Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Безнең геройлар

Үз-үзеңне җиңү — иң кыйммәтле бүләк: МХО ветеранына Казандагы чемпионат нәрсә биргән?

Июнь аенда Казанның «Казань Экспо» мәйданчыгында махсус хәрби операция ветераннары өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты узды.

Фото: шәхси архивтан

Бу – гади генә ярыш түгел, ә чын көрәш рухы, түземлек һәм яңа тормышка адым символы. Быелгы бәйге Яшел Үзән өчен дә мөһим иде: анда шәһәребезнең каһарман улы, МХО ветераны Марат Баһаветдинов катнашты.

Марат турында инде язган идек, шуңа күрә аның нәтиҗәләре безнең өчен бик кызыклы булды. Чемпионатның эчке атмосферасы, Маратның уңышлары һәм бу вакыйганың гаилә тормышына бәйләнеше турында без аның тормыш иптәше Елена Баһаветдиновадан белдек. Әйткәнебезчә, бу гаилә чын мәгънәсендә актив: өч балалары да төрле ярышларда катнаша, ә хәзер әтиләре дә аларга үрнәк булып тора.

Иң мөһиме, Марат өчен бу чемпионат призлы урын алу түгел, ә иң элек социаль адаптация булган.

– Безнең гаилә һәм ирем Марат өчен төп бурыч – үзе безнекеләр арасында булу иде, – дип фикерләре белән уртаклаша Елена. – Бу ярышка килгән егетләр – инвалидлыкны кабул итүнең авыр чорын батырлык белән узучы, хәтта өлешчә эшкә сәләтлелеген югалтканда да җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы булырга өйрәнүче кешеләр. Марат өчен дә ул, башкалар кебек үк, яраклашырга, үзен кабул итәргә һәм тулы тормыш белән яшәргә кирәклеген күрү бик мөһим иде. Аның хәзерге халәтен, кешеләр белән аралашасы килмәвен һәм ялгызлыкка омтылышын исәпкә алганда, чемпионатка барырга ризалашу үзе генә дә зур адым, үз-үзеңне җиңү һәм тырышлык күрсәтү булды.

Нәтиҗә турында сөйләсәк, Марат призлы урын яуламаса да, «слесарь-сантехник» компетенциясендәге 31 катнашучы арасында 9нчы урынны алып, иң көчле унлыкка кергән. Ләкин, әйткәнебезчә, бу чарага ветеран иң беренче чиратта үзен һәм килеп туган авырлыкларны җиңү өчен барган. МХОның һәр катнашучысында ПТСР (травмадан соңгы стресслы синдром) бар һәм һәркем аны үзенчә җиңә. Еленаның ире бу синдромны һөнәри хезмәт һәм ярыш рухы аша җиңәргә булган.

Аның фикеренчә, мондый чаралар оештырылу Ватан сакчыларының рухи көчен, аларның тыныч тормышка яңадан яраклашуын һәм иҗади хезмәткә омтылышын күрсәтә. Маратның мисалы – гамәлдәге батырлык. Күптән түгел генә үз эченә бикләнгән кеше, бүген үз тырышлыгы белән башкаларга да үрнәк булырлык шәхескә әверелгән. Бу чемпионатның аңа һәм башка катнашучыларга һичшиксез көч бирәчәгенә, киләчәктә дә алга барырга этәрәчәгенә ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев