Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Әнием яңадан әни булырга өйрәнде (редакциягә килгән хат)

Әлеге, озак еллар күңелемдә җыелып килгән буа, балам тугач бәреп чыкты. Әни бик тә ир бала табарга теләгән, ә менә бәхетсезлеккә мин туганмын – кыз. Юк, какмады-сукмады, читләштермәде – бу яктан әнигә бер үпкәм дә юк. Беләсезме, әгәр кияүгә чыкмасам, аның мине тиешенчә яратып бетермәвен аңламаган да булыр идем, мөгаен...

Фото: ясалма интеллект

...Үзеңнеке – үзәктә, диләрме әле? Менә мин дә иң авырткан нәрсәм турында сөйләргә булдым. Шөкер, хәзер ул йөрәк ярасы төзәлеп килә инде. Бу язмам белән шуны әйтергә телим: әгәр дә якыннарыгызга карата ниндидер үпкәгез, рәнҗешегез бар икән, саклап йөрмәгез. Авыр булса да уртага салып сөйләгез, аңлашыгыз. Ә минеке әни белән мөнәсәбәтләргә кагыла.

Әлеге, озак еллар күңелемдә җыелып килгән буа, балам тугач бәреп чыкты. Әни бик тә ир бала табарга теләгән, ә менә бәхетсезлеккә мин туганмын – кыз. Юк, какмады-сукмады, читләштермәде – бу яктан әнигә бер үпкәм дә юк. Беләсезме, әгәр кияүгә чыкмасам, аның мине тиешенчә яратып бетермәвен аңламаган да булыр идем, мөгаен. Җиде ел элек, иремне әни белән таныштырырга алып килгәч, аңлый башладым. Ул аны күргәч үк чәчәк атты, диимме соң инде. Ә кияве булып куйгач, инде бөтенләй, дөньясы аның тирәсендә әйләнде. Иң тәмлесе, иң матуры, иң уңайлысы – барысы да Рафис өчен генә. Ул аңа яратып кына түгел, урысчалатып әйткәндә, «с обожанием» карады. Туйдан соң әнинең әйткән сүзләрен дә мәңге онытмыйм: «Ниһаять, минем күптән көткән улым булды!» – диде ул, кулларын йөрәге турысына куеп. Шул көннән барлык ана кайгыртуын киявенә юнәлтте. Үз балам туганчы түздем, башта сөендем дә әле, менә бит, имеш, әни ничек минем иремне ярата!

Балабызны – кызыбызны җиде ел көттек. Нигәдер Аллаһ Тәгалә бирми торды әти-әни булу бәхетен. Озак нужарганнан соң, ярып алдылар, шуның кадәр үземнең табасым килгән иде, шуңа соңгы чиккәчә операциягә ризалашмадым. Ятам палатада, бөтен җирем сызлый, елыйсыларым килә. Авыртудан да, шатлыктан да – бала табучылар ул халәтне аңлый. Әнидән телефонга смс килде. «Рафис ничек анда? Берүзе ач ятмыймы икән? Син аңа хет кәтлитләр ясап, катырып калдырган идеңме соң?» Мин үз күзләремә ышанмый экранга карап тик торам. Кабат укып чыктым. Ник минем хәлемне белешсен дә, оныгы турында сорашсын! Зато Рафис. Мескен, утыз ике яшьлек кияве ачтан үлә күрмәсен! Менә шунда эчемдә нәрсәдер шартлады. 

Әйтәм бит, без өйләнешкән көннән, юк, таныштырган мизгелдән башлап әни өчен Рафистан да кадерле кеше калмады. Кунакка чакырса да беренче соравы: «Ә Рафис килә аламы?» – булды. Табында бары тик кияве ярата торган ризыклар гына, минекеләр турында уйлаучы да юк.

– Әни, беләсең бит, мин дуңгыз ите ашамыйм, – дидем берсендә, өстәлдәге ит ризыкларына күз йөртеп чыккач.

– Рафис ярата бит, – диде әни югалып калгандай. – Син түзәрсең, әнә салат аша.

Шундый очраклар көн саен диярлек инде, искә алсаң. Әле камыр пешергән, кереп алырга кирәк, әле башка нинди дә булса тәмлүшкә. Кырыкка ярыл, ул шәһәрнең бер башында, ә без икенче башында булу мәсьәлә түгел, тик кереп ал, алайса иртәгә алай тәмле булмый, Рафис яңа чагында ашап калсын. Әнинең мондый сәерлеген Рафис та күрә, әмма икебез дә «бар да нормально» кыяфәте белән йөрибез.

Аннары мин балага уздым. Анда да әни шаккатырды. Беләсезме, җиде ел көтелгән йөклелегем өчен минем белән шатланасы урынга, нәрсә диде? «Бичара Рафис, хәзер аның өстенә никадәр җаваплылык ятачак!» Минем бик каты токсикоз булды. Әни көн саен шалтыратып, минем хәлне сораган дип уйлыйсызмы? Әйе, көн саен шалтыратты, әмма: «Син Рафиска ашарга пешерәсеңме соң? Ул эшли, аңа нормально ашарга кирәк!» – дип өйрәтү өчен. Икенче триместрда мине саклауга салдылар. Күтәренеп әни килеп керде, ниләр генә алып килмәгән, бер сумка. Мин шатланып: «Рәхмәт, әни», – дим. Ә ул: «Бу Рафиска. Килгәч, биреп җибәрерсең, аның берүзенә кыен хәзер. Сине монда ашаталар бит». Сүзсез генә баш селкедем, чөнки үксеп елыйсым килде.

Бала таптым. Беренче оныгы туу белән котлап, язып җибәрдем. Җавап өч сәгатьтән соң килде: «Молодец. Рафис ничек кабул итте, бик дулкынлангандыр инде», – диелгән иде анда. Моны әни язганмы икән соң, дип, тагын бер кат җибәрүчесен карадым. Әле аннан соң да: «Сине чыгаралармы соң әле, Рафисның берүзенә кыендыр, ул бит үзе пешереп ашарга өйрәнмәгән», – кебегрәк нәрсәләр генә язды. Бала тудыру йортыннан чыккач, бер көнне әни килде. Миңа булышырга дип уйладым. Ә ул мине күрмәгәндәй янымнан узды да, иремне барып кочаклады: «Ничек син монда, кияү, бичаракаем, арып аяксыз каласыңдыр. Мин сиңа баскан токмач пешердем, кәтлитләр, пирог. Нормально ашарсың хет», – дип, сумкасын бушата башлады. Миңа да, оныгына да бернинди игътибар күрсәтмәде. Кич әни киткәч, утырып еладым. Рафис, мине кочып, тынычландырырга тырышты: «Әйе шул, әниеңнең кайгыртуы бик сәер», – дип килеште ул да.

– Юк, син аңламыйсың, – дидем, аңа карап. – Мин гомерем буе аның малай турында хыяллануын ишетеп яшим. «Вәт улым туган булса», «менә әгәр дә улым булса». Ә туганмын мин! Аннары син барлыкка килдең һәм ул күптән теләгән уллы булды.

Икенче көнне әнине үзебезгә чакырып шалтыраттым. Бик җитди тавыш белән, баш тартмаслык итеп. Кухняда утырабыз, әни чәй эчә, мин кызымны имезәм. Батырлыгымны җыеп сүз башларга булдым:

– Әни, минем сиңа әйтер сүзем бар һәм бу күңелле тема түгел. Әмма мин башка дәшмичә тора алмыйм, – дидем.

Әни сагаеп миңа карады.

– Үземнең малай түгел, ә кыз булуымнан синең канәгать булмавыңны гел тоеп яшим. Үзеңнең угыл турында хыяллануыңны беркайчан да яшермәдең. Һәм син аны минем иремдә таптың.

– Ни сөйлисең син?

– Синең Рафисны миңа караганда күпкә катырак яратуың турында сөйлим, әни. Бүлдермә. Мин күптән түгел оныгыңны таптым. Бала тудыру йортында операциядән соң сызланып яттым. Һәм син миңа сигез смс яздың. Аларның бишесе Рафис турында. Минем хәлемне һәм оныгың турында сорап – берне дә язмадың. Син, үзе турында кайгыртырга сәләтле утыз ике яшьлек ир турында борчылдың, ә бала табу газаплары аша узган кызың турында түгел. Беләсеңме нәрсәне аңладым? – Күзләремә яшьләр тулды, әмма карашын кулындагы чынаякка төбәгән әнигә карап дәвам иттем. – Мин синең өчен һәрвакыт икенче сортлы булдым. Чөнки малай булып тумаганмын. Никадәр генә тырышсам да, нинди генә уңышларга ирешсәм дә, мин барыбер синең тумаган улыңнан начаррак булачакмын. Ә хәзер Рафис бар. Һәм ул, миңа һәрвакыт җитмәгән әни мәхәббәтен, тулаем ала. Сиңа тере кызың түгел, киявең якынрак.

Кухняда авыр тынлык урнашты.

– Мин сине мондый хисләр кичерүеңне белмәдем, – диде әни, озак дәшми торгач. – Шулай тоюыңны белмәдем.

– Чөнки беркайчан да сораганың булмады. Синең минем хисләрем белән кызыксынганың булмады, бары тик Рафисныкы белән генә.

Әни битен учларына яшереп, тавышсыз гына елый иде.

– Кичер мине, – дип пышылдады ул. – Йа, Аллаһым, кичер. Мин чынлап та аңламаганмын. Әйе, мин улым турында хыялландым. Бу хак. Әмма мин синең үзеңне кирәксез итеп тоюыңны теләмәдем.

– Әмма мин үземне шулай хис итәм. Гомерем буе.

Әни күзләрен миңа күтәрде.

– Нишләргә миңа? Ничек төзәтергә хаталарымны?

– Мине күрә башла, әни. Рафисның хатынын, оныгыңның әнисен түгел. Мине, кызыңны. Әни ярдәменә һәм мәхәббәтенә мохтаҗ, кулында яшь бала булганга куркып калган кызыңны. Үзенең әнисеннән: «Ничек хәлләрең, кызым? Мин синең белән горурланам. Син молодец. Мин сиңа ярдәм итәм», – сүзләрен ишетергә тилмерүче кызыңны.

Әни бертуктаусыз күз яшьләрен сөртте.

– Син хаклы. Ходаем, син шундый хаклы. Мин сукыр булганмын, – дип, урыныннан торды да, сак кына кызым белән икебезне кочаклады. – Ничек син, кызым? Минем кызымның ни хәлләре бар? – дип чәчләремә пышылдады.

Мин елап җибәрдем. Буам ерылды. Чөнки бу гап-гади сүзләрне мин гомерем буе көттем. Без әле кухняда бик озак сөйләшеп утырдык. Бу гына барлык проблемаларны хәл итмәде, әлбәттә. Еллар буе күңелдә җыелып килгән үпкә-рәнҗешләр бер сөйләшүдән юкка чыкмый. Әмма нидер үзгәрде. Әни шалтыратып минем хәлләремне сорый башлады. Бала карашырга булыша, сәламәтлегем белән кызыксына. Дәү әни булырга һәм яңадан минем әнием булырга өйрәнә.

Ә мин үткәннәргә үпкә сакламаска һәм яңа мөнәсәбәтләр төзергә өйрәндем. Үземнең әни белән. Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Бик озын булды, әмма күңелемне бушатасым килде. Һәм чынлап та, җиңел булып калды. Психологлар юкка гына проблемаларны кәгазьгә язарга кушмый торгандыр. Ярдәм итә.

Иң мөһиме, гаиләбездә аңлашылмаучылыклар, күңелдә үпкәләүләр юк. Андый хисләрне сакларга ярамый. Шулай утырып, елашып, аңлашырга һәм алга таба тыныч күңел белән яшәргә кирәк. Минем бу хатым күпләргә гыйбрәт булыр дип уйлыйм. Чөнки хәзерге вакытта, ниндидер ачу-рәнҗешләр аркасында, әни белән бала, туган белән туган аралашмый. Алай яшәү бик авыр, җилкәдә һәм йөрәктә бик авыр йөк йөрткән кебек. Менә мин аңардан котылдым һәм миңа җиңел, рәхәт. Сезгә дә шуны телим.

Руфия С. Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев