7 март 2021 яңалыклары
-
299 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. Шуларның 50сендә матди зыян китерелгән
4 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 15 автомобильчене штрафын түләмәгән өчен тоткарлаганнар.
-
Яшел Үзәндә урлаган, Казанда саткан
Карак җәзасын колониядә үтиячәк.
-
Татарстанда тәүлек эчендә тагын 50 кеше COVID-19 коронавирусын йоктырган
Алар арасында 17 казанлы, 11 Чаллы кешесе бар.
-
Норлат китапханәсенә йөрүчеләр акциядә катнашты
Норлат авыл китапханәсе укучылар белән Татарстан республикасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында “Әкиятләр аша тынычлыкка һәм бердәмлеккә: туган телдә укыйбыз” дигән Бөтенроссия акциясендә катнашты.
-
Үткәне дә, киләчәге дә матур
Бүгенге язмам авылыбызның күренекле, мактаулы исемнәргә лаеклы мөхтәрәм кешеләрен биргән, Күгәйнең исемен еракларга тараткан, хөрмәтле авылдашларны бергә туплаган – Тынычлык урамы турында.
-
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1109 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 802се – шәһәрдән, 307се – районнан. 341 кешене госпитализацияләгәннәр: 249ы – шәһәрдән, 92се – районнан.
-
Моны белү файдалы!
Иртән сәгать 6:00га кадәр йокыдан торсаң, бәхет гормоны - СЕРОТОНИН эшләп чыгарыла.
-
Казанда хатын-кыз дәваханәдән имеш үзе тапкан баласын чыгаруны таләп иткән
Республиканың Буа районында яшәүче 32 яшьлек ханым ике атна элек өйдән Казанга, янәсе, республика клиника дәваханәсенең перинаталь үзәгенә бала табарга киткән.
-
КЕЧКЕНӘ АВЫЛНЫҢ ЗУР ШАТЛЫГЫ
Кече Шырдан өчен ике тарихи вакыйга булды – туган йорты нигезе янында татарның олы галимәсе, профессор Резеда Кадыйр кызы Ганиева хөрмәтенә истәлек тактасы куелды.