Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Алдану (язмыш)

Матур иде аның ире. Һәрвакыт үзен тәрбияләргә, матур итеп киенергә яратты. «Моны минем вазыйфа да, дәрәҗә дә таләп итә», – дия иде. Гөлфия белән алар икесе ике төрле. Мәхмүт озын буйлы, горур кыяфәтле, ә Гөлфия кыска гына буйлы, чәчләренә инде чал күренә, үзен тәрбияләргә дә бик яратмый. Дөресрәге, вакыты юк. Гаиләне тартып бару аның өстендә чөнки. Тормыш мәшәкатьләренә чумып ул үзен онытты, ә Мәхмүт хатынының тәрбиясендә, көннән-көн чәчәк атып, һәркем күзе төшәрлек иргә әйләнде.

Гөлфия туган көнендә әнә шулар турында уйлап утырды. Һәр елны иптәш кызы ире белән килә аны котларга. Алар матур гына утырдылар да киттеләр. Мәхмүт аларны бик яратып бетермәсә дә, көләч йөз белән каршы алды, кунак итте, һәм аерылышасы килмәгән шикелле озатып калды. Иренең чираттагы битлеге иде бу. Битлек киеп яшәгән, чибәр ир янәшәсендә менә 20 ел вакыт узып та киткән икән. Шушы чибәр ире гыйльми дәрәҗә карьерасын төзесен дип, Гөлфия көне-төне эшләп шушы көнгә төште. Ә моның бер тамчы да кадере юк икән бит…

Балалары әле бик кечкенә иде, Гөлфия тәвәккәлләде: әнисеннән әҗәткә акча сорап торды да, күпләп сату базарына юл тотты. Исәбе: җиләк-җимеш сатып карау иде. Ул чакта акча эзләп базарга агылдылар бит. Гөлфия дә тормыш тәртәсенә кереп басып, арба тартыга әзер хатыннарның берсе иде. Беренче тапкыр сатуга чыккан көнен ул әле дә күз яшьләрсез искә ала алмый, әмма ай ахырында санап карап, хәтәр генә керем кергәнен күргәч, бу авырлык аша узуның мәгънәсе барлыгын аңлады. Аннан соң ул машина арендалап, авыллардан яшелчә җыярга чыгып китте, аларны сатты. Әкренләп сату нокталарын арттырды, сатучылар алды. Ул чын-чынлап базар тормышына кереп китте. Ул чактагы базарлар бүген юк инде, хәзер Гөлфиянең бар уңайлыклары булган кечкенә кибетләре бар, яшелчәләрне дә инде аңа китереп бирәләр. Әле тагын савыт-саба сата торган кибет тә ачты ул. Монысы – күңеле өчен. Бик ярата ул матур савыт-сабаны.

Бизнесы җайга салынса да, Гөлфиянең бер генә көнне дә эшкә бармый калганы юк. Барысын да карап-күзәтеп тормасаң, күпме куйган көчең хәзер юкка чыгарга мөмкин. Әйе, Гөлфия элекке кебек яшь, шаян түгел инде. Базарда эшләү үз тамгаларын салмый калмады. Елмаеп-көлеп кенә булмый шул анда, усаллык кирәк, алайса таптап китәчәкләр. Кайда ашарга туры килә, шунда теләсә нәрсә ашап йөрү дә еллар үткән саен гәүдә матурлыгын урлады. Авыр-авыр тартмалар күтәреп йөрү дә үзен сиздерә хәзер. Ул иң элек кулларда сизелә. Хатын-кыз нәзакәтлелеге күптән юкка чыкты шул анда. Тормышы билгеле бер график белән акты да акты: көне буе эштә, кичен гаилә мәшәкатьләре. Үзенә генә вакыты булмады, бу хакта уйламады да ул нигәдер. Башкалар ничек яши икән дип як-ягына да каранмады. Базар аның вакытын, көчен, энергиясен һәм яшьлеген суырды. Үзе сатты да, бухгалтер эшләрен дә алып барды.

Мәхмүт аңа терәк булмады. Гомумән, ул беркайчан да аңа терәк булмады бугай. Балаларны карарга да аның вакыты юк иде: ул фәнни эшләрен гаиләсеннән күбрәк яратты. Гөлфия аның күпме хезмәт хакы алуын да белми иде, моны белүне нигәдер кирәк санамады да. Кафедрада эшләгән кеше бушлай эшли дигән уй кергән иде аңа.

Бераз акча җыеп машина алырга булгач, алар сүзгә килде. Мәхмүт тәбәнәк озын машина теләде, ә Гөлфиягә эш машинасы кирәк иде. Аның тартмалар салып йөрисе бар! Гөлфия үзе теләгән машинаны алды, әмма иренең мондый машинага утырып йөрергә оят дип сөйләнүеннән туеп, Мәхмүткә машина алырга кредит рәсмиләштерде. Мәхмүт башта үзе түләп барды әле, әмма ярты елдан соң: «Сәгатьләремне кыскарттылар, түли алмыйм, акчам җитми», – дип, Гөлфиядән берничә ай түләп торуын үтенде. Берничә ай – кредит беткәнчегә кадәр сузылды... Ә Мәхмүт квартплатага, бераз азык-төлек алыр өчен акчаны һәр ай Гөлфиягә зурлап сузды. Менә шулай яшәде алар. Гөлфиянең бизнесы чәчәк аткан саен, кереме дә артты. Аңа иренең акчасы кирәкми дә башлады. Ул инде  зуррак фатир алыр өчен акча җыя башлады. Ниһаять бергәләп диңгезгә ял итәргә йөри башладылар.

Шушыларны уйлаганда Гөлфиянең йөрәге кысылып куйды. Җан авыртуы иде бу. Иренә багышлаган елларын жәлләде. Аңа бу минутта бик авыр иде. Бәлки, шул бриллиант кашлы йөзекне күрмәсә, берни белми, үзенчә бәхетле хатын булып яшәр дә иде... Нигә генә күрде шул йөзекне…

Машинасын автосервиска биргән иде Гөлфия. Ул көнне, ниһаять, өйдә генә булырмын дип уйлаган иде, әмма аны эшкә чакырып шалтыраттылар. Ул тиз генә урап кайтыр өчен иренең машинасын сорады. Шимбә иртәсе булгангамы юлда ГАИ хезмәткәрләре күп иде. Шуларның берсе аны туктатып, документларын тикшерә башлады. Страховка кәгазен дә сорады. Гөлфия аптырап калды: Мәхмүт кайда йөртә икән аларны, үзе машина бардачогында саклый. Шунда үрелде. Мәхмүт тә шунда саклый икәне, аларны алганда кулы ниндидер бәрхет тартмага тиеп китте. Ул чакта игътибар бирмәде әле хатын. Каршында инспектор басып тора бит. Документларның тәртиптә икәнен аңлагач, Гөлфиягә хәерле көннәр теләп җибәрде. Хәл итәсе мәсьәлә турында уйлап, эше янына килеп туктады. Машинасыннан чыгып кибетенә кергән чакта, кылт итеп теге бәрхет тартма исенә төште дә, кире борылды.

Машинасына утырды, тартманы бардачоктан алды да кулында әйләндерә башлады. Әле туган көненә бер ай бар, ничек Мәхмүт алдан ук бүләк әзерләргә булган әле. Бүләкләр биреп куандыра торган ир дә түгел бит әле ул. Туган көненә һәм 8 Мартка чәчәк букеты алып кайта кайтуын, әмма бүләкләр биргәне юк. Гөлфиягә оят та булып китте. Мәхмүт сюрприз ясарга теләгән, ә ул... Куярга дип бардачокны ачты, әмма кызыксынуы җиңде.

Кечкенә бриллиант кашлы йөзек. Менә бит нинди сюрприз ясарга теләгән Мәхмүт. Әмма карый торгач хатынның башына барып җитте: соң бу йөзек аның чәнти бармагына да сыймый бит! Гөлфиянең өстенә салкын су койдылармыни. Ә бәлки кызыбызга алгандыр дигән уй килде шулай да. Әмма кызларына да бүләк алу да гел Гөлфия җилкәсендә булды. Йөзекне тотып озак уйлап утырды, Гөлфия. Мәхмүтнең хыянәтенә ышанасы килмәде. Бәлки, ялгышамдыр, көтәргә кирәк дип уйлады ул һәм йөзекне урынына куеп, магазинына кереп китте. 

Ике көннән соң Мәхмүт берничә көнгә Мәскәүгә конференциягә китәчәге турында әйтте. Гөлфия шундук теге йөзекне исенә төшерде. Ире артыннан күзәтергә ниятләде. Чемоданнарын әзерләгән ир, Гөлфиянең озатырга теләвеннән баш тартты. «Такси белән барам, борчылма, болай да эшең күп», – диде ул. Бары эшкә барасым бар дип, хатын ир белән бергә өйдән чыгып, машинасына утырды һәм ире утырган такси артыннан китте. Такси нигәдер тимер юл вокзалына түгел, аэропортка ук китте. Аэропортта иренең чемоданнары белән басып торган яшь, ябык кына кызны килеп кочаклап алуын күрде. «Менә йөзек хуҗасы да табылды», – дип уйлады Гөлфия. Хатын алар янына барып тавыш чыгаруны үзен өчен түбәнлек дип санады. 

Шул көннән соң тормышларын уйлады, анализлады. Мәхмүткә карьера ясарга мөмкинлек биреп, үзенең хатын-кызлыгын югалтуын аңлады. Бәлки шулай яшәгән дә булыр иде, бу аңа комачау итмәде дә кебек. Әмма Мәхмүтнең хыянәте аны айнытып җибәрде. Ул инде ире янәшәсендә башкача яши алмый иде. Ул аның өчен тормыш юлдашы түгел, ә бары хезмәтче... Аерылырга гариза бирде. Бу хакта туган көненнән соң әйтергә булды. Туган көненә аңа кабат бүләк булмады, бары бер букет чәчәк. Гадәттәгечә... 

Гөлфия букетка карап алды да, өстәл җыештыра башлады, кызы – үз бүлмәсенә, ире телефонын тотып бәдрәфкә кереп китте. Озак та тормый чыкты да тиз-тиз генә киенә башлады. Коллегасы ниндидер бер мәсьәлә буенча очрашырга чакыра икән. 

Мәхмүт инде киенеп бетеп ишек ача иде, Гөлфия конферт тотып аның янына килеп басты.
– Сөрякәң янына киттеңме, җаным?
Чыгып китәргә торган җиреннән ире борылып басты. Күзләрендә – гаҗәпләнеп катыш курку иде. 
– Син нәрсә сөйлисең? Нинди сөяркә?
– Сезнең кафедрадагы аспирант кыз, – шушылай сабыр гына сөйли алуына Гөлфия үзенә гаҗәпләнде. – Бу конверт сиңа. Бүләк-сюрприз. 

Мәхмүт конвертны алды да, тиз-тиз ачып, анда салынган кәгазьне укый башлады.
– Аңламадым, син аерылышырга гариза бирдең? Нишләвең бу? Башыңа тай типмәгәндер бит? Безнең кызыбыз бар, оныттыңмы әллә? Нинди сөяркәләр уйлап тыптың син?
–    Мәүмүт, без аерылышабыз, – дип катгый итеп әйтте Гөлфия. – Ә син гомер буе шулай яшәргә җыендыңмы? Монда ашыйсың, чиста кием киясең, ә читкә күңел ачарга йөрисең. Гафу ит, хезмәтчең булудан туктыйм. Син дә ир-ат бул инде. Яратмый башлагансың икән, хушлаш та чыгып кит. 

фЙ–    Ни сөйлисең соң син? Юк минем бернинди дә сөяркәм, – дип кабатлаудан туктамады Мәхмүт. 
–    Синең алдашуыңнан да туйдым. Мин барысын да беләм: күрше урамда гына мәхәббәт оягызны да, конференциягә китәм дип сөяркәң белән ялга барып кайтуыңны да, аңа биргән бриллиант кашлы йөзек турында да....
–    Кем сиңа сөйләде? – Мәхмүт аптыраудан шундый сорау бирүен сизми дә калды. Бу – аның җиңелүе иде. Гөлфия җиңел сулап куйды.

–    Монысы сиңа мөһим түгел. Әйберләреңне җыеп чыгып кит. Фатирны миңа кияүгә чыкканчы әти-әни алып биргән иде. Синең монда бер дәһелең дә юк. Бер айдан судка килерсең.
–    Чукынып кит, – диде дә Мәхмүт ишекне бәреп чыгып китте. 

Ул бу минутта аптырашта калган иде, нәрсә дип әйтергә дә белмәгәч шулай диде. Юк, аның гаиләсеннән китәргә уенда да булмады. Аңа барысы да уңайлы иде. Мәхмүт ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитте. Урам карачкысы кебек хатыны дәгъваларын әйтеп, аерылышу турындагы гаризасын борын төбендә селкесен әле. Егылып үләрсең. Кем соң ул? Мәхмүт янәшәсендә булганга рәхмәт әйтеп яшәргә тиеш бит ул! Теләсә нинди хатын-кызның аның янында булырга теләве турында чын-чынлап ышанып яшәде. Эчми, тартмый, матур итеп бии белә, үзен тәрбияле тота, бервакытта да тавыш күтәрми, теләсә нинди темага сөйләшә белә. Һәр компаниядә Мәхмүт – игътибар үзәгендә. Ә соңгы биш-алты елда аңа хатыны өчен оят иде. Эш аның артык авырлыгында гына түгел: ул бервакытта да күлмәк, озын үкчәле туфли кими, чәченә дә прическалар ясамый. Бар белгәне кибетләре һәм акча табу.

Андый хатын белән нәрсә сөйләшмәк кирәк?! Анда башка хатыннарда булган дөньяга җиңелрәк карау, дәрт, шаянлык юк. Ә бит Мәхмүт әнә шундый кызга гашыйк булган иде. Кая югалды ул кыз? Нигә хатыннар шуның кадәр нык үзгәрә? Ул соравына җавап таба алмады. Әллә үзенең сөяркәсе барлыкка килде микән? Булыр, булыр акчасы өчен әллә нинди ирләр аның башын әйләндерергә мөмкин. Мәхмүтнең ачуы тагын да кабарды. «Хатын-кыз кадәр иблис зат юк инде ул», – дип уйлап, сөяркәсенә юл тотты.

Галия Әхмәтова, Сөембикә

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев