Туган тел – зур байлык
Туган телеңне, аның гореф-гадәтләрен белү – зур байлык. Белү генә җитми, әгәр гаиләңдә дә йолаларны үтәп яшәсәң, син үз милләтеңнең чын патриоты буласың.
Бүгенге героебыз – Зеленодольск муниципаль районы Осиново бистәсенең В.В. Карпов исемендәге лицейның 9 сыйныф укучысы – Маннанова Ләйлә. Ана теленә мәхәббәт беренче чиратта гаиләдән килә: өйдә әти-әниең белән үз телеңдә аралашу, сөйләшү – төп нигез булып тора.
Ләйлә бүген әнисе белән татар халкының милли ризыгы – ит бәлеше пешерә. Аш-суга осталыгы да аңа әнисеннән күчкән. Шул рәвешле, халкыбызның матур традицияләре әлеге гаиләдә саклана.
Әлеге проект социаль программаларны үстерү фонды кысаларында гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев