Бергә булганда – без көчле!
Яки, туган телебездәге газетаны ничек саклап калырга.
Кадерле абунәчеләребез, райондашларыбыз, милләттәшләребез!
Мин сезгә яңалык белән мөрәҗәгать итәм һәм аны йөрәгем сыкрап, шул ук вакытта өмет белән җиткерәм: 1 октябрьдән «Яшел Үзән»гә ташламалы язылу башланды! Ләкин, бу турыда хәбәр иткәндә, уртак эшебез өчен борчылуымны һәм күңелдәге авыр хисләрне яшерә алмыйм.
Нигә? – дип сорарсыз. Сорау мәгънәле, ә аңа җавап җиңелләрдән түгел. Язылу бәясе кискен артты һәм хәзер ярты ел өчен 1242 сум 66 тиен тәшкил итә. Мондый хәл безнең ихтыярга каршы килеп чыкты, ләкин бу — яңа чынбарлык. Сәбәбе – «Россия Почтасы»ның милли массакүләм мәгълүмат чараларын таратуга федераль субсидияне тулысынча гамәлдән чыгаруы. Бөтен эш бары тик шунда.
Ләкин, әлеге хәлләргә шуның белән нокта куелмады!
Сезнең өчен яхшы хәбәр дә бар. Абунәчеләребезгә ярдәм итү һәм бу авыр вакытны бергә кичерергә булышу өчен, без 1-11 октябрь көннәрендә ташламалы чор игълан итәбез. Бу ун көндә сез ярты елга газетабызга нибары 1086 сумга языла аласыз. Бу бәя ничек килеп чыкты? Без каталог бәясенә максималь ташлама биререргә карар иттек, ул шулай итеп нибары 595 сум тәшкил итә (калганын «Россия Почта»сы басмабызны китереп җиткергән өчен ала), шуңа күрә, почта үзенең максималь ташламасын ясарга мәҗбүр булды.
Сезнең «Кыйммәт!» дигән авыр сулышыгызны ишетәм. Әйе, дускайларым, кыйммәт. Әмма, уйлап карасаң... Кибеткә керсәгез, бер килограмм май, сыр яки кәнфит өчен шул бер меңне чыгарып түләргә кирәк. Тик без тәкъдим иткән нәрсә – күңел һәм аң ризыгы. Кибеттән алганнарны сез бер атнада ашап бетерәсез. Ә «Яшел Үзән», сезгә дөреслекне сөйләү, дустыгыз һәм киңәшчегез булу өчен, һәр җомга көнне өегезгә киләчәк.
Безнең газета – ул бер кешенең генә хезмәте түгел. Бу – журналистлар, типография хезмәткәрләре, дизайнерлар, финанс бүлеге коллективы эше. Бу – кәгазь, буяу, логистика һәм туп-туры сезнең почта тартмасына китереп бирү. Бу – җан, бу – безнең милләт тавышы.
Хөрмәтле дуслар! Хәзер безнең өчен авыр вакытлар җитте. Һәм шундыйлар бер без генә түгел. Башка татар басмалары, мәсәлән, Омскидан «Татар дөньясы» да яшәү өчен көрәшә. Аларның баш мөхәррире Диана Единякова бервакыт болай дигән иде: «Бу газета минем өчен үз балам кебек... Ничек ташларга мөмкин соң аны?» Менә безнең өчен дә газета – безнең балабыз, горурлыгыбыз һәм иң авырткан җиребез.
Исегездәме, редакциянең юбилеенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мине газета эшен үстерү өчен бүләкләвен язган идек. Без үз эшебезне яратабыз, ләкин сезнең ярдәмегездән башка без аны дәвам итә алмыйбыз.
Бергә без көчле. Газетабызны бергәләп кенә саклап калачакбыз.
Җылылык белән, һәрвакыт сезнең Илсөя Садыйкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев