Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Королев урамында урнаштырылган аппарат-груша тынгылык бирми

Королев урамында урнаштырылган аппарат-груша тынгылык бирми: Бу ахмак фикер кемнең башына килгәндер?

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Королев урамы, 12нче йорт янында урнаштырылган аппарат-грушага игътибар итсеннәр иде. Көндез дә, төнлә дә бу грушага сугалар һәм шуның тавышына һич кенә дә йоклап булмый! Хәзер җәй, тәрәзәләр ачык, ишетелеш яхшы. Музыкасын тулы тавышка куйган автомобильләр генә аз иде, инде әлеге автомат тынгылык бирми! Бу ахмак фикер кемнең башына килгәндер, белмим.

Үз йорты янына куйсын иде дә, надан яшьләрнең сугуыннан ләззәт алсын иде. Чөнки аларның башкаларга карата хөрмәт хисе дә, намуслары да, вакыт чиге дә юк. Бары тик кайнап торган энергияләре генә бар. Аны дөрес юнәлештә куллана белмиләр шул. Менә шунысы кызганыч.

#әйтәмәле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев