13 октябрь 2024 яңалыклары
-
Районыбызның 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе укучылары югары нәтиҗәләргә иреште
Яшел Үзән районының 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе укучылары – Татарстан Республикасының спорт гимнастикасы буенча чемпионатында һәм Беренчелегендә җиңүчеләр исәбендә.
-
Тәмуг газаплары (хикәя)
Берсендә, улларына 2 яшь тулгач, Рәдиф Динәне шундый нык кыйнады, хәтта ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Динә ире белән барган бер кичәдә башка кеше белән биегән өчен булды бу. Ә уллары бу вакытта әбиләрендә калган иде...
-
Нинди шампунь алырга киңәш ителми?
Шампуньның ниндие генә юк. Ул 30дан артык матдәдән тора. Сыйфатлы шампунь составында аларның кайберсе булырга тиеш түгел.
-
Акъегет авылында Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен билгеләгәннәр
Октябрь аеның икенче якшәмбесе авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне буларак билгеләп үтелә. Авыл тормышы. Авыл кешесе. Җир кешесе. Авыл тормышы колхоз эшеннән аерылгысыз булган вакытта, колхозчының түккән тиреннән елга ясарлык көдрәт булса, ул елга тирән һәм ярсу булыр иде, атлаган адымнарын юл итеп сузсаң, Җир шарын урап узарлык озын юл ясалыр, салган көченнән биек таулар калкыр, йокламаган төннәреннән еллар барлыкка килер иде.
-
«Сине болай иртә югалтырмын дип уйламаган идем» Дустының туган көненә барган кыз янып үлгән
Тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» Җинаять кодексының 109 маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.
-
«Егетемнән качып, элекке ирем белән очрашам…» (тормыштан алынды)
Мин кабат элекке иремә гашыйк булдым. Хәзер минем аның белән палатка алып урманга чыгып китәсем, гитарага кушылып җырлыйсым, кеше белән җыелып күңел ачасым килә. Әмма ул мине чакырмый. Аның йөргән кызы бар. Ә минем егетем бар, ул миңа кияүгә чыгарга да тәкъдим ясады инде...
-
Эковолонтёрлар Идел яры буенда тәртип урнаштырды
Кояшлы якшәмбе көнне унҗиде эковолонтёр (алар арасында кечкенә генә йолдызчыклар да бар иде – малайлар һәм кызлар) капчыклар һәм перчаткалар белән коралланып, Идел яры буена тәртип урнаштырырга чыкты.
-
Сиринә Зәйнетдинова: «Әти вафатыннан соң беренче ел бигрәк кыен булды»
Андый җырчылар турында «моң чишмәсе» диләр. Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова да шундыйлардан. Аның моңлы тавышы, мәгънәле җырлары тамашачы мәхәббәтен яулап алды. Кеше юкка гына моңланмый шул. Сиринә Зәйнетдинованың да язмыш юлларында сикәлтәле борылышлар бихисап. Тормыш аны һаман сыный.
-
Кабак панкейклары
Кабакларны җыеп алып, кертеп куйдык та – аларны файдасын күрерлек итеп кулланырга да кирәктер бит инде. Гел генә бәлешен яки боткасын да ашап торасы килми, чи килеш тә (бик тә файдалы булуына карамастан) һич кенә дә кимерәсе килми... Әйдәгез, панкейкасын пешереп ашыйк, булмаса. Безнеңчә әйтсәк, майсыз табада пешерелгән коймак инде ул.
-
«Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабына гаризалар кабул итү башланды
Конкурс 11-15 ноябрьдә узачак.
-
Исемем Лалә, диде ул (хикәя)
«Әнием! Син бик оста тегүче идең. «Кызым, Сабантуйга яңа күлмәк тегеп бирермен. Якасы басып торган, иңбашлары күпертмәле озын күлмәк. Акка чәчәкләр төшерелгән күлмәк. Их, ул чәчәкләр сары лаләләр дә булса...» – дигән идең. Насыйп булмады, әнием, ак күлмәк тә, аңа төшерелгән сары лаләләр дә... Өй каршында чәчәк аткан лаләләр бакча башындагы инеш аша чыгып, үргә менеп, кабереңә синең үрмәли, әнием.»
-
Тирән кайгы: Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты вафат
***