Бер үзе хирург, гинеколог, терапевт, психолог: авыл фельдшеры хезмәте
***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Күңелемдәгесен әйтү теләге белән Күгештән шалтыратам, кызлар. Беренчедән, газета өчен зур рәхмәт сезгә, бик әйбәт чыгасыз, бөтен нәрсә бар: яңалыклар да, кроссвордлар да, укып туймаслык төрле-төрле язмалар да. Икенчедән, үзебезнең авыл фельдшеры Фәния Гыйззәтуллина турында әйтәсем килә. Аның эшләвен күрсәгез! Ул медсестра гына түгел, ул – врач! Хирург та, гинеколог та, терапевт та, психолог та – шәһәрдә һәр белгеч аерым, ә ул шуларның барысы да. Хәзерге заманда авылның алтынга да алыштыргысыз кешесе Фәния. Сау-сәламәт булып, эшләп кенә торсын дип телибез. Чөнки хәзер яшьләр ни за что авылга кайтмый. Бер көнне күренергә бардым, чират тезелешеп утыра, күпчелек олы яшьтәгеләр: кемнең кан басымы күтәрелгән, кемнеңдер аягына кадак кергән, кемдер колагыннан зарланып килгән. Һәркемне ачык йөз белән каршылап, ярдәм күрсәтеп, дәваларын билгеләп җибәрә. Аңа кадәр Рәмзия Лотфуллина эшләде Акъегетнеке, ул да шундый иде, көн димәде, төн димәде – тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килер иде. Икесе дә әйтеп бетергесез яхшы фельдшерлар. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтләренә ирешсеннәр, авыл кешеләренә бик ярдәм итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев