп сукты.
– Болай үпкәләтерлек нинди сүз әйттем соң әле, – дип уйлады ул караңгы коридорда кадакланган кебек баскан көе. – Ярар, китсәң, юлларыңа ак җәймә. Харап икән, картайгансың дип әйткәннәр икән! Әле, җан кисәгем, тора-бара әллә нинди сүзләр дә ишетерсең. Картаю бәхете һәркемгә дә эләкми әле ул, беләсең килсә...
Зәйнәп эченнән генә әнә шулай тузынды-тузынды да, кемгәдер күңелен бушатасы килеп, телефонын кулына алды. Болай аралаша торган кешеләре күп аның. Әнә телефонының «контакты» дигән бүлегендә дүрт йөздән артын телефон номеры сакланган. Әллә бер Сания генәме аның дуслары?!
Әмма телефонын күпме генә актарса да, менә хәзер тотып кына шалтыратып, күңелен бушатырдай кешене тапмады. Әйе, танышлар күп күбен дә, тик аларның берсе дә җан дусты түгел бит аларның.
Зәйнәп кухняга чыгып, өстәл артына утырды. Бөтен бүлмәгә Сания алып килгән чәйнең хуш исе таралган. Сания ул шундый: бүләкне дә, күчтәнәчне дә сайлый белә. Аныкы гел кешене шатландыра торган, көтелмәгәнчә була.
Зәйнәпнең күз алдыннан Сания белән беренче тапкыр танышкан, дуслашкан көннәре үтте. Икесе дә авылдан килгән, шәһәрне бөтенләй белмәгән кыюсыз кызлар иде. Ярый әле язмыш аларны шул вакытта очраштырды. Биш ел буена бер-берсенә терәк, таяныч, ярдәмче булдылар. Барын – бергә, югын уртак итеп яшәделәр. Каядыр качып калып, инде катып беткән бер карамель конфетны да, атна ахырына кадәр суыткычта калган бер йомырканы да урталай бүлеп ашады ала. Берсе алган күлмәк икесенә дә ярады. Нәрсә генә алсалар да, уртаклап киделәр.
Институтның аудиторияләрендә башланган дуслык аннан соң да өзелмәде. Инде аралашулары сирәгәйсә дә, бу дөньяда бер-берсенең барлыгын, якынлыгын тоеп яшәделәр. Сирәк очрашсалар да, бөтен серләре дә уртак иде аларның. Берәрсенең өендә шатлык яки кайгы булса, икенчесе дә аның белән бергә сөенде, бергә көенде.
Көннең яки төннең теләсә кайсы вакытында шалтыратып сөйләшә ала иде алар.
Зәйнәп:
– Кара, бүген тезем сызлап тора. Син нинди майны яхшы дип мактаган идең әле? – дип сорап шалтыратса, Сания исә кичә үзе белән булган хәлләрне, ишеткән яңалыкларын сөйләргә дип шалтыратты. Сәгатьләр буе сөйләшсәләр дә, алар бер-берсеннән туймый, ялыкмый иде.
Менә хәзер Зәйнәп телефонындагы номерларны карап, тагын берәр шундый дустын эзләде. Юк иде алар. Кемгә шулай капылт кына шалтыратып: «Бүген менә шундый хәл булды әле», – дип сөйли аласың? Яки кем белән өйдәге яңалыкларынңны бүлешәсең? Яисә синең үзеңә кемнең яңалыклары кызык?
Зәйнәп кичкә кадәр Сания белән сүзгә килгәннәрен уйлап, эчтән генә дулап йөрде-йөрде дә, ахырдан түзмәде: ахирәтенең номерын җыйды.
Бик тырышсаң, яңа дуслар табып буладыр ул булуын. Ләкин аларның инде ярты җаныңа әйләнгән ахирәтең урынын яулый алулары гына мөмкин хәл түгелдер.
Лилия Гәрәева, Сөмбикә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев