Әтиең булып килгән
Җаным авырта минем, җаным... Кешенең санын гына түгел, җанын яшәтү өчен кирәк ул бәхет! Бәхетсез кешенең җирдә яшәве башкаларга да бәхетсезлек кенә китерә. Базар урамыннан узып барган һәрбер апага кулларымны сузып «Син минем әнием түгелме?» – дип сорый идем мин. Ә алар ул чакта ук бәхетсезлекнең ни икәнен белгән инде: күз яшьләрен күрсәтми узып китә алмыйлар, елыйлар иде...
Фото: «Сөембикә» журналы архивыннан
Зиләне әнисе күтәреп кенә алып алдына утырта да чәчләреннән сыйпый-сыйпый, битләреннән, маңгаеннан үбә-үбә иркәли һәм туктаусыз бер үк сүзләрне кабатлый: «бәхетем минем», «бәхетем минем».
Үсә төшкәч, Зилә уйлана башлады: мин әниемнең бәхете икән. Ә нәрсә икән соң ул бәхет? Әнисенә сорау бирергә булды ул:
– Әнием, бәхет минмени ул? Ә Әнисә апаның бәхете юкмыни?
Ана кызына сәерсенебрәк карап торды, чөнки сорау бик үк гади түгел иде. Җиргә килгән һәр адәми затның бәхетле буласы килә. Ә Зиләнең әнисенә ул бәхет шушы нәни кошчыгы инде. Зиләсен кулына алган көннән бирле ул аннан башка бәхетне күз алдына да китерә алмый бит. Ләкин ана кеше баланың соравына гадирәк җавап эзләде.
– Кызым, Әнисә апаңа да бәхете килер, үз вакыты җиткәч, – диде ул.
Кыз әнисенең җавабыннан бик үк канәгать булмады һәм тагын сорап куйды:
– Әнисә апага да Зилә кызы киләчәкме?
Ана кызын кочып күкрәгенә кысты да тагын ярату тулы сүзләрен кабатлады:
– Сандугачым минем, очар кошым, уйлый торган нурым икәнсең лә...
Бу кадәресенә инде Зиләнең хыялы гына җитми иде. Менә бит, дип уйлады ул, мин очар кош та, әллә ниткән уйлый торган нур да икән бит әле.
Зиләгә әнисе кочагында шундый да рәхәт иде, һәм ул рәхәтлектән изрәп уйлаудан ук туктады, ахры. Аның өчен шушы җылы кочактан да рәхәтрәк, кирәгрәк башка берни дә юк иде әле.
– Әнием, миңа шу-у-ундый рәхәт! – диде ул, әнисе кочагына тагын да ныграк елышып. Әнисе исә:
– Кызым, бәхет бит бу, бәхет, Ходай безне аера гына күрмәсен! Дөньяда иң зур газап та ана белән баланы аерудыр ул, – диде. Шулай диде дә, тынып калды Гөлсем, чөнки аны балалар йортында узган ачы язмыш тырнагы чеметеп алган иде. Әнисенең чигәләре буйлап агып төшкән күз яшьләренә Зилә аптырап карап торды да кычкырып ук җибәрде:
– Әнием, ник елыйсың? Синең эчең авыртамы, башыңмы?
Гөлсем күпме генә үзен кулга алырга, тыныч күренергә тырышса да, үз-үзенә хуҗа ук түгел иде инде. Үзен кочаклап торган кызчыкның нәни бала гына икәнен дә онытып, моңарчы Зиләсе бер дә ишетмәгән ярсулы тавыш белән сөйли башлады:
– Җаным авырта минем, җаным... Кешенең санын гына түгел, җанын яшәтү өчен кирәк ул бәхет! Бәхетсез кешенең җирдә яшәве башкаларга да бәхетсезлек кенә китерә. Базар урамыннан узып барган һәрбер апага кулларымны сузып «Син минем әнием түгелме?» – дип сорый идем мин. Ә алар ул чакта ук бәхетсезлекнең ни икәнен белгән инде: күз яшьләрен күрсәтми узып китә алмыйлар, елыйлар иде.
Гөлсем бераз тынып торды. Баласына күз салды һәм, алдында ана җанын аңларлык кыз басып торганын күреп, әллә ниткән катгый карарга килеп сүзен дәвам итте.
– Беркөн балалар йорты коймасы янына әллә нинди сәеррәк бер апа килде. Кулында бик зур такта сыман нәрсә иде. Класс тактасыннан аз гына кечерәк булыр.
Шул апа мине кулы белән изәп кенә үз янына чакырып алды да, теге мин такта дип уйлаган нәрсәнең икенче ягын борды. Ә анда... ә анда, кызым, кулларымны сузып мин басып торам. Мин инде, үземне танымаска... Бу рәсемдәге кыз нәкъ мин! Җиңнәрем эченнән сузылып чыккан кулларым, тузгыган салам чәчләрем, кайнар яшьләре түгелергә җитешкән мөлдерәмә күзләрем... һәм шул рәсемдә койма яныннан бер ана узып бара. Мин моның рәсем икәнен дә онытып, бердәнбер җавап алырга теләгән соравымны кычкырып җибәрдем: син минем әнием түгелме?
Бу сихерче апа, миңа ул сихерче булып тоелган иде инде, әллә каян гына нәни пумаласын тартып чыгарды да, рәсем астына – сузылган куллы минем сурәтем астына – ашыга-ашыга яза башлады. Мин тын да алмый нинди сүзләр чыгар икән дип карап торам. Хәреф таный идем инде мин. Менә «С» хәрефе, «И» ,«Н»... «СИН» дигән сүз ич бу!
Мин аны язмаса да, күргән идем бит инде. Ләкин сихерче әллә ниткән төсле буяу белән, юк, әллә ниткән төс түгел, күз яшьләре төсендәге нәни-нәни тамчылар белән «Син минем әнием түгелме?» – дип язып куйган иде. Андый кешеләрнең рәссам дип аталганын белми идем ул чакта.
Рәссам апа язды да тактасын савытына салып китеп тә барды. Китте. Ләкин ул шул мизгелдә минем балачагымнымы, балалыгымнымы алып китте. Шул көннән мин инде балаларча уйлаудан туктаганмындыр. Чөнки тормышны сорап түгел, күреп, күзәтеп кенә аңлап булганын төшенгән идем инде.
Минем базар урамымда әллә ни үзгәрмәде дә. Балалар йорты гел бертөрле инде ул. Анда – режим. Кабул ителгән тәртипләр. Шуннан артыгын син күрергә дә, белергә дә тиеш түгелсең. Базар урамы буйлап аналар үтеп йөри. Тик мин элегрәк гел аналарны гына күргәнмен, ә әбиләрне, бабайларны, абыйларны бөтенләй дә күрмәгәнмен икән.
Әнә, бер апа. Кичә аны күрүгә үк: «Син минем әнием түгелме?» – дип кычкырган булыр идем. Ә бүген... ә бүген аның яныннан ир кеше атлап баруын да күреп алдым. Ул ир кеше минем яшьтәгерәк бер малайны җитәкләп бара икән.
Тик апа кеше барыбер дә минем якка каерылып-каерылып карап узды. Мин инде сабый түгел, мин башка апаларга моңарчы җавапсыз калган соравымны кабатламаячакмын. Алар да дәшми генә, миңа яшьле күзләрен күрсәтми генә узып йөрерләр. Әмма мин аларны һаман күзәтәм, сөйләшкәннәрен дә тыңлыйм. Күпмедер көннәр узгач, кыш узып язлар килгәч, мин тагын теге рәссам апаны күреп алдым. Тик ул бик нык үзгәргән иде. Чәчләре тузган, йөзе дә теге вакыттагы кебек матур түгел. Дөресен генә әйткәндә, мин аны бары күз карашыннан гына таныдым. Кулында хәмер шешәсе. Ямьсез көлеп, кешеләргә нидер әйтеп-әйтеп кала. Шулчак ике апа аның янындарак туктап калдылар. Алар шушы рәссам апа турында сөйләшәләр иде. Берсе аңа кызганыч караш ташлады да:
– Бәхетсездер инде, баласы булмады шул. Ире, миңа рәсем – бала түгел, тере бала кирәк, дип, ташлап киткән диделәр.
Шунда мин бәхетне бала итеп күз алдыма китердем. Бала – бәхет икән. Бәхет ул – бала икән! Һәм шунда, минем балам булырга тиеш, мин бәхетле булачакмын, дигән фикергә килдем.
Китте... теге апа да китеп югалды. Минем балалар йорты чорым да еракта калды. Үз вакыты белән миңа мәхәббәт килде. Син – минем мәхәббәт җимешем!
Зилә тамчы да тавыш бирмичә әнисен тыңлап торса да, ишеткәннәренең күбесен төшенмәде. Сигез генә яшьлек кызга «мәхәббәт» дигән сүз дә яңа нәрсә иде. Зиләне әллә ниткән уй агымы үзенә ияртеп алып китте. Ә уйны болай гына туктатырмын димә икән. Зиләнең тагын сорыйсы килде, тик ул әнисе сүзләре арасыннан: «Тормышны сорап кына түгел, күреп, күзәтеп кенә белеп була икән» дигәннәрен отып калган иде. Сорамады, әмма бала үзенең мәхәббәт җимеше икәнен аңлады. Бәхет бала булып килә икән.
– Ә мәхәббәт кем булып килә, әнием?
Бу сорауның теленнән төшкәнен сизми дә калды кыз.
Узган еллар уйларыннан айнып өлгермәгән Гөлсем кызын кабат кочагына алды, тик кысмады, үпмәде, чәчләреннән сыйпамыйча гына, тыныч тавыш белән җавап бирде:
– Монысын инде син җаның белән тоячаксың, кызым. Ә миңа ул әтиең булып килгән.
Шушы мизгелдә, шушы сөйләшүдән соң, Зилә үзен ничектер зур кеше итеп хис иткәндәй булды. Ул инде әнисенә кушылып уйлый иде.
«Минем кызым минем бәхетем булып туачак», – дигән уй килде аңа, һәм Зилә үзенең сабыйлык чорыннан чыгып киткәнен аңлап алды. Уй агымы дәвам итте: миңа мәхәббәт кем булып килер икән? Мәхәббәт ничә яшьтә килә икән?
Зилә әлегә үзе дә аңламастан мәхәббәтен көтә башлаган иде.
Нәҗибә Сафина, Сөембикә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев