АРМИЯГӘ ОЗАТАБЫЗ
Якын көннәрдә газетага шушы темага язган мәкаләмне җибәрә алмый калу сәбәпле, гафу үтенеп, сездән армия темасын бастыруны сорап язам.
Сәбәбе – яшем 84тә бит инде, сәламәтлек тә төрлечә, ә язмый тора алмыйм.
Авыл башыннан җыр, гармун тавышлары ишетелү белән, авыл халкы бик сизгер бит ул, үзләре дә солдат кебек тиз генә җыелып та алалар. Ул кадәр кайгырмаска тырышсалар да, күзләрдә яшь, йөрәк сыкрый, билгеле. Егетләрнең дә йөзләре үзгәрә. Хәзер авылларда элекке кебек егетләр дә юк инде, армиягә әбиләрне алсалар гына.
Алдан район военкоматына (Норлатка) сөлге, кызыл байраклар белән бизәлгән атларда, котомкалары (тормозок диләр) белән солдатка алынучылар юл ала. Алар артыннан әти-әниләр, туганнар кузгала. Ә хәзер солдатларга җиңеллекләр бик күп бит: кәрәзле телефоннары, банк карталары, ай саен акча түлиләр, ата-аналары частька бару – рөхсәт. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та мөмкинлеге булганда якташларыбыз белән очрашулар оештыра. Рәхәт, яхшы, кайгырмагыз, дигән хәбәрләр алып торырга язсын. Комиссариатка да рәхмәт хатлары килеп тора.
Гаиләбездә ике абыем да чит илләрдә өч елдан артык хезмәт иттеләр. Сроклары тулгач бик матурланып, мактау хатлары, күкрәкләрендә медальләре белән кайттылар. Мин бик горурлана һәм шатлана идем. Оныкларга чират җиткәч, алар да эстафетаны алдылар.
Ватан алдында изге бурычларын намус белән башкаручыларның һәммәсенә дә хәер-фатихалар, очрашулар сөенечле булсын, сөйгән ярларның вәгъдәле күрешүләре, кавышулары насыйп итсен дип, әти-әниләргә исәнлек, тыныч тормышлар теләп калам.
Рәшидә Тимергалиева - Вильданова.
Акъегет – Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев