27 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Зинира Рамазанова Ризатны ни өчен «килмешәк» дип чит күрүен сөйләгән
Ризат Рамазанов белән танышыйк. Саба районы Алан-Елга авылы егете. Мәктәптә укыганда малай аягын сындырып 3 ел урын өстендә ята. Өр-яңадан йөрергә өйрәнә ул.
-
Әтисен үтергән өчен – 8 ел колония
Республиканың Югары суды әтисен үтергән 16 яшьлек яшүсмергә һәм аның ярдәмчесе 18 яшьлек егеткә хөкем карары чыгарды. Узган елның 12 маенда алар Кече Ключи авылында яшәүчене балта һәм кадак суыргыч белән кыйнап үтереп, мәетне урманга чыгарып, ут төртәләр, ә калдыкларны күмеп куялар. Бу вәхшилек җир участокларын сатып җибәрү өчен кылына.
-
Безгә дигән бүләк кайда?
– Газетагызда Абунәчеләр декадасында һәр язылучыга бүләк таратабыз дип алдадыгыз. Бүләге дә булыр дип «Яшел Үзән»гә язылган идем, юк. Без, авылда 6-7 карчык, бу хәлгә бик гарьләндек, шуның кадәр саран булмасагыз инде, хет бер лимон белән чәй, бер дә булмаса бер пар носки җибәрсәгез дә, өлкән кешенең күңеле булыр иде. Бу хәлне болай гына калдырмыйм, Мәскәүгә язам әле.
-
Эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта
2018 елда эшләүче пенсионерларның пенсиясен чираттагы тапкыр яңадан исәпләячәкләр.
-
Бәке – бәке генә булмады инде...
Кайвакытта бернинди «тегенди-мондый» уйларсыз гына ни дә булса эшләп куясың. Ә иртәгәсен синең сөякләреңне инде аркылыга буйга ялтыратып ялап туйганнарын ишетәсең дә, артыңа чак утырмый каласың.
-
Бакчаны кече улым исеменә күчерә аламмы?
– Мин 6 сутыйлы бакча һәм шунда йорты булган пенсионерка. Минем аны яшь буынга күчереп рәсмиләштерәсем килә. Ике зур улым бар. Кечкенәсе бакчага даими барып йөри, төзекләндереп карап тора. Олы улым ерактарак, шуңа ул бакчада елына 1-2 була. Барып эшләгәне юк, акчалата гына ярдәм иткәли. Йортны кече улым үз куллары белән салып чыкты, ә зурысы травма алу сәбәпле, төзелештә катнаша алмады, әмма башта еш барып йөрде. Өлешчә финанслады, «алып кил, бир» дәрәҗәсендә генә булышты, ашарга пешерде. Миңа калса, кем кирпеч салган, шул хуҗа. Шуңа күрә бакчамны кече улым исеменә күчерәсем килә. Тик, олысы, көтмәгәндә, мин шулай итә калсам, суд аша даулаячакмын диде. Ул чынлап та бүләк итү килешүенә каршы чыга аламы? Үз улым белән бер дә судлашып йөрисем килми.
-
Китап укуда ярышабыз
Китапханәгә йөрүче укучылар арасында үткәрелә торган конкурс дәвам итә.
-
Аракы сатуның үз вакыты бар
«Спирт, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрне җитештерү һәм әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкоголь продукциясен куллануны чикләү турында» федераль законга ярашлы рәвештә, кибетләрдә алкогольле эчемлекләрне 23 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр сату тыела.
-
Яшел Үзән районында халык җыеннары кайчан һәм кайда уза
Яшел Үзән районында февраль аенда халык җыеннары башлана. Аларны Яшел Үзән районы башлыгы һәм район башкарма комитеты вәкилләре үткәрә.
-
Диагностика үзәге дә «матур күлмәк киячәк»
Соңгы елларда халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләренең төзеклегенә, җиһазландырылышына, клиент-хезмәткәр мөгамәләсенә зур игътибар бирелә. Бигрәк тә хастаханә-дәваханәләрнең пациентларын елмаеп-балкып каршы алулары шатландыра. Заманча ремонт ясалган, тиешле әсбаплар белән тәэмин ителгән эш урыны табибларны да ягымлырак итеп, сырхауларга икеләтә шифа ясый.