17 март 2021 яңалыклары
-
Курыкмыйлар да, ачыктан-ачык урлыйлар
Патрульлек итү маршрутында булган Яшел Үзән ОВО тоткарлану төркеме наряды Гагарин урамы буенча супермаркетта билгесез гражданин ачыктан-ачык товар урлавы турында кич белән полициядән мәгълүмат ала.
-
Татарстанда тагын өч хатын-кыз һәм ике ир-ат COVID-19 коронавирусыннан вафат булды
Шулай итеп, үлем очраклары саны 388гә җитте.
-
Ялган полицейскийга ышанып, пенсионер ханым акчасыннан колак каккан
67 яшьлек пенсионер сөйләвенчә, аның телефонына банк хезмәткәреннән шалтырату килгән. Таныш булмаган кеше, янәсе, счеттан акча алырга маташалар, дип хәбәр итә.
-
Коронавирус тагын 67 татарстанлыны җиңде
Соңгы тәүлек эчендә ковидтан 1449 кеше вакцинацияләнгән.
-
Татарстанда вакыт бер сәгатькә алга күчерелергә мөмкин
Җәмәгатьчеләр Россиядә булган сәгать поясын үзгәртергә тәкъдим иттеләр.
-
Яшел Үзән мэры шәһәрнең яңа предприятиеләре белән танышты
Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев шәһәрнең берничә предприятиесен карады.
-
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе сөт продукциясен тикшерде: аның бишенче өлеше нормаларга туры килми
Ведомство иң күп хокук бозуларны күрше төбәкләрдән кертелә торган продуктларда ачыклаган.
-
Яшел Үзәндә 23 тонна ялган «незамерзайка»лы яшерен цех ачыкланган
Оперативниклар Казанда яшәүче ике кешенең Татарстанга этил һәм метил спиртын законсыз рәвештә сату каналын аеруча зур күләмдә оештыруы, җитештерү цехының Яшел Үзәндә булуы хакында мәгълүмат алган.
-
Күгеш авылында күп функцияле үзәк төзелеше тулы көченә бара.
Күп функцияле үзәк 215 урынлы концерт залын, китапханәне, уку залы һәм Күгеш авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын үз эченә алачак.
-
Яшел Үзән районында 11 яшьлек кызны бәрдергән кар чанасы йөртүчесе тоткарланды (ВИДЕО)
Бу яңалыкны күп матбугат чараларында язып бетерделәр инде, әмма комментарийларны укый башлагач, кызны да гаеплиләр икән, дип аптырадык... Соң мондый тизлек белән җәяүлеләр йөргән урамнан башсыз кеше генә бара ала бит. Ә сез ничек уйлыйсыз, җәмәгать?
-
Яраткан коллегабыз, редакциябезнең кечкенә моторчигы, матурочкабыз Алия Гаязованың бүген туган көне
Алиякәебез! Бары тик синеке генә булган бәйрәмең белән ихлас котлыйбыз! Кояшлы көннәр, уңышлы хәлләр, бәхетле мәлләр, елмаюлар тормышыңда җитәрлек булсын.
-
ТР акушер-гинекологлары йөкле хатын-кыз янәшәсендә булучыларга Covid 19дан прививка ясарга киңәш итә
Татарстанда хәзер расланган коронавируслы 22 йөкле хатын-кыз исәпләнә.