18 декабрь 2020 яңалыклары
-
Татарстанда "ашыгыч ярдәм" машинасының кайда баруын күзәтергә мөмкин булачак
Системага сигез ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм район хастаханәләре каршындагы 42 бүлекчәсе тоташтырылган.
-
Казан студенты "Россия студентлар Миссы 2020" титулын отты
Казан дәүләт мәдәният институты студенты Анна Семеновых җиңүче булды.
-
Татарстан Россиянең иң игелекле төбәкләренең берсе дип танылды
Тикшеренүне социаль челтәрдә шәрехләр, постларга фотосурәтләр һәм реакцияләр нигезендә уздырганнар.
-
Осиново бистәсендә универсаль спорт залы ачылды
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция элемтә режимында Осиново авылында универсаль спорт залын ачты. Чарада Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, вице-премьер – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.
-
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда пандемиядә эшсезләргә ярдәм итү өчен 134,6 млн сум каралган
Ноябрь башына республика эш бирүчеләре белдергән вакансияләр саны 50,5 мең тәшкил итә. Пандемиядә эш югалткан кешеләргә, шулай ук эштән азат ителү куркынычы янаганнарга ярдәм итү өчен Татарстанда 134,6 млн сум каралган. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССка биргән интервьюсында хәбәр итте.
-
"Бердәм Россия Яшь гвардиясе" Яшел Үзән бүлекчәсе Татарстанның 45 районы арасында иң яхшысы
Яшь гвардиячеләребез Татарстан төбәк бүлеге оештырган 2020 елда "Иң яхшы җирле бүлек" республика конкурсында беренчелекне яуладылар.
-
Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен диктант
Кулларга каләм алдылар да парта артына утырдылар.
-
100 меңнән артык татарстанлы Яңа ел бәйрәмнәренә бурычлар аркасында чит илгә чыга алмаячак
Бурычларны вакытында тикшерергә һәм Россия СП Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында https://r16.fssp.gov.ru/яки Россия ФССП мобиль кушымтасында тхләргә мөмкин.
-
Васильево бистәсенә баручы автобус янган
2020 елның 17 декабрендә 16 сәгать 29 минутта «112» ашыгыч хезмәтләре чакыруының бердәм номерына рейс автобусында янгын чыгу турында хәбәр килә, ул Казан - Васильево маршруты буенча хәрәкәтләнә торган була (Йошкар-Ола - Яшел Үзән автомобиль юлының 119 км ында).
-
Татарстан синоптиклары җомга көнне буран, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә -30 градуска кадәр суык вәгъдә итә
ТР Гидрометүзәге якындагы биш көнгә һава торышы фаразын төзеде. Алар буран һәм кискен салкынаюны фаразлыйлар.
-
Татарстан Республикасы Роспотребнадзорында корпоративны ничек куркынычсыз үткәрү турында сөйләделәр
Җәмәгать туклануы учреждениеләрендә хокук бозулар ачыкланган очракта ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-
Яшел Үзәндә башкарма комитет җитәкчесе Ильяс Ганиев җитәкчелегендә районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышын уздырдылар
Утырышта яңа ел бәйрәмнәрен уздыру чорында комплекслы иминлек, кышкы чорда автомобиль һәм тимер юл транспортының өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
-
Өч ел эчендә Татарстанда авылда яшәүче 6 мең 638 ана түләүләр алды
Бер тапкыр бирелә торган түләүләрне авыл хатын-кызлары беренче һәм өченче бала туганда ала.
-
Яңа елда Татарстанда беренче туганнарга түләүләр 9 мең 713 сумга кадәр артачак
Беренче туган балаларга түләүләр илдә 2018 елдан башлап РФ Президенты йөкләмәсе буенча кертелде. "Яңа түләүләр уңаеннан - без даими рәвештә вәзгыятьне анализлыйбыз, яңа түләүләр мөмкинлекләре турында да уйлыйбыз, мин бу хакта бераз соңрак әйтәм", - диде Путин, 2021 елда балаларга яңа түләүләр турындагы сорауга җавап биреп.
-
Рөстәм Миңнеханов «Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы»н 125 еллыгы белән котлады
«А.M. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖендә предприятиегә нигез салынуга 125 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары узды.