Йошкар-Ола юнәлешендәге күпер ремонты ике елга сузылырмы?
Укучы фикере.
Йошкар-Ола юнәлешендәге тимер юл өсте аша үтә торган күпердә ремонт эшләре ике ел дәвам итәчәк дигән хәбәр ишеттем. Чынлап та, эшләр шулкадәр озакка сузылырмы икән? Чөнки хәзер үк бу ремонт автобус пассажирлары өчен дә, автомобиль йөртүчеләр өчен дә зур уңайсызлыклар тудыра. Күпчелек машиналар иртәнге сәгатьләрдә Гәр бистәсе аша уза торган юлдан йөрергә мәҗбүр. Нәтиҗәдә, юлда зур бөкеләр хасил була, кешеләр эшкә һәм укуга соңга калу куркынычы белән очраша. Әле хәзер җәй көне генә шулай булса, көз җиткәч халык агымы артачак. Ә кышын хәлләр тагын да катлауланырга мөмкин. Кар яву, бозлавык һәм начар һава шартлары транспорт хәрәкәтен акрынайтачак кына. Шуңа күрә ремонт эшләре мөмкин кадәр тизрәк һәм сыйфатлы итеп башкарылсын иде. Ике елга сузылыр дип ышанасы да килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев