«Әни белән аралашмыйм...» (редакциягә килгән хат)
Миңа унике яшь тулгач, әни бай иргә кияүгә чыкты. Бер көнне иртән әни «башка өйгә яшәргә күченәбез» диде. Үги әти начар кеше түгел, әмма бик тә «занятой» иде. Өйдә бик сирәк күренде. Беренче хатыны авариягә эләгеп, һәлак булган. Һәм аның белән үги әтинең дә йөрәге үлгән. Минем әни аңа фатирында хуҗабикә буларак кына кирәк иде, кайвакытта өй ашы пешереп сыйларга. Ә әни, миңа калса, дүрт бүлмәле «шикарный» фатир өчен шайтанның үзенә дә кияүгә чыга алыр иде...
Әкиятләр яратасызмы? Золушка турында бигрәктәдер, әйеме? Без бит барыбыз да шуны укып, мультфильмын карап үстек. Минем әкиятне дә укыгыз әле. Анда мин төп герой, әмма Золушка түгел, ә аның явыз үги сеңлесе.
Миңа унике яшь тулгач, әни бай иргә кияүгә чыкты. Бер көнне иртән әни «башка өйгә яшәргә күченәбез» диде. Үги әти начар кеше түгел, әмма бик тә «занятой» иде. Өйдә бик сирәк күренде. Беренче хатыны авариягә эләгеп, һәлак булган. Һәм аның белән үги әтинең дә йөрәге үлгән. Минем әни аңа фатирында хуҗабикә буларак кына кирәк иде, кайвакытта өй ашы пешереп сыйларга. Ә әни, миңа калса, дүрт бүлмәле «шикарный» фатир өчен шайтанның үзенә дә кияүгә чыга алыр иде. Нәкъ әкияттәгечә, үги әтинең миннән берничә яшькә генә зуррак кызы бар һәм әни аны бер күрүдән үк яратмады.
Мин, үзебезнең кысан малосемейкадан соң, зур фатирда, булачак апа белән дус булып, рәхәтләнеп, бәхетле яшәрбез, дип уйлаган идем. Ләкин, барысы да башкача килеп чыкты. Әни үзенең һәр минутын Ләйсәнгә (үги апаның исемен үзгәртеп язам) бәйләнеп үткәрде. Апа нишләсә дә, әнидә аңа карата әшәкелек табылып торды һәм ул аны Ләйсән башына яудырды. Тора-бара әни өчен мин бөтенләй юкка чыктым кебек. Әйтмим, мине курчак кебек киендерделәр, кунакларга күрсәттеләр, уңышларым белән мактандылар. Әмма шунда ук бөтен игътибар кабат Ләйсән апага («менә шундый юньсез, булдыксыз») күчә иде.
Берникадәр вакыттан соң, мин күләгәдән чыгарга өйрәндем: әни елмайсын өчен, миңа нибары ничек тә булса Ләйсән апаны «тешләү», түбәнсетү яки дорфалану да җитә иде. Шул эшләремнән, сүзләремнән минем бүген дә күңелем болгана. Шундый эт тормышында яшәп тә, Ләйсән апа ничек кешелекле, киң һәм шат күңелле булып кала алгандыр, белмим.
Иң зур әшәкелегемне апага уналты яшьләремдә эшләдем. Ни өчен үч аласым килгәндер, хәтерләмим, әмма мин гаилә янчыгыннан ун мең сум акчаны урлап, Ләйсән апа әйберләре арасына тыгып куйдым. Акчаны тапкач, әни шашынды, «озверела». Нәзек бил каешы алып, апаны кыйный башлады. Бер көннән соң, Ләйсән апа әйберләрен җыеп, өйдән чыгып китте. Егете янына күченде.
Шуннан соң мин аны биш ел күрмәдем.
Мәктәпне тәмамлагач, Казанга югары уку йортына кердем. Бер кичәдә егет белән таныштым һәм хисләребез янгын кебек дөрләде. Ике айдан үземнең балага узуымны белдем. Бала егетемнең планнарына керми иде, ул миңа моны бик аңлаешлы итеп җиткерде. Шул ук көнне үги әтинең үлемен хәбәр иттеләр.
Күп еллардан соң апаны беренче тапкыр үги әтине күмгәндә күрдем. Шунда да әни аңа әллә ниләр әйтеп бетерде. Аны фатирны тартып алырга теләүдә гаепләде. Ләйсән апа бер сүз әйтми әнине тыңлады да, чыгып китте. Минем күңелдә шундый әче һәм кыен хисләр калды. Әнигә үземнең йөклелек турында әйтергә булдым. Алга таба ни булганын һич кенә дә көтмәгән идем. Әни миңа дөньядагы барлык сүгенү сүзләрен яудырды. Алар арасында монда язарлык бер генә җөмләсе булды: «Әйберләреңне җый һәм монда башка эзең булмасын!»
Шок хәлендә калганлыктан, автомат рәвештә өйдән чыгып, подъезд төбендәге эскәмиягә утырдым. Ә бер минуттан өстемә әйберләрем коела башлады: кием-салым, аяк киемнәре, китаплар, йомшак уенчыклар. Күз яшьләрем аша берни күрмәдем. Артымнан килеп, кемнеңдер мине кочаклап алуын гына тойдым. Ул Ләйсән апа иде. Мин аны күргәч үкереп елый башладым һәм сүз дә әйтә алмадым. Алар әле Казанга китеп өлгермәгән булып чыкты, минем бәхеткәдер инде. Ул иренә шалтыратты (теге юлы өйдән чыгып киткән егеткә кияүгә чыккан). Ленар (исемен үзгәрттем) килеп җитте һәм алар икәүләшеп минем әйберләремне җыярга кереште һәм машиналарына утыртып, үзләре белән алып киттеләр. Казанга барып җиткәч, ниндидер фатирга алып керделәр. Бер тәүлек йоклаганмын. Уянгач, утырып сөйләштек. Мин аңламаган бик күп нәрсәләргә күземне ачты.
Әтисе аның белән аралашуны бервакытта да өзмәгән. Әле апага уналты яшендә үк, әни белән яши алмаячакларын аңлагач, Казаннан фатир алып куйган һәм хәзер ул вакытлыча аны миңа биреп торачак. Әтисенең нигә әнидән аерылмавы турында сорауга апа болай диде: «Әни үлгәч, әти бик эчә башлады һәм бер көнне кар көртендә йоклап киткән. Синең әниең аны күреп, уятып, үзе эшли торган больницага алып килгән һәм караган. Әти шунда аның белән килешү төзегән: аңа өйләнә һәм фатирны аның исеменә яздыра, ә ул мине карап, тәрбияләргә тиеш була. Әниең чынлап торып әтигә гашыйк була, әмма әтигә ул кирәк булмый. Мин әниеңә түздем һәм кызгандым. Әтине катып үлүдән коткарганы өчен рәхмәтлемен».
Шул көннән бирле без апа белән бертуганнар кебек. Әни белән аралашмыйм.
Дәү әни газетагызны алдыра, бәлки бу хатны әнигә дә укытыр...
Исемемне күрсәтмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев