Их, син, яшьлек!
Һәр кеше авылга, яшьлегенә ашкына. Авыл урамының һәр тыкрыгы, йорты, капка төбе яшьлеккә, яшьлектәге бер мизгелгә алып кайта. Янында «бәгърем» дип өзелеп торган тормыш иптәше, балалары, оныклары булса да, һәр кеше авылда аны – беренче мәхәббәтен искә төшерә.