Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
30 ел бергә

«Яшел Үзән» газетасы Зеленодольск районын бөтен республикага татар телендә танытты

Төп-төгәл 30 ел элек, күп киртәләр аша үтеп, «Яшел Үзән» газетасы ачылды. Безнең шәһәрнең татар телендә рәсми исеме булмаса да, халык аны Яшел Үзән дип атый башлады.

Шулай итеп, Зеленодольск Яшел Үзәнгә әверелде. Бәлки шуңа күрә, туган телдә булганга,  шулай яраталардыр «Яшел Үзән»не!

1990нчы елларда Татарстан Республикасында милли үзаңны, туган телне белү дәрәҗәсен  күтәрү чоры башлана. Бу елларда  Зеленодольскида –  татар гимназиясе, Мирный бистәсендә татар мәктәбе ачыла, татар милли китапханәсе эшли башлый. Дөрес, укучылар район һәм шәһәр тормышы турында «Зеленодольская правда» газетасының дубляжы  – «Идел ягы» аша гына белә ала.  Әмма аның тиражы 500 данәгә генә кала, һәм укучы аны өенә яздырмый башлый.

Зеленодольскида татар газетасын ачу идеясе моңа кадәр дә яшәп килә. Республиканың төрле инстанцияләренә аерым татар газетасы чыгару кирәклеге турында хатлар килеп тора.  Шулардан соң гына район  җитәкчелеге  алдында сорау туа: акча каян алырга?

1995 елда Александр Филиппов «Ватаным Татарстан» газетасында ачык хат бастырып чыгара.  Анда милли басма булдыру юлында  газета чыгаруның мөһимлеге, дәүләт теле буларак татар телен популярлаштыру турында языла. Ул гади мөрәҗәгать кенә дә түгел, ә күңел кычкыруы була: «Ни өчен Зеленодольскида татар телендә мөстәкыйль газета чыгару тоткарлана?»

Бу фикер белән безнең якташ, КФУ профессоры Гомәр Саттаров, ТРның атказанган табибы Искәндәр Мөхәммәтшин, Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, «Раифа» җәнлек совхозы директоры Әхтәм Җаппаров, РФнең авыл хуҗалыгы хезмәткәре  Хәмит Хәйруллин,  РФнең атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре Габделхәбир Гайнанов, ТРның атказанган төзүчесе Хәмзә Афзалов, Зөя мех фабрикасы директоры Нәзир Шәрипов,  ТРның атказанган укытучысы Равил Сәйфетдинов,  ТРның  атказанган мәдәният хезмәткәре Әслах Баязитов ризалаша һәм хатка кул куя. Әгәр дә бу мөрәҗәгатьне хөкүмәтнең югары кабинетларына  җиткерерлек кеше табылмаса, әлеге мәсьәлә тиз генә хәл ителә дә алмаган булыр иде. Бәхеткә, район территориаль сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына  депутатлыкка Рәзил Вәлиев бара һәм Зеленодольск районы халкы аңардан газета ачуда ярдәм итүен сорый. Беренче эш итеп,  Рәзил Вәлиев  үз алдына  мөстәкыйль татар газетасын ачуны максат итеп куя.  Һәм ул аңа ирешә дә.

«Мин шигъри исемле «Яшел Үзән» мөстәкыйль татар газетасы чыга башлауны үзем өчен зур бәйрәм дип саныйм. Халкыбызга  бик күп санда  талантлы язучылар, җырчылар,  галимнәр, рәссамнар, композиторлар бүләк иткән  Зеленодольск районында  барлыкка килгән  милли газета  озакламый  республикада иң популяр басмага әйләнәчәгенә ышанам», – дип яза  халык язучысы Рәзил Вәлиев.

1995 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Массакүләм мәгълүмат һәм матбугат министрлыгында  «Яшел Үзән» 445 номеры астында теркәлә. Чынбарлыкта яңа басманы чыгару буенча эш әлеге вакыйгага кадәр бер ай алдан башлана

Инициатива төркеме 1995 елның 31 июлендә җыела.  Аның җитәкчесе  татар гимназиясенең рус теле укытучысы Луиза Кашапова була.  Газетаның исеме  күп санлы вариантлардан «Яшел Үзән» сайлап алына. 15 августта  «Идел ягы» газетасы редакциясендә газетаның беренче санын чыгару мәсьәләсе карала. Александр Филипповка мөхәррир урынбасары һәм авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире вазифасы салына. Әлифел Таразова җаваплы сәркатип була. Люция Шәрәфиева белән Илдар Габидуллин  шәһәр тормышын яктыртырга алына. Гүзәл Минһаҗева белән Әлфия Зиякаева –  хатлар бүлегендә.  Мәдинә Хафизова  коммерция эшләре буенча директор урынбасары булырга тиеш була. Сания Яруллина хисапчы итеп билгеләнә, Солтан Төхфәтуллин – фотокорреспондент.  20 сентябрьдә  «Яшел Үзән»нең беренче макеты ясала. Шулай итеп, «Яшел Үзән»нең  беренче саны 1995 елның 27 сентябрендә дөнья күрә. 

«Яшел Үзән» газетасы бүген башка массакүләм мәгълүмат чараларыннан үзенчәлекле стиле, йөзе белән аерылып тора. Ул үзенең укучыларына аксакалларның акыллы һәм дөрес фикерләрен җиткерә, район һәм шәһәр тарихын яза.  Менә соңгы 11 ел инде  газетага Илсөя Садыйкова җитәкчелек итә.  Илсөя Мансур кызы, кабинеттан утырып һәм ерактан торып җитәкләүче түгел, ә үзе  район авылларына чыга һәм яшәүчеләр белән аралаша.  Бүген «Яшел Үзән» журналистлары  халык һәм шәһәр җитәкчелеге арасында  кыска һәм ныклы күпер,  проблемаларны һәм сорауларны урынга тиз арада җиткерүче булып тора. 

Зеленодольск, нигездә, рус телендә сөйләшә торган район һәм хәзер Интернет чоры булса да, газетага соңгы елларда тиражны минималь югалтуларсыз саклап калырга мөмкин була, ә шул вакытта күп редакцияләр 5 ел эчендә 40 процент язылучыларын югалта. Болардан тыш, заман белән бергә атлап,  редакция хезмәткәрләренә белемнәрен күтәрү мөмкинлеге табыла, һәм хәзер, газета журналистлары  «Яшел Үзән» рәсми сайтын һәм социаль челтәрләрне  уңышлы алып бара.  Көн саен  аны  дистә меңләгән язылучы  социаль челтәрләрдән укый. Бүген «Яшел Үзән» газета гына түгел – ул Зеленодольск районы татар телле халкының тулы бер медиаүзәге. Һәрвакыт элемтәдә торган актив һәм рәхмәтле укучылар, үзләренең проблемаларын социаль челтәрләр аша хәл итә, нәтиҗәдә  редакция хезмәткәрләре дә алар белән даими  элемтәдә тора ала.

«Яшел Үзән» газетасы  иҗтимагый юнәлештәге газета. Зеленодольск районының иҗтимагый һәм сәяси тормышының бөтен өлкәләре  һәм бигрәк тә авыл тормышы һәм көнкүреше чагылдырыла. Газетада профессиональ журналистлар, компьютер версткасының тәҗрибәле операторлары һәм яхшы менеджерлар эшли. Моны республиканың бөтен структур бүлекчәләре дә таный һәм бәяли, шуңа күрә редакция күп санлы дипломнарга, грамоталарга һәм, әлбәттә инде,  республика  һәм хәтта федераль дәрәҗәдәге призлы урыннарга лаек.

«Бөек көрәш, милли күтәрелеш елларында туган «Яшел Үзән» газетасы минем өчен икеләтә кадерле, ул интеллигенция төркеменең фидакарь хезмәте, тырышлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә чыга башлады. Ватандашларымның татар газетасын туган телдә укуына мин бик шат. Икенчедән, газетаның беренче саны минем туган көнемдә чыкты. Журналистлар миңа оригиналь бүләк ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин,

ТР Дәүләт Советы Рәисе

«Яшел Үзән» газетасы бүген башка массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үзенчәлекле стиле, үз йөзе белән аерылып тора. Ул үзенең укучыларына аксакалларның акыллы һәм хак фикерләрен җиткерә, район һәм шәһәр тарихын яза».

Сергей Когогин,

«КАМАЗ» АҖнең генераль директоры

«Без Зеленодольскида беренче татар газетасының нинди катлаулы вәзгыятьтә тууын яхшы хәтерлибез. Шәһәр һәм район икътисадын базар шартларын күчерү чоры иде: җирле инфраструктура турында кайгырту ул вакытта тулысынча шәһәр хакимияте органнары җилкәсенә төште. Шуңа да карамастан, бюджеттан алынган өстәмә акчаны без артык чыгым дип санамадык, бу очракта без аны шәһәрнең киләчәге һәм милләтара татулыкны ныгытуга сала алган булсак та».

Сәрия Сабурская,

ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев