Шәһәребез 90 - еллык юбилеен гөрләтте
***
Идел буенда урнашкан иң матур, гүзәл шәһәребез 90 еллык юбилеен билгеләп узды. Чынлап та, Яшел Үзән иң уңайлы калаларның берсе һәм ул көннән-көн үсә, чәчәк ата. Парклар яңартыла, мәгариф, мәдәният биналары төзелә, ә сәнәгать предприятиеләре үзенең югары күрсәткечләре, хезмәт сөючән халкы белән республикадан читтә дә дан тота.
Нет комментариев