Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Әйтерсең, ул диплом миңа кирәк! (редакциягә килгән хат)

– Аһ-зарымны бушатырга шалтыратуым, кызлар! Беләм, минем кебекләр хәзер шактый… Улым былтыр мәктәпне уңышлы тәмамлап, БДИларын яхшы тапшырды һәм университетка, үзе теләгән факультетка бюджетка укырга керә алды. Мин моңа аңарга караганда йөз тапкыр күбрәк шатланганмындыр, мөгаен. Керүен керде, ләкин укырга теләге юк. Быел икенче курста, әмма...

Фото: ясалма интернет

– Аһ-зарымны бушатырга шалтыратуым, кызлар! Беләм, минем кебекләр хәзер шактый…

Улым былтыр мәктәпне уңышлы тәмамлап, БДИларын яхшы тапшырды һәм университетка, үзе теләгән факультетка бюджетка укырга керә алды. Мин моңа аңарга караганда йөз тапкыр күбрәк шатланганмындыр, мөгаен. Керүен керде, ләкин укырга теләге юк. Быел икенче курста, әмма көчкә йокысыннан уятып җибәрәм. Барамы ул анда, юкмы – сессия-зачетлар чоры килеп җиткәч ачыклана инде. Беренче курс «койрыклар»ын җыя-җыя «аһ» иттем җәй башында. Кышкы сессияләрен үзе ерып чыккан иде, ә җәйгесен бөтенләй ташлады. Рәтләп лекцияләргә йөрмәгән, курс эше язылмаган, зачетлары ярты-порты, экзаменнарын әйтмим дә. Деканатка кереп, елыйелый ялвардым, зинһар куып чыгармагыз, төзәлә, укый, дип вәгъдәләр бирдем. Улымны җитәкләп йөреп, көнтөн йокламыйча, көчкә тапшырып бетердек бөтен «долг»ларын.

Югары белем «отстой» дип саный. Ничек итеп күп акча эшләү буенча башында бер олау идеяләр, ә диплом, әйтерсең, миңа гына кирәк. Әтисе әйтә: «Әнә, укыйсы килмәсә, чемодан, вокзал, армия яки МХО аңа!» – ди. Нигә йөрисең аның артыннан ана үрдәк кебек чабып, дип әрли. Ә минем «армия» белән «МХО» сүзен ишеткәч үк йөрәгем калтырана башлый. Әгәр дә укуыннан куып чыгарып, хезмәткә алып китсәләр, ничекләр түзәргә кирәк?! Нишләтергә бу балаларны, ә?! Күпме кеше керә алмый укырга, бюджетка түгел, түләүлегә дә үтә алмаганнар буа буарлык. Үз бәхетен аңламый, юньсез малай. Мәктәптә андый түгел иде ул. Тырышты, укыды, укытучылар да мактый иде үзен. Менә Казанга йөреп укый башлагач, бәйдән ычкынды! Чөнки анда мәктәптәге кебек контроль юк, үз аңың белән йөрисең. Ә ул аңны Казан белән Яшел Үзән арасында төшереп калдырды ахрысы!

Армиягә дә барасы килми үзенең! «Бер ел «коту под хвост», ул арада күпме эшләр эшләп була», – ди. Соң, минәйтәм, үзең шуны аңлыйсың, ә үзең тик селкенеп йөрисең вакытыңны әрәм итеп, дим. Укырга бармаган вакыты жәл түгел, ә армиядә узасы бер елы әрәм моңа! Аңламассың бу буын яшьләрен... Инде, уйлыйм да, әгәр дә үзенең акылы җитеп, укуга җитди карый башламаса, аның өчен сессия саен мин йөреп кенә дипломлы итә алмыйм. Сезгә дә шуның өчен шалтыратуым, бәлки киңәш бирүче табылыр, мондый хәлләрне үз башыннан кичерүчеләр бардыр. Нишләп беттеләр икән? Иремә әйткән идем, бәлки, минәйтәм, кызыктырырсың, әгәр укып бетереп, диплом алсаң, өр-яңа машина алып бирәм, дип, дим. Юк! Анысы да кире каткан! Ул дөрес тәрбия була алмый, садик баласын шулай кызыктырырга ярыйдыр, әмма буй җиткән, егерме яшен тутырырга йөргән ир баланы шулай азындыру дөрес түгел, үзе эшләп алсын, кадерен белер, ди. Аның хаклы икәнен дә аңлыйм ла... Ничек тыгарга бу бала башына ул аңны, ә, әйтегез әле?

Төпле киңәшләрегезне көтеп калучы, Фәнисә Хөсниева. Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев