Талантларга юл ачкан 55 ел: Горький исемендәге үзәк юбилеен билгеләде
Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәге юбилеен яңартылган бинада, көчле алкышлар һәм матур чыгышлар белән билгеләп үтте. Ярты гасырдан артык тарихы булган бу мәдәният учагы бүген дә яшел үзәнлеләрне иҗатка, сәнгатькә берләштерә.