23 июль 2024 яңалыклары
-
Яшел Үзән 1нче лицееның география укытучысы Мария Костюк «Татнефть» компаниясенең Рәхмәт хатына ия булды
Бүләкне педагогка балалар-яшүсмерләр геологик хәрәкәтен үстерүгә һәм республиканың ягулык-энергетика комплексы өчен һөнәри кадрлар әзерләүгә керткән өлешләре өчен тапшырдылар.
-
Михаил Афанасьев МХОдән кайткан полковник - Семен Николаев белән очрашты
МХО зонасыннан кайткан полковник, аерым гвардия танк бригадасының бишенче командиры Яшел Үзән шәһәрендә туган Семен Николаев белән очраштык.
-
Олы Якедә «Балык кап, кап, яр буенда ят, ят» дип исемләнгән балык тоту бәйрәме узды
Авыл. Җәй. Су буе. Таллыкта чут-чут кошлар сайрый. Аллы-гөлле чәчәкләрне үбә-үбә төклетура бал җыя. Шушы матурлыкка хозурланып, табигать кочагында кемнәр генә ял итәргә, балык тотарга теләмәс икән?!
-
Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе итеп билгеләде
Россия Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт Советының илнең социаль-икътисади үсеш юнәлешләре буенча 21 комиссиясен төзеде.
-
Яшел Үзән педиатрлары Санкт-Петербургта дәлилләү медицинасы өлкәсендә коллегалары тәҗрибәсен үзләштерә
Чарада бөтен Россиядән 600гә якын медицина белгече җыела.