«Абыйның кызы безнең җилкәдә яшәргә тели» (редакциягә килгән хат)
бер көнне абый белән килен килеп керде һәм: «Без акча җыйганчы сездә яшәп торабыз, ипотекага фатир алырга уйлыйбыз», – дип хәбәр итте. Әни ризалык бирде, мин аның бүлмәсенә күчендем, ә тегеләр минекендә яши башлады. Бернәрсәгә дә акча бирмәделәр: ни ашарга, ни коммуналь хезмәтләргә. Мин дә мәктәпне тәмамладым, укырга да кердем, эшкә дә урнаштым. Чөнки әнигә мине, абый белән хатынын берүзенә тарту авыр...
...Безнең гаилә тулы түгел: абый, мин һәм әни яшибез, ә әти бездән күптән, әле без кечкенә чакта ук китте. Әни абый белән мине ялгызы күтәрде.
Абый миннән биш яшькә зур. Мәктәпне тәмамлады, читтән торып уку бүлегенә институтка керде, чөнки әнигә аны тагын биш ел тарту авыр иде, абый эшкә урнашты.
Ашау-эчүгә, коммуналь түләүләргә абый акча бирмәде, әни аны үз акчасына ашатты-эчертте, ә ул үз акчасын үзенә туздырды: төнге клублар, дискәтүкләр, кафеларда йөрде.
Бервакыт абый бер кыз ияртеп кайтты да:
– Таныш булыгыз, бу Алисә, без язылышырга булдык, – диде.
Әни шаккатып карап торды да:
– Кайда яшәргә уйлыйсыз? – дип сорады.
Абый, фатир «снимать» итәбез, диде. Туйдан соң алар чынлап та арендаланган торакта яшәргә карар итте. Без шат кына булдык. Алайса киленебез бездә яшәве белән гаиләбезне бик бәхетле итте дип саный. Үзе Яшел Үзәнгә авылдан килгән һәм чибәрлеге белән шәһәребезне коткарам, дип уйлый бугай, көлеп үләрсең.
Киленебезнең туган көненә әни кыйммәтле кухня комбайны бүләк итте, ярты хезмәт хакы шуңа китте. Әмма тегесенә андый бүләк ошамады. «Рәхмәт» урынына: «Таба бүләк итәсегез бар иде тагын», – дип фырылдады. Аңа күрәсең, шундый дөнья чибәренә бриллиантлар кирәк булган, ә без ниндидер комбайн белән монда... Әни елап җибәрде һәм без кайтып киттек.
Күпмедер вакыт узды, бер көнне абый белән килен килеп керде һәм: «Без акча җыйганчы сездә яшәп торабыз, ипотекага фатир алырга уйлыйбыз», – дип хәбәр итте. Әни ризалык бирде, мин аның бүлмәсенә күчендем, ә тегеләр минекендә яши башлады.
Бернәрсәгә дә акча бирмәделәр: ни ашарга, ни коммуналь хезмәтләргә. Мин дә мәктәпне тәмамладым, укырга да кердем, эшкә дә урнаштым. Чөнки әнигә мине, абый белән хатынын берүзенә тарту авыр.
Артыннан савыт-сабасын да юмаган өчен киленгә һаман шелтә белдердем, ә абый аны яклый. Шуннан абыйга икесенең дә савыт-сабасын юарга куштым, монда служанкалар юк, дидем. Килен анда да телләште, имеш аның артыннан бөтен эшне без эшләргә тиеш, чөнки ул «принцесса». Шаккаттык. Ахырда түзмәде, әни боларны куып чыгарды, иркен сулап куйдык. Саубуллашканда абый безгә: «Бу фатирны сез миңа бирергә, ә үзегез арендалап яшәргә тиеш», – дип әйтеп чыгып китте. Хатыны сүзләредер инде.
Әни берничә көн елады. Аннары тынычланды: «Улым ничек тели – шулай яшәсен», – диде. Алар Казанга китте. Ике ел аралашмадык, абый шалтыратмады да, ләм-мим. Ә бер көнне әйберләре белән фатирыбыз бусагасында пәйда булды.
Теге шәһәр егетенә кияүгә чыгарга атлыккан авыл кызы бай ир белән чуалган, аерылышканнар. Абый әни белән миннән гафу үтенде. Әлбәттә кичердек, үзебезнеке бит. Шулай да, мин үз сүземне әйттем: моннан соң бөтен түләүләргә, ашауга акча бирәсең, дидем.
Хәзер абый минем иптәш кызым белән танышты, очрашып йөриләр. Ул кыз күптән абыйга гашыйк иде инде, яшүсмер чактан ук, абый гына аңа игътибар итмәде, кечкенә идек бит әле. Ә хәзер күрде дә, сүзсез калды.
Әгәр дә өйләнешсәләр, мин бик шат булыр идем. Ул бик әйбәт кыз, иң мөһиме – абыйны ярата, ә үз кирәклегенә кулланмый.
Авыл кызларына шаккатам. Элек шәһәрнекеләрне юлдан язганга саныйлар иде, ә хәзер авылныкылар барысын да уздыра. Авылга дәү әниләргә кайтып йөргәндә дә аптырый идем аларның үзләрен тотышына. Кайберләре бәйдән ычкынгандай тоталар иде үзләрен кич чыккач, бигрәк тә егетләр янында.
Регина Ш. Яшел Үзән
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев