24 октябрь 2021 яңалыклары
-
237 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 33ендә матди зыян китерелгән
1сендә кешеләр имгәнгән. 5 машина йөртүче исерек хәлдә тотылган. 12 автомобильче штрафын түләмәгән булган.
-
Эчәклекне чистарту – сәламәтлекне ныгыта
Сизелерлек нәтиҗәгә ирешү өчен ай дәвамында түбәндәге бик файдалы катнашманы кулланырга туры киләчәк.
-
Табиб чакыртсаң – күпме көтәргә?
Кайсы очракларда ашыгыч ярдәм яки участок табибын өйгә чакыртырга була? Бу мәсьәлә хәзер аеруча актуаль.
-
Әйшә авыл җирлегендә яшәүче Пименова Мария Гавриловна бүген үзенең 95 яшьлек юбилеен билгели
Мария Гавриловна Бөек Ватан сугышы ветераны (фашист концлагерьлары тоткыны, гетто). 15 яшендә концлагерьга эләгеп, гомеренең иң куркыныч өч елын шунда үткәрә.
-
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станция се хезмәткәрләре 1367 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 848е – шәһәрдән, 519ы районнан булган. 497 кешене госпитализацияләгәннәр: 377се – шәһәрдән, 120се – районнан.
-
Гомерләре буе авыр хезмәттә...
Күптән түгел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне булып узды. Шул уңайдан без, Мулла Иле мәдәният йортында, китапханә белән берлектә гомерен яраткан эшенә, терлекчелеккә багышлаган, күп еллар буе “Искра” колхозында сыер савучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан апаларны балалар белән очрашу кичәсенә чакырдык.
-
«Беркайчан да башкаларны кабатлама, аларны өйрән һәм алга уз!»
ПОЗиСлылар «Беркайчан да башкаларны кабатлама, аларны өйрән һәм алга уз» шигаре буенча эшли һәм яши. Без моны заводка «Конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерү - POZIS»ның үсеш стратегиясе» пресс-турына баргач, үз күзләребез белән күрдек.