Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Энә тишегеннән чыгарып хатын сайлаганнар элек (редакциягә килгән хат)

Кызык булсын әле, дәү әниемнең ничек кияүгә чыгуын язарга булдым. Кызык кына түгел, бик тәрбияви дә. Хәзерге яшьләргә гыйбрәт тә. Хәер, ул заман кызлары белән хәзергеләрне чагыштырырлык та түгел инде. Ә мин дәү әнием белән, аның тәрбиясендә үсүем белән бәхетле...

Әти-әниләр эштән кайтып кермәде, хуҗалык әбием белән без – балалар җилкәсендә булды. Инде үзем алтмыш бишенче җәемне каршыласам да, йортыбыз нуры булган дәү әниемне бик җылы хатирәләр белән искә алам.

Үзенең кияүгә чыгу тарихын да мин клубка чыга башлагач сөйләде, колагына киртләп куйсын, бу кыз бала ялгышлыклар кылмасын, дип, үзенчә тәрбия алымы булган инде аның ягыннан. Зирәк тә иде әбекәем Сәрвәрҗиһан.

Алар дәү әтием Сәхибулла белән икесе дә 1896 елгы. Икесе дә бер авылдан, ун йорт аркылы үскәннәр. 19 яшьләр тирәсендә бабам әбиемә гашыйк булган, дуслашып йөргәннәр. Дәү әти баштан ук дәү әниемә өйләнергә карар кылган, әмма алдан сынап карарга булган. Авылларда элек-электән кызлык намусы, тыйнаклыкка бик кырыс караганнар. Аллаһ сакласын, берәр кыек сүз ишетелсә, кара тап бөтен нәсел-ыруыңа яткан. Ә Сәхибулла менә нәрсә уйлап чыгарган. Җәй көне кичке уеннан кайтканда кызны озаткан һәм капка баганасына терәп, кайнар итеп пышылдаган: 

– Сәрвәр, син мине ошатасыңмы? 

– Белеп торасың бит инде, Сәхиб, нигә сорыйсың, – дип кызарган әбием.

– Син дә минем күңелемә кереп урнаштың. Көз көне яучы җибәрергә уйлыйм. Чыгасыңмы миңа кияүгә? Мин инде әти белән дә сөйләштем, ул каршы түгел. 

– Чыгармын, Сәхиб, – дип, башын аска игән әби. 

– Алайса, менә нәрсә: бүген төнлә ындыр артындагы печән әвененә кил. Әгәр дә саф булсаң, көзне дә көтмибез, бу айда ук өйләнешәбез.

 – Ни уйлап чыгардың инде тагын, Сәхиб? Нигә барыйм мин печән әвененә? Синнән кала башка берәү белән дә аралашканым да булмаганны бик яхшы белеп торасың. 

– Үзеңә кара! Минем сүз тимер. Мин сине әвенлектә көтәм. Килмәсәң, үкенерсең! – дип, китәр алдыннан бик кискен тәмамлаган сүзен бабай.

Сәрби төне буе керфеккә керфек какмаган. Сөеклесе Сәхибнең мәкерле ниятләре өчен борчылган һәм, әлбәттә инде, беркая да бармаган. Андый сынауларны белә ул! Авылда булгалады инде алар: егет кызны тәмле теле белән юмалый, өйләнергә вәгъдә итә, үз теләгенә ирешкәч, үзе үк җиңел җиңүе белән мактанып йөреп, бәхетсез кызны мәсхәрә итә. Андый кызларның капкаларына кара буяу яки мазут сылаганнары да бар. Чөнки ул юылмаслык хурлык. 

Иртәгәсен, өйдәге көндәлек эшләрне бетергәч, Сәрби дә, инде гармун тавышлары, кызлар чыркылдавы ишетелгән су буена, кичке уенга бара. Гадәттә, Сәхиб аны күргәч, янына килә, биергә чакыра торган була, ә хәзер егетләр белән хахылдашып басып тора, кыз ягына борылып та карамый. Иптәш кызлары үзгәрешләрне шунда ук сизеп ала, сораштыра башлый, хәленә кереп, тел шартлата.

Сәрби кызлар белән озак басып тормый, беркемгә дә сиздерми генә өенә кайтып китә. Йөрәге мәхәббәттән һәм үпкә-рәнҗештән ярылыр чиккә җитә. Ә иртәгәсен кыз үзен бөтенләй кимсетелгәндәй хис итә: аның Сәхибе, намуссыз Сәхиб авылның иң ямьсез кызы Хәдичә янында бөтерелә, кич буе аның белән бии. Шуннан соң Сәрбиҗамал кичке уенга бөтенләй йөрми башлый. Сәхибнең холкын күрсәтүен аңлый. Дус кызлары да аңа егетнең бөтен кызга бәйләнүен, кич саен төрле кыз артыннан озата баруын сөйләп тора. Әмма озакламый Сәрбинең борчуларына нокта куела: урып-җыю эшләре төгәлләнгәч, Сәхиб аңа яучы җибәрә. 

Егет үзенең шундый кырыс сынавы өчен гафу үтенә һәм, әгәр дә теге вакытта Сәрби әвенгә килгән булса, өйләнми идем, ди. Менә шулай энә тишегеннән чыгарып хатын сайлаганнар элек егетләр. Аерылышулар да булмаган, хатыннар ирләрен гомер буе хөрмәт итеп, баш санап яшәгән. Дәү әтием сугыштан исән кайтса да, саулыгы булмый, мин туарга дүрт ел кала, вафат була. Ә дәү әнием озын гомерле булды, шөкер, миңа егерме яшь булганда бакыйлыкка күчте. Якты һәм яхшы кеше иде, мәрхүмә, гомере буе намазлыгына тугры булды, миңа да бик күп догалар өйрәтте. Бу язмам Корбан гаете көннәрендә дога булып ирешсен.

Райондашыгыз, Гөлирам Сибгатова

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев