Алтмыш яшьтәге ир балага әйләнде: гаиләне саклап булырмы? (редакциягә килгән хат)
«Яшел Үзән»дә ирләр турында берничә хат басылды. Мин дә шул хатыннар кебек эчемне бушатырга телим. Чынлап, олыгаю ягына чыкканда кайбер ирләр (әллә барысыдамы икән) югалып калалар. Алай гына да түгел, минеке, мәсәлән, бөтенләй балам дәрәҗәсенә әйләнеп бетте. Чын, хет көл, хет ела!
Фото: ясалма интеллект
Мин инде шактый гына илленең теге ягында, балалар үсте, үз гаиләләре, шөкер. Ирем аларны тәрбияләүдә катнашмады дип тә әйтергә була. Әйе, эшләде. Әмма миннән артыгын түгел. Икебез дә иртән чыгып китә идек, кич кайтабыз. Гадәт буенча, күп еллар ул гаиләбезне ашатучы саналды (минем хезмәт хакым аныкыннан ким булмаса да), ә мин, синнән ким эшләмим дип, каршы төшмәдем, ярар, шулай саналсын дидем. Эчмәде, тартмады, мине кыерсытмады, эшкә йөрде – элек яхшы ирләр рәтендә булу өчен шулар җитә иде.
Кайчакта, миңа бөтенләй игътибар итмисең, дип, ризасызлыгын белдергәләде. Имеш, назлы түгелмен, иртән чәй ясап бирмим һәм ботка салып куймыйм, һ.б. Соң, суыткыч тулы ризык, әзер аш плитә өстендә, сал да аша. Минем өстә балалар, өй, ир көенә биергә көч белән вакыт каян алыйм тагын?!
Вакыт бик тиз үтә. Шөкер, балаларның үз тормышлары, льготалы пенсиягә чыктым, БДИ, ОГЭлар, туй мәшәкатьләре артта. Инде шатланып яшә генә. Тик менә, болай да хәйләкәр яшүсмер дәрәҗәсендә генә йорт эшләрендә булышкан ирем, хәзер бөтенләй расслабился. Алты яшьлек бала халәтенә төште дип әйтер идем. Бөтен игътибарымны сорый! Мин әле эшлим һәм ял көннәрендә озаграк урында аунап ятасы килә. Юююк! Бу тора да, ашарга әзерләп бир дип, мине уята! Минем дә ачу килә: «Колбоса-сыр бар, чәй кайнат та эч!» – дим.
– Ирең ач йөрсен икән, ә син йоклап ят! Балалар безнең белән яшәгәндә будильникка кадәр үк торып аларга әллә ниләр әзерли идең! – дип әйтеп салмасынмы!
– Тк, алар балалар, ә син олы мужик! – мин әйтәм, – бөтен нәрсәне үз кулларың белән дә әзерләп ашый аласың!
Ачуымнан, торып коймак пешердем. И чәй эчкәндә тотынды бу гомере буе җыелып килгән зарларын түгәргә. Имеш, ниһаять, мин бөтен игътибарымны аңа гына бирә алам, ә моңарчы балаларымда эреп беткәнмен, ул гел ятим булган. Элек кызымның коймагы өстенә «сгущенка» агызганмын, ә аңа юк. Улыма, мәктәптән соң тренировкага барганчы капкаларга дип, ашарга тутырып биргәнмен, ә аңа юк, җитмәсә, тәмлерәк булсын өчен улыма төрле соуслар, яшелчәләр тыкканмын, ә аңа юк... Күз алдыгызга китерәсезме, гаилә башлыгы, шул балаларның әтиләре бит ул, нәрсәләрне күреп, үпкә җыеп яшәгән? Мин пример гына китердем әле, ул бик күп нәрсәләрне санады. Ә мин күзләремне шар ачып, шаккатып тыңладым. Балаларыбыз мәктәптә укыганда аны «исәпкә-санга сукмавым» өчен, үзен нәкъ бәбиләрчә тотып, бу хәзер бурычны кайтарырга булган.
Шул көннән башлап, бөтенләй өйдә бернишләми башлады. Элек әйткәч, хет тузан суырта иде. Ә хәзер – юк! Хәзер синең балалар турында кайгыртасың юк, үзең дә җыештыра аласың, ди. Ә күп эшләрне «аннарыга» калдыра башлады. Алай ит, болай ит, дигәнгә, бер дә «юк» дими, әмма эшләми дә. Бер юлы чүпне чыгарырга куштым. Үзем махсус чыгармадым. Ике көн торды, сасы исе чыга башлады. Ирем кулларын гына җәйде:
– Улым да тыңламый иде сине, хәтерлисеңме, ә аның өчен син үзең чыгара идең. Ә хәзер минем өчен ник алай итмисең? – дип, бөтенләй аптырашта калдырды.
Башта артык игътибар итмәскә тырыштым иремнең кыланмышларына. Бала булып уйнап туяр да, үзенең олы ир, гаилә башлагы, тиздән дәү әти булачагын исенә төшерер, дип уйладым. Әмма алга таба тагын да хужеланды бу. Әйтерсең, чынлап та, минем аңа да әни булуымны озак еллар көткән. Өстенә кигән киемнәренә дә игътибар итми башлады. Тап тигәнме, тишелгәнме – тик йөри шулай. Аңа бу турыда әйткәч: «Ә мине хатыным карамый», – ди!
Әле күптән түгел генә Египетка барып кайттык. Һәм бу ялым соңгы тамчы булды! Күңелемә «аерылам» дигән уй ныклап кереп урнашты. Мин балалар кечкенә чакта да ялдан болай арып кайтмый идем.
Моңарчы ялга барганда үз кирәк-яракларын ирем үзе җыя, тутыра иде. Мин инде уйламадым да. Тегендә барып төштек, чемоданнан әйберләрне чыгарам... Әле дөньядагы белән мине гаепли! Имеш, мин аның кирәкле әйберләрен алмаганмын, аны бөтенләй карамыйм, ә балаларны «от и до» карый идем... Менә, ни дип әйтеп була алтмышка җиткән бу иргә! Юләрме, акыллымы!?
Ялыбызның беткәнен көчкә көтеп җиткердем! Ташлап кайтып китәр чиккә җиттем! Әле балаларыма әйтмәдем аерылырга теләвемне. Шушы яшькә җиткәч, оят та инде аерылышып йөрергә. Тик болай да яшәп булмый. Аңлатып та, кычкырып та карадым. «Аерылам» сүзен чынга алмый, куркытам дип уйлый. Ә бит мин шаярмыйм. Нишләргә? Тагын берәр хатынның ире шулай, балалар үсеп беткәч, алар урынына калганы бармы икән? Ичмаса, каенанам да исән түгел, әни кирәк булса, бар, анаң янына кайтып тор, дияр идем...
Билгеле сәбәпләр аркасында, исемемне дә, адресымны да күрсәтергә теләмим, гафу итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев