Артка үзен генә утыртма! (редакциягә килгән хат)
Әйшә тукталышында өч-дүрт яшьләр тирәсендәге баласын җитәкләгән яшь хатын кулын күтәрә. «Юл уңае булса, алып кайтам», – дип уйлый Разыйх. Шулай булып чыга. «Утырыгыз», – дип, башын кага. Машинасының арткы ишеге ачыла, бераздан ябыла. Бу кузгалып китә. Әйтелгән урынга кайтып җитәләр, машинаны туктата, артка борылып карый һәм... күзләре маңгаена менә! Артта бала берүзе була!
Артка үзен генә утыртма!
– Хәерле көннәр, кызлар! Менә газетаның соңгы санын укыдым да, үләм көлеп! Теге, хирургия бүлегендә эшләгән шәфкать туташы турында әйтүем, берәүнең аягын сөйрәп чыгарган бит әле. Миндә дә бар андый кызык хәл. Бәлки гыйбрәтледер дә әле. Сезгә сөйлим, хат итеп бастырыгыз инде, яме!
...Безнең бик тә «добрый», бөтен кешегә, хәтта таныш булмаганнарга да һәм бушлай яхшылык эшләргә атлыгып торучы гаилә дустыбыз Разыйх бар. Шундый булуы аркасында, еш кына кызык хәлләргә дә очрап тора. Менә шуларның берсе турында газета укучыларга да сөйлисем килә, күңелләре күтәрелеп китәр, үзләренә кирәкле мәгънәсен мыекларына чорнап куючылар да булыр, бәлки.
Шулай бервакыт, үз уйларына чумып, кич эштән кайтып килә бу (Казанга йөреп эшли). Әйшә тукталышында өч-дүрт яшьләр тирәсендәге баласын җитәкләгән яшь хатын кулын күтәрә. «Юл уңае булса, алып кайтам», – дип уйлый Разыйх. Шулай булып чыга. «Утырыгыз», – дип, башын кага. Машинасының арткы ишеге ачыла, бераздан ябыла. Бу кузгалып китә. Әйтелгән урынга кайтып җитәләр, машинаны туктата, артка борылып карый һәм... күзләре маңгаена менә! Артта бала берүзе була!
– Әниең кккая? – дип сорый баладан, тотлыга язып.
– Ә ул никтер безнең белән кайтмады, – дип җавап бирә бала тыныч кына.
Шунда гына Разыйхның башына барып җитә башлый: теге «мамашка»ның баласын арткы утыргычка утыртып, үзе алга утырырга җыенганы. Ә аның бу ул вакытта башына да килми. Кем кечкенә баласын берүзен артка утырта инде? Менә ул да уйламый һәм ишек тавышын ишетү белән кузгалып та китә. Нишләсен, кире борыла да, кабат, баланы утыртып алып киткән тукталышка китә. Әлбәттә, теге хатын анда булмый.
– Син хет адресыңны беләсеңме соң? – дип сорый баладан.
– Без дәү әниләрдән кайта идек. Адресын белмим, күрсәтә генә алам, моннан ерак түгел, – дип тынычландыра малай Разыйхны.
Әбисенең йортын тиз табалар. Баланы аңа тапшыргач, өстеннән тау төшкән кебек була, әлбәттә. Кызына шалтыратып, хәсрәт-әни кешене тынычландырырга телиләр, тегесе телефонын да өйдә онытып калдырган була. «Ярар, баланы исән-сау килеш тапшырдым, ә калганын үзләре карасын», – дип, кайту юлына кузгала. Инде кайтып җитеп ятканда, тагын башына суга: ә «мамашка» полициягә чапкан инде, мөгаен!
Борылып, полиция бүлегенә бара.
– Баланы машина алып китте, дигән хәбәр булмадымы, егетләр?
– Әйе, әле күптән түгел генә килде, «перехват» игълан ителде.
– Эзләмәгез беркемне дә, мин үзем килдем... – ди Разыйх, ни көләргә, ни нишләргә белми торган тәртип сакчыларына.
Әмма түзеп тора алмыйлар, барысы бергә пырхылдап көлешергә тотыналар. Һәм беркем дә, ишек ябылган тавыш ишеттең икән – кузгалырга ярый, дигән логиканы кире какмый. Күрәсең, бу барлык машина йөртүчеләрдә автомат рәвештә башкарыла. Шунысына да исләре китә: бер генә «нормальный» ана да кечкенә баласын арткы утыргычка берүзен утыртмый, бигрәк тә чит машинага. Җитмәсә, «мамаша» полициягә гариза язганда ни машина номерын, ни маркасын, ни төсен күрсәтә алмый. Бик озак эзләрләр иде... Шулай итеп, ул кичне Разыйх өенә бик соң гына кайтып җитә: полиция бүлегендә аңлатма яза, теге хатынга шалтыратып, баласының чынлап та әбисендә һәм исән-имин булуын ачыклаганчы, шактый вакыт уза.
Менә шуннан чыгып әйтәсем килә: беркайчан да балаларыгызны арткы утыргычка үзләрен генә утыртмагыз!
Бу хәлнең ахыры яхшы тәмамланганга, без аны гел көлеп, юмор белән искә алабыз.
Сәлимә Зиннәтуллина. Яшел Үзән
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев